1 Ишмуил 30:1—31

  • Амаликлылар Зикләккә һөҗүм итеп, аны яндыра (1—6)

    • Давыт көч-ярдәмне Аллаһыдан таба (6)

  • Давыт амаликлыларны тар-мар итә (7—31)

    • Давыт әсирләрне кире кайтара (18, 19)

    • Давытның кулга төшкән табыш турындагы күрсәтмәсе (23, 24)

30  Өченче көнне Давыт белән аның кешеләре Зикләккә+ кайтты. Ул арада амаликлылар+ көньяк җирләргә* һәм Зикләккә һөҗүм иткән иде. Алар Зикләкне талап чыгып, аны яндырды.  Алар хатын-кызларны+ һәм шәһәрдәге һәркемне — олысын да, кечесен дә әсирлеккә алды. Алар беркемне дә үтермәде, ә үзләре белән алып китте.  Давыт белән аның кешеләре шәһәр янына килеп, карасалар, шәһәр янып беткән, ә аларның хатыннарын, улларын һәм кызларын әсирлеккә алып киткәннәр.  Шунда Давыт һәм аның кешеләре кычкырып елый башлады, алар хәлләре беткәнче елады.  Давытның ике хатыны йәзриилле Әхинә́ белән мәрхүм Набалның хатыны кармиллы Абигыяне дә әсирлеккә алып киткәннәр иде.+  Улларын һәм кызларын югалтканга, бөтенесенең дә күңелләре ачыну катыш ярсу белән тулды. Давытның кешеләре аны ташлар атып үтерү турында сөйләшә башлады, һәм Давытның йөрәге урыныннан кузгалды. Ләкин Давыт көч-ярдәмне Аллаһысы Йәһвәдән тапты.+  Давыт Әхимәликнең улы Әбьятә́р+ руханига: «Ефодны алып килче»,— диде.+ Шунда Әбьятәр ефодны Давытка алып килде.  Давыт Йәһвәдән: «Миңа шул юлбасарлар өере артыннан куа чыгаргамы? Мин аларны куып җитәрменме?» — дип сорады.+ Аллаһы аңа: «Әйе, куа чык, син аларны куып җитәчәксең һәм барысын коткарачаксың»+,— диде.  Давыт шунда ук үзе белән 600 кешесен+ алып, Бәсү́р елгасы үзәненә* килде. Аларның кайберләре шунда калды. 10  Давыт 400 кешесе белән амаликлылар артыннан кууын дәвам итте, ә 200 кешесе, талчыкканга, Бәсүр елгасы үзәнен кичә алмыйча артта калды.+ 11  Кырда алар бер мисырлыны таптылар. Аны Давыт янына китергәч, аңа ашарга ризык, эчәргә су, 12  шулай ук тыгызлап ясалган инҗир көлчәсенең бер сыныгын һәм ике йөзем көлчәсе бирделәр. Ул ашады һәм аңа хәл керде,* чөнки ул өч көн һәм өч төн ашамаган да, эчмәгән дә иде. 13  Давыт аңардан: «Кемнеке син? Каян килдең?» — дип сорагач, тегесе болай дип җавап бирде: «Мин мисырлы, бер амаликлының кол хезмәтчесе. Өч көн элек мин авырып киттем, шуңа күрә хуҗам мине калдырып китте. 14  Без керетлеләр+ җиренең көньягына,* Яһүд җиренә һәм Кәле́б+ җиренең көньягына* һөҗүмнәр ясадык һәм Зикләкне яндырдык». 15  «Мине шул юлбасарлар өере янына алып барасыңмы?» — дип сорады аңардан Давыт. Тегесе: «Мине үтермәскә һәм хуҗам кулына тапшырмаска Аллаһы белән ант итсәң, мин сине шул юлбасарлар өере янына алып барырмын»,— дип җавап кайтарды. 16  Шунда ул Давытны алар янына алып китте. Алар исә җир буйлап таралып, Филисти́ һәм Яһүд җирендә кулга төшкән табышка шатланып, ашап-эчеп бәйрәм итә иде. 17  Һәм Давыт аларны иртәнге караңгыдан кичкә* кадәр һәлак итте. Дөяләргә утырып качкан 400 кешедән башка берсе дә котыла алмады.+ 18  Давыт амаликлылар алып киткәннең бөтенесен кире кайтарды.+ Ул шулай ук ике хатынын да коткарды. 19  Аларның берсе дә — олысы да, кечесе дә югалмады. Алар үз улларын, кызларын һәм кулга алынган табышны кире кайтарды.+ Давыт һәммәсен кире кайтарды. 20  Давыт шулай ук аларның бөтен вак һәм эре терлеген үзләренең көтүләре алдыннан куып алып китте. Аның кешеләре: «Бу Давытның табышы»,— диделәр. 21  Аннары Давыт талчыгып бетүләре аркасында үзе белән бара алмаган һәм Бәсүр елгасы үзәне янында артта калган 200 кешесе янына кайтты.+ Алар Давытның һәм аның белән киткән кешеләрнең каршыларына чыкты. Алар янына килгәч, Давыт аларның хәлләрен сорашты. 22  Әмма Давыт белән барганнар арасындагы начар һәм юньсез кешеләр болай диде: «Безнең белән бармаганга, кайтарган табыштан без аларга бернәрсә дә бирмибез. Хатыннары белән улларын гына алсыннар да китсеннәр». 23  Ләкин Давыт болай диде: «Алай ярамый, кардәшләрем, моның барысын безгә Йәһвә бирде бит. Ул безне яклады һәм безгә һөҗүм иткән юлбасарлар өерен кулыбызга бирде.+ 24  Әйткәннәрегез белән кем ризалашсын? Сугышка барганнар да, әйберләр янында калганнар да бертигез өлеш алыр.+ Барысы да үз өлешен алыр».+ 25  Шул көнне Давыт бу сүзләрне Исраилдә бүген дә гамәлдә торучы күрсәтмә һәм кагыйдә итеп урнаштырды. 26  Зикләккә кайткач, Давыт: «Йәһвәнең дошманнарыннан кулга төшкән табышның бер өлешен сезгә бүләк итәм»,— диеп, табышның бер өлешен Яһүдтәге өлкәннәргә — үзенең дусларына җибәрде. 27  Ул бүләкләрне Бәйте́л,+ Нәге́б Рамуты* һәм Яттирда+ яшәүчеләргә, 28  Аругы́р, Сифму́т һәм Иштимуда+ яшәүчеләргә, 29  Рәкалда, йарахмииллеләр+ һәм кәйнилеләр+ шәһәрләрендә яшәүчеләргә, 30  Хорма́,+ Бораша́н, Ата́к һәм 31  Хебрунда+ яшәүчеләргә һәм шулай ук үзе дә, кешеләре дә еш булган бөтен җирләргә җибәрде.

Искәрмәләр

Яки «Нәгебкә».
Сүзгә-сүз «рухы кайтты».
Яки «Нәгебенә».
Яки «Нәгебенә».
Яки «киләсе көннең киченә».
Яки «көньяк Рамут».