Беренче көринтлеләргә 3:1—23

  • Көринтлеләр дөньяга хас карашлы булып кала (1—4)

  • Аллаһы үстерә (5—9)

    • «Без бит — Аллаһының хезмәттәшләре» (9)

  • Утка чыдам материаллардан төзү (10—15)

  • Сез — Аллаһының гыйбадәтханәсе (16, 17)

  • «Дөнья зирәклеге — Аллаһы каршында акылсызлык» (18—23)

3  Кардәшләр, мин сезнең белән рухи кешеләр+ белән сөйләшкәндәй сөйләшә алмадым, ә бу дөньяга хас карашлы кешеләр белән, Мәсих юлындагы сабыйлар+ белән сөйләшкәндәй сөйләштем.  Мин сезгә каты ризык түгел, ә сөт бирдем, чөнки сез каты ризык ашарлык хәлдә түгел идегез. Дөресен генә әйткәндә, сез хәзер дә аны ашарлык хәлдә түгел,+  чөнки әле дә бу дөньяга хас карашлы кешеләр+ булып каласыз. Көнләшеп, тарткалашып яшисез икән, ул чакта сез бу дөньяга хас карашлы кешеләр+ түгелме һәм бу дөнья кешеләре кебек эш итмисезме?  Чөнки берегез: «Мин — Паулныкы», ә икенчегез: «Мин — Аполлосныкы»+ дигәндә, сез бу дөнья кешеләре кебек эш итәсез түгелме?  Кем соң Аполло́с? Кем соң Пау́л? Алар — Раббы үзләренә тапшырган эшне башкаручы хезмәтчеләр,+ һәм алар аша сез иман итүчеләр булдыгыз.  Мин утырттым,+ Аполлос су сипте,+ әмма үстерүен Аллаһы үстереп торды.  Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә мактауга лаек түгел, үстерүче Аллаһы мактауга лаек.+  Утыртучы белән су сибүче бердәм эш итә,* әмма һәркем әҗерен эшенә карап алачак.+  Без бит — Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез — Аллаһының иген кыры, Аллаһының корылмасы.+ 10  Аллаһы үзенең юмарт игелеген миңа күрсәткәнгә, мин, төзелеш эшләренең оста җитәкчесе буларак, нигез салдым,+ ә башка берәү шуның өстенә төзи. Әмма һәркем үзенең төзү эшен ничек башкарганына игътибар итсен. 11  Чөнки һичкем дә салынган нигездән башка бүтәнен сала алмый, ә ул нигез — Гайсә Мәсих.+ 12  Кем дә булса шул нигез өстенә алтын, көмеш, асылташлар кулланып, ә кем дә булса агач, печән, салам кулланып төзесә, 13  сынау көне килгәч, һәркемнең эше ачык күренәчәк, чөнки ут һәрнәрсәне ачыклаячак,+ һәм ут һәркемнең эшен сынаячак. 14  Әгәр кешенең шул нигезгә салынган эше утта янмаса, ул үз әҗерен алачак. 15  Әгәр эше утта янса, ул зыян күрәчәк, ә үзе котылып калачак. Шулай да ул уттан коткарылган кеше кебек булачак. 16  Сез — Аллаһының гыйбадәтханәсе,+ һәм сездә Аллаһы рухы яши. Әллә сез моны белмисезме?+ 17  Берәрсе Аллаһының гыйбадәтханәсен җимерсә, Аллаһы аны юк итәчәк, чөнки Аллаһы гыйбадәтханәсе изге, һәм шул гыйбадәтханә — сез ул.+ 18  Беркем дә үз-үзен алдамасын: берәрегез бу дөнья төзелешендә* үзен зирәк дип саный икән, чын мәгънәдә зирәк булыр өчен, акылсыз булсын. 19  Чөнки бу дөнья зирәклеге — Аллаһы каршында акылсызлык. Болай дип язылган бит: «Ул зирәкләрне үзләренең хәйләсенә эләктерә».+ 20  Шулай ук: «Йәһвә* акыл ияләренең уйлары буш икәнен белә»+,— диелгән. 21  Шуңа күрә һичкем кеше белән мактанмасын, чөнки барысы — сезнеке. 22  Паулмы, Аполлосмы, Кифасмы,*+ дөньямы, тормышмы, үлемме, хәзергеме яки киләчәктәгеме — барысы да сезнеке. 23  Сез исә — Мәсихнеке,+ ә Мәсих — Аллаһыныкы.

Искәрмәләр

Яки «бер максатка ия».
Аны Петер дип тә атаганнар.