1 Ишмуил 18:1—30

  • Давыт белән Йонафан арасындагы дуслык (1—4)

  • Шаул Давыттан көнләшә (5—9)

  • Шаул Давытны үтерергә тырыша (10—19)

  • Давыт Шаулның кызы Милхәләгә өйләнә (20—30)

18  Давытның Шаулга әйткән сүзләрен ишеткәч, Йонафа́н+ Давытның җан дусты булып китте һәм аны үз җанын яраткандай ярата башлады.+  Шул көнне Шау́л Давытны үз хезмәтчесе итеп алды һәм аңа атасының йортына кайтырга рөхсәт итмәде.+  Йонафан Давытны үз җанын яраткандай яратканга күрә,+ алар бер-берсе белән дуслык килешүе төзеделәр.+  Йонафан үз өстендәге җиңсез күлмәген салып, бүтән киемнәре белән бергә Давытка бирде, шулай ук кылычын, ук-җәясен һәм каешын да бирде.  Давыт сугышка йөри башлады һәм, Шаул аны кая гына җибәрмәсен, уңышлы булды.*+ Шуңа күрә Шаул аны бөтен сугышчылары өстеннән башчы итеп куйды,+ һәм бөтен халык та, Шаулның хезмәтчеләре дә моны яхшы дип тапты.  Давыт һәм башкалар филистилеләрне җиңеп кайтып килгәндә, хатын-кызлар Исраилнең бөтен шәһәрләреннән чыга иделәр дә, шалтыравык+ белән лютня* уйнап, җырлый-җырлый,+ бии-бии, Шаул патшаны шатлык белән каршы алалар иде.  Җиңүне бәйрәм иткән хатын-кызлар болай дип җырлый иде: «Шаул меңләгән дошманын җиңсә,Давыт дистәләгән меңне җиңгән».+  Ләкин Шаулга бу җыр ошамады, шуңа күрә ул, бик нык ачуы чыгып:+ «Алар Давытны дистәләгән меңне җиңгән, ә мине меңләгән дошманны гына җиңгән, диләр. Хәзер аңа патшалыкны гына бирәсе кала»+,— дип уйлап куйды.  Шул көннән бирле Шаул Давытка шикләнеп карый башлады. 10  Киләсе көнне Шаулны Аллаһы юл куйган яман рух биләп алды,+ һәм Шаул өйдә үзен сәер* тота башлады. Ул көнне Давыт элеккегечә арфа уйнап утыра иде.+ Шаулның кулында сөңге иде.+ 11  Шаул: «Мин Давытны стенага кадап куям!» — диеп, аңа ике тапкыр сөңге атты,+ ләкин Давыт ике очракта да котылып калды. 12  Шаул Давыттан курка иде, чөнки Йәһвә аның белән иде,+ ә Шаулны Ул калдырган иде.+ 13  Шуңа күрә Шаул Давытны үзеннән ераклаштырып, аны меңбашы итеп билгеләде, һәм Давыт гаскәрне сугышларга алып бара башлады.+ 14  Давытның бар эшләрендә уңышлар юлдаш иде,*+ һәм Йәһвә аның белән иде.+ 15  Шаул, аның бик уңышлы булуын күреп, аңардан курка башлады. 16  Бөтен исраиллеләр һәм Яһүд кешеләре исә Давытны ярата иделәр, чөнки ул аларны хәрби походларга алып бара иде. 17  Бер заман Шаул Давытка: «Менә минем иң олы кызым Мәйрә́п.+ Мин аны сиңа хатынлыкка бирәм.+ Тик миңа батырлык белән хезмәт ит һәм Йәһвә сугышларын алып бар»+,— диде. Күңеленнән исә Шаул: «Бу минем кулымнан түгел, филистилеләр кулыннан үлсен әле»,— дип уйлады.+ 18  Моңа Давыт: «Патшаның кияве булырга кем соң мин? Туганнарым, атам гаиләсе — кем соң алар Исраилдә?»+ — дип җавап бирде. 19  Ләкин Шаул кызы Мәйрәпне Давытка хатынлыкка бирү вакыты җитүгә Мәйрәп инде микалалы Әдрәилгә+ хатын итеп бирелгән иде. 20  Давытка Шаул кызы Милхәлә́+ гашыйк иде. Моның турында ишеткәч, Шаул шатланып китте. 21  Шунда Шаул: «Кызны Давытка бирәм, ул аңа тозак булсын әле. Шулчак ул филистилеләр кулына эләгер»,— дип уйлап куйды.+ Аннары Шаул Давытка икенче тапкыр: «Бүген минем белән туганлаш»*,— диде. 22  Шуннан соң Шаул үз хезмәтчеләренә болай дип боерды: «Беркемгә дә белдертмичә генә Давытка: „Син патшаның да, бар хезмәтчеләренең дә күңеленә хуш килдең. Әйдә, патша белән туганлаш“,— диегез». 23  Шаулның хезмәтчеләре бу сүзләрне Давытка җиткергәч, Давыт: «Патша белән туганлашуны гади генә нәрсә дип уйлыйсызмы әллә? Мин ярлы кеше һәм хөрмәтле кешеләрдән түгел»+,— дип җавап бирде. 24  Һәм Шаулның хезмәтчеләре аңа Давытның сүзләрен җиткерделәр. 25  Шулчак Шаул аларга: «Давытка менә нәрсә диегез: „Патшага 100 филистиленең сөннәт тиреләрен+ китерсәң, аңа бүтән бернинди дә калым+ кирәкми. Патшаның үз дошманнарыннан үч аласы килә“»,— дип әйтте. Чынлыкта исә Шаул Давытның филистилеләр кулыннан һәлак булуын тели иде. 26  Хезмәтчеләре бу сүзләрне Давытка сөйләп бирделәр, һәм Давытка патша белән туганлашу тәкъдиме ошап китте.+ Билгеләнгән вакыт эчендә 27  Давыт үз кешеләре белән 200 филистилене үтерде һәм, патша белән туганлашыр өчен, аларның сөннәт тиреләренең барысын да аңа китерде. Шуннан соң Шаул аңа кызы Милхәләне хатынлыкка бирде.+ 28  Шаул Йәһвәнең Давыт белән булганын+ һәм кызы Милхәләнең Давытны яратканын күрде.+ 29  Моның аркасында Шаул Давыттан тагы да ныграк курка башлады һәм гомергә аның дошманы булып китте.+ 30  Филистилеләрнең түрәләре һәрвакыт сугыш белән чыкканда, Давыт Шаулның хезмәтчеләренә караганда уңышлырак* иде,+ һәм ул зур хөрмәт казанды.+

Искәрмәләр

Яки «акыллылык белән эш итте».
Кыллы уен коралының бер төре.
Яки «пәйгамбәр кебек».
Яки «ул акыллылык белән эш итә иде».
Яки «никах килешүе төзе».
Яки «акыллырак эш итә».