Беренче көринтлеләргә 13:1—13

  • Мәхәббәт — иң яхшы юл (1—13)

13  Әгәр миндә кешеләр һәм фәрештәләр телендә сөйләшү сәләте булып та, мәхәббәт юк икән, ул чакта мин яңгыравык кыңгырау яки чыңлавык кимвал булып киткәнмен.  Әгәр миндә пәйгамбәрлек итү сәләте, барлык изге серләрне аңлау, барлык белем+ һәм таулар күчерерлек көчле иман булып та, мәхәббәт юк икән, минем кылганнарым — буш* нәрсә.+  Әгәр мин башкалар турында кайгыртыр өчен барлык мөлкәтемне таратсам да,+ мактаныр өчен тәнемне үлемгә тапшырсам да, ә миндә мәхәббәт булмаса,+ миңа бернинди файда юк.  Мәхәббәт+ түземле+ һәм игелекле.+ Мәхәббәт көнчел түгел,+ ул мактанмый, масаеп йөрми,+  үзен әдәпсез тотмый,+ үз файдасын эзләми,+ ярсымый,+ яман эшләрне санап бармый.*+  Ул тәкъвасызлыкка сөенми,+ ә хакыйкатькә сөенә,  барысына сабыр итә,+ барысына ышана,+ барысына өметләнә,+ һәрчак нык кала.+  Мәхәббәт мәңгелек.* Ә пәйгамбәрлек итү, төрле телләрдә сөйләшү* сәләте һәм белем булса да, алар юкка чыгачак.  Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит,+ 10  ә инде тулы булгач, өлешчә генә булганы юкка чыгачак. 11  Сабый чагымда мин сабыйларча сөйләдем, сабыйларча уйладым, сабыйларча фикер йөрттем, ә инде хәзер, үсеп җиткәч, сабый чагымдагыларны ташладым. 12  Хәзер без калай көзгедән күргәндәй тонык күрәбез, ә аннары йөзгә-йөз очрашкандай ачык күрәчәкбез. Хәзер белемем өлешчә, әмма аннары, Аллаһы мине тулысынча белгән кебек, белемем тулы булачак. 13  Ә хәзер иман, өмет һәм мәхәббәт — шушы өчәү кала бирә. Әмма аларның иң бөеге — мәхәббәт.+

Искәрмәләр

Яки «файдасыз».
«үпкә сакламый»
Яки «беркайчан да уңышсызлыкка юлыкмый».
Ягъни могҗизалы рәвештә сөйләшү.