1 Ишмуил 9:1—27

  • Ишмуил Шаул белән очраша (1—27)

9  Биньями́н кабиләсендә+ исә Киш+ исемле бер бай кеше яши иде. Ул Әбилнең улы, Әби́л Сәрурның, Сәру́р Бәкратның, Бәкра́т Афиянең улы иде.  Аның Шау́л+ исемле яшь һәм төскә-биткә чибәр улы бар иде. Исраи́л халкында аңардай чибәр берәү дә юк иде. Ул барысыннан да бер башка биегрәк иде.  Бервакыт, Шаулның әтисе Кишның ишәкләре югалгач, ул үзенең улына: «Үзең белән бер хезмәтчене ал да ишәкләрне эзләп табып алып кайт әле»,— диде.  Алар Ифраимның таулы җирләре һәм Шалиша́ җире аша үттеләр, ләкин аларны тапмадылар. Аннары Шагалимны гизделәр, әмма ишәкләр анда да юк иде. Шуннан соң алар бөтен Биньямин җирен үтеп чыктылар, ләкин ишәкләрне анда да тапмадылар.  Алар Суф җиренә килделәр, һәм Шаул үзенең хезмәтчесенә: «Әйдә, кайтыйк, югыйсә әтием ишәкләре турында түгел, ә безнең турында борчыла башлар»+,— диде.  Ләкин хезмәтчесе аңа болай диде: «Кара әле, менә бу шәһәрдә Аллаһының бер кешесе бар, халык аны хөрмәт итә. Ни әйтсә, барысы да чынга аша.+ Әйдә, шунда барыйк. Бәлки, ул безгә кая барасын әйтер».  Шаул аңа: «Барсак, ул кешегә нәрсә бирербез? — диде.— Капчыкларыбызда икмәк бетте, Аллаһы кешесенә бүләк итеп бирерлек бернәрсәбез дә юк. Бездә нәрсә бар соң?»  Шунда хезмәтче Шаулга: «Менә миндә бер көмеш тәңкә* бар. Мин аны Аллаһы кешесенә бирәм, һәм ул безгә кая барасын әйтер»,— диде.  (Ә ул вакытларда Исраилдә берәрсе Аллаһыдан җитәкчелек эзләргә булса: «Әйдә, әүлия*+ янына барыйк»,— дип әйтә торган булган, чөнки ул вакытта бүгенге пәйгамбәрләрне «әүлия» дип атаганнар.) 10  Шаул аңа: «Ярар, әйдә барыйк»,— диде. Һәм алар бергәләп шәһәргә Аллаһы кешесе янына киттеләр. 11  Шәһәргә күтәрелгәндә алар суга барырга чыккан кызларны очраттылар һәм алардан: «Әүлия+ мондамы?» — дип сорадылар. 12  Тегеләр болай диде: «Әйе, әнә ул тегендә. Ашыгыгыз. Ул бүген шәһәргә килде, чөнки халык бүген биеклектә+ корбан китерә.+ 13  Шәһәргә килеп җиткәч, сез аны очратырсыз. Ул әле биеклеккә ашарга менеп китмәгән булыр. Халык ул килгәнче ашамаячак, чөнки корбанны ул фатихалый. Чакырылганнар аннан соң гына ашый ала. Шуңа күрә хәзер үк барсагыз, аны табарсыз». 14  Шуннан алар шәһәргә керделәр. Алар шәһәр үзәгенә якынлашканда, Ишмуи́л, биеклеккә бергә барыр өчен, аларны каршы алырга чыккан иде. 15  Моннан бер көн элек Йәһвә Ишмуилга болай дигән иде: 16  «Иртәгә шушы вакыт тирәсендә мин сиңа Биньямин җиреннән+ булган бер кешене җибәрермен. Син аны халкым Исраилнең җитәкчесе итеп майла.*+ Ул минем халкымны филистилеләр кулыннан коткарачак. Чөнки мин халкымның газап чиккәнен күрдем, һәм аларның ачы тавышы миңа килеп иреште».+ 17  Ишмуил Шаулны күргәч, Йәһвә аңа болай диде: «Менә ул кеше. Мин сиңа аның турында: „Ул халкым белән идарә итәчәк“*+,— дип әйткән идем». 18  Капка аша үтеп барганда, Шаул, Ишмуилга якынлашып, аңардан: «Әйтче, әүлия кайда яши?» — дип сорады. 19  «Әүлия — мин ул,— дип җаваплады Ишмуил.— Миннән алдарак биеклеккә мен. Бүген минем белән ашарсыз.+ Сине иртән юлга озатканда, ни белергә теләсәң,* барысын да әйтермен. 20  Ә өч көн элек югалган ишәкләрең+ турында борчылма, алар табылды. Исраилдә булган бар нәрсә кемнеке? Синеке һәм атаң йортыныкы түгелмени?»+ 21  Моңа Шаул болай диде: «Әллә мин Исраилнең иң кече булган Биньямин кабиләсеннән түгелме?+ Гаиләм дә Биньямин кабиләсендәге гаиләләр арасында иң кечесе түгелме? Нигә алай дисең?» 22  Аннары Ишмуил Шаул белән аның хезмәтчесен ашханәгә алып килде һәм аларны иң хөрмәтле урыннарга утыртты. Анда утызлап кеше бар иде. 23  Ишмуил аш пешерүчегә: «Сиңа читкә алып куй дип биргән өлешне китер әле»,— диде. 24  Шунда аш пешерүче, бот итен алып, Шаул алдына салды. Ишмуил Шаулга болай диде: «Моны без синең өчен сакладык. Аша, аны шушы вакыйга уңаеннан сакладылар. Мин бит аларга: „Кунаклар чакырдым“,— дигән идем». Һәм Шаул ул көнне Ишмуил белән ашады. 25  Аннары алар биеклектән+ шәһәргә төштеләр, һәм Ишмуил өй түбәсендә Шаул белән сөйләшүен дәвам итте. 26  Икенче көнне алар иртән иртүк тордылар, һәм Ишмуил таң атканда өй түбәсендә булган Шаулны чакырып, аңа: «Җыен, мин сине юлга озатам»,— диде. Шаул җыенгач, алар урамга чыктылар. 27  Шәһәр читенә якынлашып килгәндә, Ишмуил Шаулга: «Хезмәтчең+ алга бара торсын. (Һәм хезмәтче алгарак китте.) Ә үзең туктап тор. Минем сиңа Аллаһы сүзен җиткерәсем бар»,— диде.

Искәрмәләр

Яки «шәкылнең дүрттән бер өлеше». Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Әүлия — нәрсә буласын алдан күреп әйтеп бирүче кеше.
Яки «халкымны богауларда тотачак».
Сүзгә-сүз «күңелеңдә ни булса».