1 Ишмуил 8:1—22

  • Исраил халкы үзенә патша сорый (1—9)

  • Ишмуил халыкны кисәтә (10—18)

  • Йәһвә халыкның үтенечен үти (19—22)

8  Картайгач, Ишмуи́л үзенең ике улын Исраилдә хаким итеп куйды.  Аның беренче улының исеме Йәи́л, икенчесенең Абия́+ иде. Алар Бәхи́р-шебада хакимнәр булып хезмәт итте.  Ләкин алар аның юллары буенча йөрмәделәр һәм намуссыз табышка һәвәс иделәр.+ Алар ришвәт алды+ һәм гаделлекне бозып йөрде.+  Вакыт узу белән Исраи́л өлкәннәре, бергә җыелып, Рамага Ишмуил янына килделәр.  Алар аңа: «Син инде картайдың, ә улларың синең юлларың буенча йөрми. Башка халыкларда булганча, безнең өстебездән патша куй. Ул безне хөкем итсен»+,— диделәр.  Ләкин аларның: «Безгә патша бир, ул безне хөкем итсен»,— дип әйтүләре Ишмуилга бер дә ошамады. Ул Йәһвәгә дога кылды,  һәм Йәһвә аңа мондый җавап бирде: «Халык сиңа ни генә әйтсә дә, тыңла, чөнки алар сине түгел, ә мине патша буларак кире кактылар.+  Мин аларны Мисырдан алып чыкканнан бирле бүгенгә кадәр алар шулай эшли. Алар мине калдырып,+ бүтән илаһларга табына,+ синең белән дә шулай ук эш итә.  Әйткәннәре буенча булсын. Ләкин аларны катгый итеп кисәтеп куй, алар белән идарә итәчәк патшаның нәрсә таләп итәргә хакы булганын сөйләп бир». 10  Һәм Ишмуил үзеннән патша сораган халыкка Йәһвәнең бар сүзләрен җиткерде. 11  Ул аларга болай диде: «Сезнең белән идарә итәчәк патшаның шуны таләп итәргә хакы булыр:+ ул сезнең улларыгызны үзенә алып,+ берәүләрне арбаларын йөртергә,+ икенчеләрен җайдаклары булырга,+ ә башкаларны арбалары алдыннан чабып барырга билгеләр. 12  Ул үзенә хезмәткә меңбашлары,+ иллебашлары+ алыр, кайберәүләр аның басуларын сукалар,+ ашлыгын урыр,+ сугыш кораллары белән арба җиһазлары ясар.+ 13  Ул сезнең кызларыгызны мазь* ясаучылар, аш пешерүчеләр һәм икмәкчеләр+ итеп билгеләр. 14  Иң яхшы басуларыгызны, йөзем һәм зәйтүн үскән бакчаларыгызны+ сездән алып, үз хезмәтчеләренә бирер. 15  Ул иген кырларыгызның, йөзем бакчаларыгызның уннан бер өлешен үз түрәләре белән хезмәтчеләренә тапшырыр. 16  Ул хезмәтчеләрегезне, көтүегездәге иң яхшы хайваннарны һәм ишәкләрегезне алып, үзендә эшләтер.+ 17  Ул вак терлегегезнең уннан бер өлешен алыр,+ һәм сез аның хезмәтчеләре булып китәрсез. 18  Әмма килер бер көн, сез үзегез өчен сайлап алган патшагыз аркасында кычкырып еларсыз,+ ләкин Йәһвә сезгә ул көнне җавап бирмәс». 19  Шулай да халык Ишмуилның сүзләренә колак салмады һәм аңа болай диде: «Юк, безгә патша кирәк! 20  Шулчак без бүтән халыклар кебек булырбыз, патшабыз безне хөкем итәр, безне җитәкләр һәм дошманнарыбызга каршы сугышлар алып барыр». 21  Халыкның сүзләрен тыңлагач, Ишмуил аларны Йәһвәгә әйтеп бирде. 22  Йәһвә Ишмуилга: «Әйткәннәре буенча булсын, алар өчен патша билгелә»+,— дип әйтте. Шунда Ишмуил Исраил халкына: «Барыгыз, үз шәһәрләрегезгә кайтыгыз»,— диде.

Искәрмәләр

Яки «хушбуй».