Беренче көринтлеләргә 15:1—58

  • Мәсихнең терелтелүе (1—11)

  • Терелтү — иман өчен нигез (12—19)

  • Мәсихнең терелтелүе — көчле дәлил (20—34)

  • Физик тән, рухи тән (35—49)

  • Үлемсезлек һәм череми тору (50—57)

  • Раббы хакына күп эшләр башкарыгыз (58)

15  Кардәшләр, сезгә игълан иткән яхшы хәбәрне исегезгә төшерәм.+ Сез дә аны кабул иттегез һәм аның буенча яшисез.  Мин сезгә игълан иткән яхшы хәбәргә нык тотынып торсагыз, котылырсыз. Югыйсә иман итүегез юкка гына булыр.  Үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәләрне сезгә дә тапшырдым: Мәсих, Язмаларда әйтелгәнчә, безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән,+  җирләнгән булган+ һәм, Язмаларда әйтелгәнчә,+ өченче көнне+ үледән терелеп торган.+  Ул Кифаска,*+ соңрак 12 рәсүлгә күренгән.+  Шуннан соң берьюлы 500 дән артык кардәшкә күренгән.+ Аларның күбесе әле дә исән-сау, ә кайберләре үлем йокысына талган.  Шуннан соң ул Ягъкубка,+ соңрак барлык рәсүлләргә күренгән.+  Ә инде миңа, җитлекми туган балага сыман, иң ахырда күренде.+  Мин бит рәсүлләрнең иң кечесе, һәм Аллаһы җыелышын эзәрлекләгәнгә,+ рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен. 10  Ләкин мин кем булсам, Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә шул булдым. Аның миңа күрсәткән юмарт игелеге юкка гына булмады, чөнки мин башка рәсүлләргә караганда күбрәк хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, ә минем белән булган Аллаһының юмарт игелеге хезмәт итте. 11  Моның турында мин дә, алар да вәгазьли, һәм шулай итеп сез иман итә башладыгыз. 12  Әгәр Мәсих үледән терелгән дип вәгазьлиләр икән,+ ни өчен кайберләрегез, үледән терелү юк, дип әйтә? 13  Үледән терелү юк икән, ул чакта Мәсих тә үледән терелмәгән. 14  Ә Мәсих терелмәгән икән, вәгазебез дә, иман итүебез дә юкка гына булып чыга. 15  Өстәвенә, үлеләр чыннан да терелми икән, Аллаһы Мәсихне дә үледән терелтмәгән. Димәк, без, ул Мәсихне терелтте,+ диеп, Аллаһы хакында ялган шаһитлек бирүчеләр булып чыгабыз.+ 16  Чөнки үлеләр терелми икән, Мәсих тә үледән терелмәгән. 17  Ә Мәсих терелмәгән икән, ул чакта иман итүегез файдасыз, сез әле дә үз гөнаһларыгызда каласыз,+ 18  һәм Мәсихнең үлем йокысына талган шәкертләре бөтенләйгә юкка чыккан булып чыга.+ 19  Мәсихкә бу тормышта гына өмет баглыйбыз икән, без башкалар белән чагыштырганда иң кызганыч хәлдә. 20  Әмма Мәсих үледән терелеп торган, ул — үлем йокысына талганнарның беренче җимеше.+ 21  Чөнки, үлем бер кеше аша килгән кебек,+ үледән терелеп тору да бер кеше аша киләчәк.+ 22  Адәм аркасында һәркем үлгән кебек,+ Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк.+ 23  Ләкин һәркем үз чираты белән: беренче җимеш — Мәсих,+ ә аннан соң аның килү чорында аныкылар тереләчәк.+ 24  Шуннан соң, ахырда, ул, һәр хөкүмәтне, һәр хакимиятне, һәр кодрәтне юкка чыгаргач,+ Патшалыкны Атасына — Аллаһыга тапшырачак. 25  Ул бит, Аллаһы барлык дошманнарны аягы астына салганчы, патша булып идарә итәргә тиеш.+ 26  Шунда соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак.+ 27  Чөнки Аллаһы «аның аяк астына һәр нәрсәне салып буйсындырды».+ Ләкин ул «һәр нәрсәне салып буйсындырды» дигәндә,+ шунысы аңлашыла: һәр нәрсәне Мәсихкә Буйсындыручы гына аңа буйсындырылмады.+ 28  Ә Угыл, үзенә һәр нәрсә буйсындырылгач, үзе дә һәрнәрсәне аңа Буйсындыручыга буйсына башлаячак,+ шулай итеп Аллаһы барысы өчен бар нәрсә булачак.+ 29  Юкса үле булыр өчен суга чумдырылу үтүчеләргә нәрсә эшләргә?