1 Ишмуил 7:1—17

  • Килешү сандыгы Кырьят-йәримдә (1)

  • Ишмуил халыкны Йәһвәгә генә хезмәт итәргә өнди (2—6)

  • Исраил Миспәдә җиңә (7—14)

  • Ишмуил Исраилне хөкем итә (15—17)

7  Шуннан соң Кырья́т-йәри́м кешеләре, килеп, Йәһвәнең килешүе сандыгын калкулыкта урнашкан Абинада́б йортына+ алып киттеләр. Алар аның улы Илгазарны Йәһвәнең килешүе сандыгын сакларга билгеләделәр.  Килешү сандыгын Кырьят-йәримгә китергәннән соң озак кына вакыт — 20 ел үтте. Бөтен Исраи́л йорты кайгырып, Йәһвәне эзли башлады.+  Ишмуил бөтен Исраил йортына болай диде: «Сез бөтен йөрәгегез белән Йәһвәгә таба борыласыз икән,+ чит-ят илаһлардан+ һәм Ишта́р сыннарыннан+ арыныгыз һәм күңелләрегезне тулысынча Йәһвәгә баглап, фәкать аңа гына хезмәт итегез,+ шул чакта ул сезне филистилеләр кулыннан коткарыр».+  Шунда Исраил угыллары Бага́л һәм Иштар сыннарыннан арынды һәм Йәһвәгә генә хезмәт итә башлады.+  Аннары Ишмуи́л: «Бөтен Исраил Миспәдә+ җыелсын, һәм мин сезнең өчен Йәһвәгә дога кылырмын»+,— диде.  Алар бергә Миспәдә җыелдылар, су чумырып алып, аны Йәһвә алдында түктеләр һәм ул көнне ураза тоттылар.+ «Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдык без»+,— диделәр алар. Һәм Ишмуил Миспәдә исраиллеләрнең хакиме булып хезмәт итә башлады.+  Филистилеләр исраиллеләрнең Миспәдә җыелганын ишеткәч, аларның идарәчеләре+ Исраилгә каршы сугыш белән чыкты. Моны белгәч, исраиллеләрне филистилеләр аркасында курку биләп алды.  Исраиллеләр Ишмуилга: «Аллаһыбыз Йәһвәгә бертуктаусыз ялварып дога кыл, ул безгә ярдәм итсен+ һәм безне филистилеләр кулыннан коткарсын»,— диделәр.  Шулчак Ишмуил бер сарык бәтие алып, аны Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны+ итеп китерде. Ишмуил Йәһвәдән Исраилгә ярдәм итүен үтенде, һәм Йәһвә аңа җавап бирде.+ 10  Ишмуил яндыру корбаны китергәндә, филистилеләр Исраилгә каршы сугыш белән чыкты. Шул көнне Йәһвә, гөрселдәтеп күк күкрәтеп,+ филистилеләр арасында чуалыш китереп чыгарды,+ һәм алар Исраил алдында җиңелде.+ 11  Шунда Исраил Миспәдән чыкты һәм филистилеләрне Бәйткарның көньягына хәтле эзәрлекләп, кырып сала барды. 12  Аннары Ишмуил бер таш алып,+ аны Миспә́ белән Яшана́ арасына куйды һәм: «Йәһвә безгә һаман да ярдәм итеп тора»+,— диеп, шул урынны Әбинәзә́р* дип атады. 13  Шулай итеп филистилеләр буйсындырылды, һәм алар Исраил җиренә бүтән аяк басмады.+ Йәһвәнең кулы Ишмуилның үлеменә кадәр филистилеләргә каршы торды.+ 14  Филистилеләр яулап алган Әкруннан Гефка кадәрге шәһәрләрне һәм тирә-яктагы җирләрне Исраил, аларның кулыннан алып, үзенә кире кайтарды. Исраил белән аморлылар арасында да тынычлык иде.+ 15  Ишмуил гомере буе Исраилнең хакиме булды.+ 16  Ел саен ул Бәйте́л,+ Гилгә́л+ һәм Миспә+ шәһәрләрен йөреп чыга иде. Бар шул шәһәрләрдә ул Исраилне хөкем итте. 17  Ә аннары ул өенә Рамага+ кайтып китә иде, анда да ул Исраилне хөкем итте. Ул анда Йәһвәгә мәзбәх корды.+

Искәрмәләр

Мәгъ. «ярдәм ташы». 4:1 һәм 5:1 дәге «Әбинәзәр» түгел.