1 Ишмуил 25:1—44

  • Набал Давытның кешеләрен кабул итми (2—13)

  • Абигыянең акыллы адымы (14—35)

    • «Йәһвә әфәндемнең җанын гомер төенчегенә нык итеп төйнәп куяр» (29)

  • Йәһвә акылсыз Набалны һәлак итә (36—38)

  • Абигыя Давытның хатыны булып китә (39—44)

25  Берникадәр вакыт узгач, Ишмуи́л+ үлеп китте. Бөтен исраиллеләр җыелып, аның өчен матәм тотты һәм аны Рамадагы+ йорты янында җирләде. Аннары Давыт Пара́н чүленә китеп барды.  Маонда+ бер кеше яши иде. Кармилда*+ аның мал-туары бар иде. Бу кеше бик бай иде: аның 3 000 сарыгы, 1 000 кәҗәсе бар иде. Ул Кармилда сарыкларын кыркый иде.  Аның исеме — Наба́л,+ хатынының исеме Абигыя́+ иде. Абигыя бик зирәк һәм гүзәл хатын иде, ә ире тупас һәм холыксыз кеше иде.+ Ул Кәле́б+ токымыннан иде.  Чүлдә Давыт Набалның сарык кыркыганы турында ишетте.  Давыт аның янына үзенең ун кешесен җибәрде. Ул аларга болай диде: «Кармилга Набал янына барып, минем исемемнән хәл-әхвәлләрен сорашыгыз.  Аңа әйтегез: „Гомерең озын булсын! Үзең дә, өйдәгеләрең дә исән-имин яшәгез, һәм бар нәрсәң дә бәрәкәтле булсын.  Мин синең сарык кыркыганың турында ишеттем. Көтүчеләрең яныбызда йөргәндә, без аларга һичнинди зыян китермәдек,+ һәм Кармилда булган чакта аларның бернәрсәләре дә югалмады.  Үз кешеләреңнән сора, һәм алар сиңа сөйләр. Минем кешеләрем синең күзеңдә илтифат тапсын иде, чөнки без шатлыклы көнне килдек. Хезмәтчеләреңә һәм улың Давытка нәрсәң жәл булмаса, шуны бирче“».+  Шунда Давытның кешеләре, Набал янына барып, моның барысын да аңа Давыт исеменнән әйтеп бирделәр. Алар сөйләп бетергәч, 10  Набал Давытның хезмәтчеләренә болай диде: «Кем соң ул Давыт? Кем ул Иша́й улы? Бүген күп хезмәтчеләр үз хуҗаларыннан качып йөри.+ 11  Мин нәрсә, үз кыркучыларыма әзерләгән икмәк, су һәм итне алып, әллә каян килгән кешеләргә бирергә тиешме?» 12  Шулчак Давытның кешеләре борылып кайтып киттеләр һәм бөтенесен аңа сөйләп бирделәр. 13  Давыт шунда ук үз кешеләренә: «Кылычларыгызны билегезгә тагыгыз!»+ — диде. Шунда аларның барысы да кылычларын такты. Давыт та биленә үз кылычын такты. Аның белән якынча 400 кеше китте, ә 200 кеше йөк янында калды. 14  Ул арада хезмәтчеләрнең берсе Набалның хатыны Абигыягә мондый сүзләр җиткерде: «Давыт чүлдән хуҗабызга үзенең кешеләрен яхшы теләкләр теләп җибәргән иде, ә ул аларга кычкырып, аларны хурлап ташлады.+ 15  Ул кешеләр безгә карата бик игелекле иде. Алар безгә беркайчан да зыян китермәде, һәм без кырда алар янында булганда бернәрсәбез дә югалмады.+ 16  Яннарында көтүләребезне көтеп йөргән чакта, алар безнең өчен көндез дә, төнлә дә һәрьяклап нык стена кебек иделәр. 17  Хәзер нәрсә эшләргә икәнен хәл ит, чөнки хуҗабызга һәм аның бөтен йортына бәла яный.+ Ул шундый юньсез кеше,+ аның белән сөйләшеп тә булмый». 18  Шунда Абигыя,+ тиз генә 200 икмәк, ике зур чүлмәк шәраб, биш сарык ите, биш са́та* кыздырылган ашлык бөртеге, тыгызлап ясалган 100 йөзем көлчәсе һәм 200 инҗир көлчәсе алып, барысын да ишәкләр өстенә салды.+ 19  Аннары ул үзенең хезмәтчеләренә: «Сез алдан барыгыз, ә мин артыгыздан барырмын»,— диде. Әмма ире Набалга ул берни дә әйтмәде. 20  Абигыя ишәккә утырып, тау артыннан төшеп килгәндә, каршысына кинәт кенә Давыт белән аның кешеләре килеп чыкты, һәм алар очрашты. 21  Давыт моңа кадәр болай дигән иде: «Юкка гына чүлдә мин бу адәмнең малын саклаганмын икән. Аның бер генә нәрсәсе дә югалмады,+ ә ул яхшылыкка яманлык белән кайтара.+ 22  Иртәнгә кадәр аның йортында бер генә ир кешене исән калдырсам, Давытның дошманнары* өстенә Аллаһы каргышы төшсен». 23  Давытны күрү белән, Абигыя шунда ук ишәктән төшәргә ашыкты һәм Давыт алдында җиргә кадәр йөзтүбән иелеп сәҗдә кылды. 