Беренче көринтлеләргә 14:1—40

  • Пәйгамбәрлек итү һәм төрле телләрдә сөйләшү (1—25)

  • Тәртипле үткәрелгән җыелыш очрашулары (26—40)

    • Хатын-кызлар һәм җыелыш (34, 35)

14  Мәхәббәткә омтылыгыз. Шулай да рухи бүләкләр алырга, бигрәк тә пәйгамбәрлек итү сәләтенә ия булырга ашкыныгыз.+  Төрле телләрдә сөйләшү сәләтенә ия кеше кешеләр белән түгел, ә Аллаһы белән сөйләшә. Ул рух ярдәмендә изге серләр сөйләсә дә,+ аны һичкем аңламый.+  Ә пәйгамбәрлек итүче үз сүзләре белән кешеләрне ныгыта, аларның рухларын күтәрә һәм юата.  Башка телдә сөйләүче — үзен, ә пәйгамбәрлек итүче җыелышны ныгыта.  Бөтенегез дә башка телләрдә сөйләсә,+ яхшы булыр иде, әмма пәйгамбәрлек итсәгез — яхшырак.+ Чыннан да, телләрдә сөйләүче кеше җыелышны ныгытыр өчен әйткәннәрен тәрҗемә итмәсә, ул чакта пәйгамбәрлек итүче аңардан файдалырак.  Кардәшләр, хәзер яныгызга килеп, я ачылыш,+ я белем,+ я пәйгамбәрлек, я тәгълимат кулланмыйча, телләрдә сөйләсәм, сезгә ни файда китерермен?  Җансыз әйберләр дә бит, флейтамы ул яки арфамы, тавыш чыгара, әмма флейта я арфа төрле тонлы тавышлар чыгармаса, ул чакта флейтада нәрсә уйнаганнарын яки арфада нәрсә уйнаганнарын кем таныр?  Әгәр быргы аңлаешсыз аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер?  Сез дә телегез белән аңларга авыр булган сүзләр әйтәсез икән, әйткәннәрегезне ничек аңларлар? Сез җилгә генә сөйләгән булырсыз. 10  Дөньяда шул хәтле күп телләр бар, һәм һәрберсенең үз мәгънәсе. 11  Әгәр мин әйтелгәннәрнең мәгънәсен аңламыйм икән, ул чакта мин сөйләүче өчен, ә сөйләүче минем өчен чит ил кешесе була. 12  Сез дә рухи бүләкләр алырга ашкынасыз, шуңа күрә җыелышны ныгытыр өчен, аларны күп итеп алырга омтылыгыз.+ 13  Шуңа күрә башка телдә сөйләүче үзенең әйткәннәрен тәрҗемә итә алыр өчен дога кылсын.+ 14  Чөнки мин берәр телдә дога кылам икән, моны миңа бүләк ителгән рух башкара, әмма акылым әйткәннәрне аңламый. 15  Алайса, нәрсә эшләргә соң? Миңа бүләк ителгән рух белән дә, акылым белән аңлап та дога кылырмын. Миңа бүләк ителгән рух белән дә, акылым белән аңлап та мәдхия җырлармын. 16  Югыйсә син бүләк ителгән рух белән Аллаһыны мактаганда, гади кеше, әйткәннәреңне аңламаса, рәхмәт белдерүеңә ничек «амин» әйтер? 17  Һичшиксез, рәхмәт белдерүләрең бик әйбәт, әмма башканы бу ныгытмый. 18  Мин сезнең барыгызга караганда күбрәк телләрдә сөйләшә алам һәм моның өчен Аллаһыга рәхмәт укыйм. 19  Әмма җыелышта башка телдә ун мең сүз әйткәнче, башкаларны телдән өйрәтү өчен, аңлаешлы телдә биш сүз әйтер идем.+ 20  Кардәшләр, сабыйларча фикер йөртмәгез,+ яманлыкта сабый булыгыз.