1 Ишмуил 31:1—13

  • Шаул һәм аның өч улы вафат була (1—13)

31  Бервакыт филистилеләр Исраилгә каршы сугыш ачты.+ Исраиллеләр филистилеләрдән качты, ә күпләре Гилбуа́ тавында ятып калды.+  Филистилеләр Шау́л белән аның улларын эзгә-эз эзәрлекләп барды. Ахыр чиктә, алар Шаулның уллары Йонафа́н,+ Абинада́б һәм Малкишуаны+ үтерделәр.  Шаулга каршы сугыш көчәйде. Укчыларның угы тиеп, аны бик каты җәрәхәтләгәч,+  Шаул корал йөртүчесенә: «Кылычыңны ал да мине үтер, югыйсә теге сөннәтләнмәгәннәр+ килеп, мине ерткычларча* үтерерләр»,— диде. Ләкин корал йөртүчесе, нык курыкканга, аны үтерергә теләмәде. Шулчак Шаул кылычын алды да кылыч өстенә егылып үлде.+  Шаулның вафат булуын күргәч,+ корал йөртүчесе дә үз кылычына егылып үлде.  Шулай итеп Шаул, аның өч улы, корал йөртүчесе һәм бөтен кешеләре бер көнне һәлак булды.+  Үзәндәге һәм Үрдү́н өлкәсендәге исраиллеләр, Исраи́л сугышчыларының качканын, ә Шаул белән улларының вафат булганын күргәч, үз шәһәрләрен калдырып качып киттеләр.+ Һәм филистилеләр, килеп, шунда урнаштылар.  Икенче көнне филистилеләр, үлгәннәрнең әйберләрен алырга килгәч, Гилбуа тавында+ Шаулның һәм өч улының үле гәүдәләрен таптылар.  Шунда алар аның башын чабып өзделәр, киемнәрен салдырып, коралларын алдылар да, потханәләрдә+ һәм халык арасында белсеннәр өчен, бөтен Филисти́ җире буйлап моның турында хәбәр җибәрделәр.+ 10  Аннары алар аның кием-коралларын Ишта́р гыйбадәтханәсенә илттеләр, ә гәүдәсен Бәйтша́н+ диварына кадаклап куйдылар. 11  Ябе́ш-гила́д+ халкы филистилеләрнең Шаул белән ни эшләгәнен ишеткәч, 12  бөтен сугышчылар тордылар да, төне буе барып, Бәйтшанга килеп җиттеләр. Алар Шаул белән улларының гәүдәләрен дивардан салдырып, Ябешкә алып кайттылар һәм шунда яндырдылар. 13  Аннары аларның сөякләрен алып,+ Ябештә тамариск агачы төбенә күмеп куйдылар+ һәм җиде көн буе ураза тоттылар.

Искәрмәләр

Яки «мыскыллап».