1 Ишмуил 21:1—15

  • Давыт Нобта багышланган икмәк ашый (1—9)

  • Давыт Гефта акылсыз булып кылана (10—15)

21  Аннары Давыт Нобка+ Әхимәли́к рухани янына килде. Давытны күргәч, Әхимәлик куркып китте һәм аңардан: «Нигә син берүзең йөрисең? Ник яныңда кешеләрең юк?»+ — дип сорады.  Давыт Әхимәлик руханига болай диде: «Мин патша эше белән йөрим, ул миңа: „Сине нинди йомыш белән җибәргәнемне һәм сиңа нинди күрсәтмәләр биргәнемне берәү дә белергә тиеш түгел“,— диде. Шунлыктан мин кешеләрем белән билгеле бер урында очрашырга сөйләштем.  Булса, миңа биш икмәк я бүтән төрле ризык бирче».  Әмма рухани Давытка: «Миндә изге икмәктән башка бүтән икмәк юк.+ Кешеләрең хатын-кызлардан тыелган булса,+ мин сиңа аларны бирермен»,— дип җавап бирде.  Давыт аңа: «Без моңарчы да сугышка барганда хатын-кызлардан тыелган идек, бу юлы да шулай+,— дип әйтте.— Хәтта гади йөкләмә белән йөргәндә дә кешеләрем тәннәрен изгелектә саклый. Ә бүген аларның тәне бигрәк тә изге!»  Шунда рухани аңа изге икмәк бирде,+ чөнки анда багышланган икмәкләрдән башка бүтән икмәк юк иде. (Яңалары белән алмаштырылган көнне алар Йәһвә хозурыннан алынган иде.)  Ул көнне анда Шаулның Йәһвә хозурында тоткарланып калган бер хезмәтчесе — Дәи́к+ исемле эдомлы+ кеше бар иде. Ул Шау́л көтүчеләре өстеннән баш иде.  Давыт Әхимәликкә: «Монда берәр сөңге я кылыч юкмы? Патшаның йомышы ашыгыч булганга, мин үзем белән кылычымны да, бүтән коралларымны да алмадым»,— диде.  Рухани: «Син Эла́ үзәнендә+ үтергән филистиле Голиатның кылычы+ бар. Ул — ефод+ артында, тукымага төреп куелган. Аласың килсә, ал, бүтәне юк»,— диде. Давыт: «Андый кылычка охшаш кылыч юк. Алыйм әле мин аны»,— дип әйтте. 10  Ул көнне Давыт торды да Шаулдан качуын дәвам итте+ һәм, ахыр чиктә, Геф+ патшасы Ахи́ш янына килде. 11  Ахишның хезмәтчеләре аңа болай диде: «Бу үз иленең патшасы Давыт түгелме соң? Халык: „Шаул меңләгән дошманын җиңсә,Давыт дистәләгән меңне җиңгән“,—диеп, җырлап-биеп мактаган кеше ул түгелме?»+ 12  Бу сүзләрне ишеткәч, Давытның күңеле борчыла башлады, һәм ул Геф патшасы Ахиштан бик нык курыкты.+ 13  Шуңа күрә ул алар алдында акылсыз булып кыланып,+ алар арасында* үзен тиле кебек тота башлады. Ул капка ишекләренә билге-тамгалар сызгаларга һәм сакалына селәгәйләрен агызырга тотынды. 14  Ахиш үз хезмәтчеләренә: «Күрмисезме әллә, бу кеше акылдан язган ич! Нигә аны минем яныма китердегез? 15  Үзебездә тилеләр беткәнмени? Аны минем алдыма юләрләнүен күрсен дип китердегезме? Ничек андый адәмне минем йортыма кертергә була?!» — диде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «алар кулында».