1 Ишмуил 3:1—21

  • Ишмуил пәйгамбәр итеп билгеләнә (1—21)

3  Ә ул вакытта яшь Ишмуи́л Или́й алдында Йәһвәгә хезмәт итә иде.+ Ул көннәрдә Йәһвә үз сүзен сирәк җиткерә иде, күренешләр+ дә еш түгел иде.  Бервакыт Илий үз ятагында йоклап ята иде. Аның күзләре инде тоныкланган, һәм ул бернәрсә дә күрми иде.+  Ул вакытта Аллаһы шәмдәле+ әле сүнмәгән иде, һәм Ишмуил Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә*+ Аллаһының килешүе сандыгы торган урында ята иде.  Шунда Йәһвә Ишмуилга дәште. Тегесе: «Әү, хуҗам?» — диде.  Ишмуил, Илий янына йөгереп килеп, аңардан: «Хуҗам, син мине чакырдыңмы?» — дип сорады. Тегесе: «Юк, чакырмадым. Бар, йокла»,— диде. Һәм Ишмуил йокларга китте.  Йәһвә аңа кабат: «Ишмуил!» — дип дәште. Ишмуил торды да, Илий янына килеп: «Хуҗам, син мине чакырдыңмы?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Юк, улым, чакырмадым. Бар, ят»,— диде.  (Ә Ишмуил әле Йәһвәне бик яхшы белми иде, һәм Йәһвә сүзе аңа әле ачылмаган иде.)+  Йәһвә аңа янә, өченче тапкыр: «Ишмуил!» — дип дәште. Ишмуил торып, Илий янына килде дә: «Хуҗам, син мине чакырдыңмы?» — дип сорады. Шунда Илий малайны Йәһвә чакырганын аңлады.  Ул Ишмуилга болай диде: «Бар, ят. Ул сине кабат чакырса, аңа: „Әйт, Йәһвә. Хезмәтчең сине тыңлый“,— диген». Һәм Ишмуил, барып, үз урынына ятты. 10  Йәһвә аңа кабат: «Ишмуил, Ишмуил!» — дип дәште. Шулчак Ишмуил: «Әйт, Ходаем, хезмәтчең сине тыңлый»,— диде. 11  Шунда Йәһвә Ишмуилга болай диде: «Менә, мин Исраилдә бер нәрсә эшләргә җыенам, моның турында ишеткән һәркемнең колаклары үрә торыр.*+ 12  Ул көнне мин Илий йорты турында әйткәннәремнең барысын да башыннан ахырына кадәр үтәрмен.+ 13  Әйт аңа, мин аның йортын үзенә билгеле булган гөнаһ өчен мәңгегә хөкем итәм,+ чөнки ул, уллары Аллаһыны ләгънәт итсә дә,+ аларны шелтәләми.+ 14  Шунлыктан мин Илий йортына ант итәм: бернинди корбан да, бернинди бүләк тә аның гөнаһын һичкайчан йолып ала алмас».+ 15  Ишмуил иртәнгә кадәр йоклады, ә аннары Йәһвә йортының ишекләрен ачты. Ул Илийгә үзенең күргән күренешен сөйләргә курыкты. 16  Ләкин Илий Ишмуилга: «Ишмуил, улым!» — дип дәште. Тегесе: «Әйе, хуҗам!» — диде. 17  «Ул сиңа нәрсә әйтте? — дип сорады Илий.— Зинһар, яшермә миннән. Аның әйткән сүзләренең берсен булса да яшерсәң, өстеңә Аллаһы каргышы төшсен». 18  Шунда Ишмуил аңа барысын да сөйләп бирде, бернәрсәне дә яшермәде. Моңа Илий: «Бу Йәһвә ихтыяры. Ул үзе теләгәнчә эш итсен»,— диде. 19  Ишмуил үсә барды. Йәһвә аның белән булды+ һәм бер сүзен дә үтәми калмады. 20  Даннан алып Бәхи́р-шебага кадәр яшәүче бөтен Исраи́л Ишмуилның Йәһвә пәйгамбәре итеп билгеләнгәнен аңлады. 21  Йәһвә Ишмуилга алга таба да Шилода күренде, чөнки Йәһвә аңа үзен шул җирдә ачкан иде. Бу Йәһвә сүзе аша булды.+

Искәрмәләр

Ягъни изге чатырында.
Яки «һәркемнең колаклары чыңлар».