24  Аннары ул, аның аякларына егылып, болай диде: «Әфәндем, гаеп миндә булсын. Хезмәтчеңә үз сүзен әйтергә рөхсәт итче һәм хезмәтчеңнең сүзләренә игътибарлы булчы. 25  Зинһар, әфәндем бу юньсез Набалга+ игътибар итмәсен, чөнки аның исеме җисеменә туры килә. Набал* исемле ул, һәм акылсызлыгы аның үзе белән. Ә мин, синең хезмәтчең, син җибәргән кешеләрне күрмәдем. 26  Әфәндем, Йәһвә белән һәм синең җаның белән ант итәм: кан коюдан+ һәм үз кулың белән үч алудан* сине Йәһвә тыеп калды.+ Дошманнарың һәм сиңа зарар-зыян китерергә теләүчеләр Набал кебек булсыннар. 27  Хәзер хезмәтчең әфәндемә алып килгән шушы бүләкләрне*+ әфәндемнең кешеләренә+ тапшырырга рөхсәт итче. 28  Зинһар, хезмәтчеңнең гөнаһын кичерче. Йәһвә ярдәмендә әфәндемнең йорты, һичшиксез, гасырлар буе торыр,+ чөнки әфәндем Йәһвәнең сугышларын алып бара,+ һәм синең үз гомереңдә бер яманлык та кылганың юк.+ 29  Әгәр дә берәү, сине эзәрлекләп, җаныңны алмакчы булса, Аллаһың Йәһвә әфәндемнең җанын гомер төенчегенә нык итеп төйнәп куяр, әмма дошманнарыңның тормышларын ул пращтан* таш очыргандай очырыр. 30  Йәһвә әфәндемә вәгъдә иткән бөтен игелекне эшләгәч һәм сине Исраи́л өстеннән җитәкче итеп куйгач,+ 31  күңелеңдә гаепсезгә кан койганың һәм үз кулың белән үч алганың*+ өчен вөҗдан газабы я үкенү хисе булмас. Йәһвә әфәндемә үзенең игелеген күрсәткәч, хезмәтчеңне исеңә төшер». 32  Шунда Давыт Абигыягә болай диде: «Сине бүген минем каршыма җибәргән Исраил Аллаһысы Йәһвәгә дан булсын! 33  Аллаһы сиңа акыллылыгың өчен хәер-фатихасын бирсен! Мине бүген кан коюдан+ һәм үз кулым белән үч алудан* тотып калганың өчен, Аллаһы сине фатихаласын. 34  Мине сиңа зыян китерүдән тотып калган+ Исраил Аллаһысы Йәһвә белән ант итәм: әгәр дә син минем каршыма килергә ашыкмаган булсаң,+ иртәгә иртән Набал йортындагы бер генә ир кеше дә исән калмас иде».+ 35  Давыт Абигыянең китергән бүләкләрен кабул итеп, аңа: «Бар, исән-имин өеңә кайт. Мин синең сүзеңә колак салдым һәм үтенечеңне үтәрмен»,— диде. 36  Аннары Абигыя Набал янына кайтып китте. Ул вакытта Набал үз өендә патшаларча мәҗлес үткәреп ята иде, аның күңеле күтәренке һәм ул лаякыл исерек иде. Таң атканчы Абигыя аңа бер сүз дә әйтмәде. 37  Иртә белән, Набал айныгач, хатыны аңа барысын да сөйләп бирде. Шунда аның йөрәге тынсыз булды, һәм ул таштай катып калды. 38  Якынча ун көннән соң Йәһвә Набалны һәлак итте, һәм ул үлде. 39  Набалның үлгәнен ишеткәч, Давыт болай диде: «Йәһвәгә дан килсен, чөнки ул мине Набалның мыскыллавыннан+ яклады,+ үз хезмәтчесен яманлык кылудан саклап калды,+ һәм Йәһвә Набалның яманлыгын үз башына төшерде!» Аннары Давыт, Абигыягә хәбәр җибәреп, аны үзенә хатынлыкка алырга тәкъдим ясады. 40  Давытның хезмәтчеләре Кармилга Абигыя янына килеп, аңа: «Давыт безне сине үзенә хатынлыкка алырга җибәрде»,— диделәр. 41  Ул шунда ук, торып, җиргә карап иелде һәм: «Мин әфәндем хезмәтчеләренең аякларын юып,+ хезмәт итәргә әзер»,— диде. 42  Аннары Абигыя+ тиз генә ишәккә утырды да үзенең биш хезмәтче кызы белән юлга чыкты. Ул Давытның хәбәрчеләре белән килде һәм Давытка кияүгә чыкты. 43  Давытның шулай ук Йәзриилдән+ булган Әхинә́+ исемле хатыны бар иде; алар икесе дә аның хатыны булып китте.+ 44  Ә Шау́л үзенең кызы Милхәләне+ — Давытның хатынын Галлимнән булган Лаи́ш улы Палтыйга+ хатынлыкка биргән иде.

Искәрмәләр

Кармил — Яһүдтәге шәһәр; Кармил тавы түгел.
Бер сата — 7,33 л. Ә14 кушымт. к.
Я, бәлки, «Давыт».
Мәгъ. «акылсыз; ахмак».
Яки «котылу китерүдән».
Сүзгә-сүз «фатиханы».
1Иш 17:40 тагы искәрмәне к.
Яки «котылу китергәнең».
Яки «котылу китерүдән».