+ Фикер йөртүегез җитлеккән кешенекедәй булсын.+ 21  Канунда болай дип язылган: «„Бу халыкка чит һәм таныш булмаган кешеләрнең телләрендә сөйләрмен, әмма шунда да алар миңа колак салмаслар“,— ди Йәһвә».*+ 22  Шулай итеп, телләр — иман итүчеләр өчен түгел, ә иман итмәүчеләр өчен галәмәт,+ ләкин пәйгамбәрлек иман итмәүчеләр өчен түгел, ә иман итүчеләр өчен. 23  Шуңа күрә бөтен җыелыш бергә җыелгач, һәр кеше башка телдә сөйли башласа һәм шунда гади кешеләр яки иман итмәүчеләр керсәләр, алар сез тилергәнсез димәсләрме? 24  Әмма сез бөтенегез пәйгамбәрлек иткәндә, иман итмәүче яки гади кеше керсә, ул үзенең фаш ителгәнен, тикшереп бәяләнгәнен сизәр, 25  һәм аңа үзенең йөрәк серләре ачык билгеле булачак. Шунда ул йөзтүбән капланыр һәм: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән»+,— диеп, Аллаһыга сәҗдә кылыр. 26  Алайса, нәрсә эшләргә соң, кардәшләр? Сез бергә җыелганда, берегезнең мәдхиясе, икенчесенең өйрәтү сәләте, башкасының ачылышы, башка берәүнең чит телдә сөйләшү сәләте, бүтәннең аңлата белү сәләте бар.+ Барысы да ныгыту өчен булсын. 27  Кайберәүләр башка телдә сөйли икән, алар икәү яки күп дигәндә өчәү булсын, әмма чиратлашып сөйләсеннәр, һәм берәрсе тәрҗемә итсен.+ 28  Ә тәрҗемә итүче булмаса, ул чакта җыелышта дәшмәсеннәр, үзләренә һәм Аллаһыга сөйләсеннәр. 29  Пәйгамбәрләр+ исә икесе яки өчесе сөйләсен, ә башкалар әйтелгәннәрнең мәгънәсенә төшенсен. 30  Ә анда утыручыларның берәрсенә ачылыш бирелсә, сөйләп торучы дәшмичә торсын. 31  Һәркем өйрәнсен өчен һәм һәркемнең рухы күтәрелсен өчен,+ барыгыз да бер-бер артлы пәйгамбәрлек итә аласыз. 32  Пәйгамбәрләр үзләренә бирелгән рухи бүләкләренә хуҗа булсыннар. 33  Аллаһы — ул тәртипсезлек Аллаһысы түгел, ә тынычлык Аллаһысы бит.+ Изгеләрнең барлык җыелышларындагы гадәт буенча, 34  хатын-кызлар җыелышларда дәшмәсеннәр, чөнки аларга сөйләргә рөхсәт ителми.+ Алар, Канунда да әйтелгәнчә, буйсынучан булсыннар.+ 35  Ә инде хатын берәр нәрсәне аңламаса, өендә иреннән сорасын, чөнки хатын-кызга җыелышта сөйләү оят. 36  Әллә Аллаһы сүзенә сез башлангыч бирдегезме? Әллә ул сезгә генә бирелгәнме? 37  Кеше үзен пәйгамбәр яки үзенә рухи бүләк бирелгән дип санаса шуны танысын: мин сезгә язганнар — Хуҗабызның* әмере. 38  Ә инде берәрсе моны танымаса, шул килеш яшәсен дә.* 39  Шулай итеп, кардәшләрем, пәйгамбәрлек итәргә омтылыгыз,+ ләкин телләрдә сөйләүне дә тыймагыз.+ 40  Тик барысы килешле һәм тәртипле үтсен.+

Искәрмәләр

Яки «Раббының», гр. Ки́риос.
Я, бәлки, «моны танымаса, ул танымас та».