+ Үлеләр бөтенләй терелеп тормый икән, ник аларга андый булыр өчен суга чумдырылу үтәргә? 30  Ник без дә һәрвакыт куркыныч астында торабыз?+ 31  Мин һәр көн үлем белән йөзгә-йөз очрашып торам, һәм бу, кардәшләр, Хуҗабыз Мәсих Гайсәнең шәкертләре, сез минем куанычым булган кебек дөрес. 32  Башкалар көрәшкән кебек,* Эфестә ерткычлар белән көрәшүемнән+ миңа ни файда? Үлеләр терелтелми икән, «әйдәгез, ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез».+ 33  Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне* боза.+ 34  Тәкъва булганны кылып, аңга килегез һәм гөнаһ кылып йөрмәгез, чөнки кайберләрегез Аллаһыны белми. Моны сезгә оят булсын өчен әйтәм. 35  Берәрсе: «Үлеләр ничек терелеп торыр? Үледән терелгәндә аларның тәне нинди булыр?»+ — дип сорар. 36  И акылсыз! Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк. 37  Син инде үсеп җиткәнне түгел, ә орлыкны гына — бодай яки нинди дә булса башка орлыкны чәчәсең. 38  Әмма Аллаһы аңа үз теләге буенча тән бирә, һәр орлыкка үз тәнен бирә. 39  Тәннәр бер-берсеннән аерылып тора: кешеләрнең тәне — бер төрле, малныкы — икенче төрле, кошларның — башка төрле, балыкларның да тәне башка. 40  Күктәге тәннәр дә,+ җирдәге тәннәр дә бар,+ әмма күктәге тәннәрнең даны — бер төрле, җирдәге тәннәрнең — икенче төрле. 41  Кояшның даны — бер төрле, айның даны — икенче төрле,+ йолдызларның даны — башка төрле. Йолдыз да бит даны белән башка йолдыздан аерылып тора. 42  Үлеләрнең терелеп торуы да шулай булачак. Тән чери торган булып күмелә һәм череми торган булып терелә.+ 43  Хурлыкта күмелә, данлы булып терелеп тора.+ Көчсезлектә күмелә, көчле булып терелеп тора.+ 44  Кеше тәне булып күмелә, рухи тән булып терелеп тора. Кеше тәне бар икән, рухи тән дә бар. 45  Шулай дип язылган да: «Беренче кеше Адәм тере җан булып китте».+ Соңгы Адәм тормыш бирүче рух булды.+ 46  Әмма рухи булганы беренче түгел. Кеше тәнлесе — беренче, ә аннан соң гына рухи булганы. 47  Беренче кеше — җирдән, ул туфрактан яратылган.+ Икенче кеше — күктән.+ 48  Туфрактан яратылганы нинди булса, туфрактан яратылганнар да шундый. Күктәгесе нинди булса, күктәгеләр дә шундый.+ 49  Без туфрактан яратылганына охшаш булган кебек,+ күктәгесенә дә охшаш булачакбыз.+ 50  Әмма, кардәшләр, шуны да әйтим: тән һәм кан Аллаһы Патшалыгын мирас итеп ала алмый, һәм чери торганы да череми торганны мирас итеп алмый. 51  Сезгә бер изге сер әйтәм: без үлем йокысына талачакбыз, әмма барыбыз да түгел, шулай да барыбыз да үзгәрәчәк.+ 52  Бу бер мизгелдә, күз ачып йомганчы, быргының соңгы тавышы яңгыраганда булачак. Быргының тавышы яңгырагач,+ үлеләр череми торган булып терелеп торачак, һәм без үзгәрәчәкбез. 53  Чөнки чери торганы череми торган булып+ һәм үлемлесе үлемсез булып үзгәрергә тиеш.+ 54  Ә чери торганы череми торган булып һәм үлемлесе үлемсез булып үзгәргәч, язылган мондый сүзләр чынга ашачак: «Үлем мәңгегә йотылды».+ 55  «Үлем, җиңүең кая? Үлем, чаккычың кая?»+ 56  Үлем тудыручы чаккыч — гөнаһ,+ ә гөнаһның көче — Канун.*+ 57  Ләкин безгә Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша җиңү бирүче Аллаһыга рәхмәт яусын!+ 58  Шуңа күрә, кадерле кардәшләрем, нык,+ какшамас булыгыз. Раббыга* хезмәт иткәндә башкарган эшләрегез күп булсын,+ һәм, аларның юкка гына түгел икәнен белеп,+ Раббыга һәрвакыт хезмәт итегез.

Искәрмәләр

Аны Петер дип тә атаганнар.
Я, бәлки, «Кеше карашыннан».
Яки «әхлакны».
Яки «Канун гөнаһка көч бирә».
Яки «Хуҗага», гр. Ки́риос.