Беренче көринтлеләргә 7:1—40

  • Никахка кергәннәр һәм кермәгәннәр өчен киңәшләр (1—16)

  • Һәркем чакырылганда нинди хәлдә булса, шулай калсын (17—24)

  • Никахка кермәгәннәр һәм тол кешеләр (25—40)

    • Ялгыз булуның уңай яклары (32—35)

    • «Хуҗабыз шәкерте» белән генә никахка керү (39)

7  Ә хәзер сезнең сорауларыгызга җавап бирәм: ир-атның хатын-кызга кагылмавы* яхшырак,  шулай да, фәхешлек* киң таралган булганга, һәр ир-атның үз хатыны+ һәм һәр хатын-кызның үз ире булсын.+  Ир — хатынына, ә хатын иренә карата үз бурычын үтәсен.+  Хатын үз тәненә үзе хуҗа түгел, ә ире хуҗа. Ир дә үз тәненә үзе хуҗа түгел, ә хатыны хуҗа.  Бер-берегезне бу яктан мәхрүм итмәгез. Нибары ике якның ризалыгы белән билгеләнгән вакытка гына, вакытыгызны дога кылуга багышлар өчен, бер-берегездән читләшегез. Аннан соң, Шайтан тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне вәсвәсәли алмасын өчен, тагын бергә булыгыз.  Шулай да бу сүзләр — әмер түгел, ә шулай эшләргә рөхсәт кенә.  Әмма барлык кешеләрнең үзем кебек булуларын телим. Ләкин һәркемнең Аллаһыдан килгән үз бүләге бар:+ берәүнең бүләге бер төрле, икенчесенең башка төрле.  Ә ялгызларга һәм тол хатыннарга шуны әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр.+  Ә инде үз-үзләрен кулда тота алмасалар, өйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар, чөнки җенси дәрт белән янып йөргәнче, өйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак.+ 10  Никахтагыларны үзем үгетлим, хәтта үзем дә түгел, ә Хуҗабыз үгетли: хатын үз ирен калдырып китмәсен.+ 11  Ә инде калдырып китсә, ялгыз торсын я үз ире белән килешсен. Ир дә үз хатынын ташлап китмәсен.+ 12  Башкаларга исә Хуҗабыз түгел, ә мин әйтәм:+ берәр кардәшнең иман итмәүче хатыны булса һәм хатыны аның белән бергә яшәргә риза икән, кардәш аны ташламасын. 13  Шулай ук берәр хатынның иман итмәүче ире булса һәм ире аның белән бергә яшәргә риза икән, хатын аны ташламасын. 14  Чөнки иман итмәүче ир хатыны аша, ә иман итмәүче хатын мәсихче ире аша изге ителә. Югыйсә балаларыгыз нәҗес булыр иде, ә болай изге булалар. 15  Ә инде иман итмәүче ташлап китәргә булса, ташлап китсен. Андый очракларда кардәштән аның белән калу таләп ителми. Аллаһы сезне тыныч тормышка чакырды.+ 16  Хатын, син кайдан беләсең, бәлки, иреңне коткарып калырсың?+ Ир, ә син кайдан беләсең, бәлки, син хатыныңны коткарып калырсың? 17  Шулай да һәркем, Йәһвә* аңа ничек билгеләгән булса, шулай яшәсен һәм аны нәрсәгә чакырган булса, шул чакыру буенча тормыш итсен.+ Бу күрсәтмә буенча бар җыелышлар эш итсен. 18  Кемдер сөннәтле булып чакырылганмы?+ Сөннәтле булып калсын. Кемдер сөннәтсез булып чакырылганмы? Сөннәтсез булып калсын.+ 19  Сөннәтнең дә, сөннәтсез булуның да һич әһәмияте юк.+ Аллаһы әмерләрен үтәү әһәмиятле.+ 20  Һәркем чакырылганда нинди хәлдә булса, шулай калсын.+ 21  Чакырылганда син кол идеңме? Борчылма,+ ләкин ирекле булырга мөмкинлегең булса, аны куллан. 22  Хуҗабызның чакырылганда кол булган һәр шәкерте хәзер иреккә чыгарылган һәм Хуҗаныкы бит.+ Шулай ук чакырылганда ирекле булганы — хәзер Мәсихнең колы. 23  Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз.+ Кешеләрнең коллары булмагыз, җитәр. 24  Кардәшләр, һәркем чакырылганда нинди хәлдә булса, Аллаһы каршында шулай калсын. 25  Никахка кермәгәннәргә* карата Хуҗабыздан әмерем юк, әмма үз фикеремне+ Хуҗабызның шәфкате аркасында тугры буларак әйтәм. 26  Хәзерге авыр заманны исәпкә алып, кешегә, нинди хәлдә булса, шул хәлдә калу яхшырак дип уйлыйм. 27  Хатының булса, аны ташлау турында уйлама.+ Хатынсыз икәнсең, үзеңә хатын эзләмә. 28  Хәер, никахка керсәң дә, гөнаһ кылмассың. Никахка кермәгән* кеше дә никахка керсә, гөнаһ кылмас. Әмма аларның тормышларында* үз авырлыклары булачак. Ә минем сезне алардан саклап каласым килә. 29  Кардәшләр, сезгә шуны да әйтәм: вакыт инде аз калды.+ Моннан ары хатынлылар хатынсыз кебек, 30  елаучылар еламаучылар кебек, шатланучылар шатланмаучылар кебек, сатып алучылар сатып алганнарына хуҗа булмаган кебек, 31  бу дөньядан файдаланучылар аңардан өлешчә генә файдаланучылар кебек булсыннар. Бу дөньяның сәхнәсе үзгәрә бара бит. 32  Ә мин сезнең мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Өйләнмәгән кеше Хуҗабызга хезмәт итү белән бәйле нәрсәләр турында борчылып, аның хуплавына ничек ирешергә дип яши. 33  Ә өйләнгән кеше, бу дөнья белән бәйле нәрсәләр турында борчылып,+ хатынының хуплавына ничек ирешергә дип 34  һәм шулай итеп икегә бүленеп яши. Кияүгә чыкмаган хатын-кыз һәм гыйффәтле кыз, тәне һәм рухы белән изге булыр өчен, Хуҗабызга хезмәт итү белән бәйле нәрсәләр турында борчылып яши.+ Ә кияүгә чыккан хатын, бу дөнья белән бәйле нәрсәләр турында борчылып, иренең хуплавына ничек ирешергә дип яши. 35  Мин моны сезне чикләр өчен түгел, ә үзегезне килешле итеп тотарга, Хуҗабызга өзлексез, бирелеп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә хезмәт итәргә дәртләндерер өчен, сезнең файдага сөйлим. 36  Никахка кермәгән кеше үз җенси теләкләренә хуҗа була алмаганын сизсә һәм бик яшь булмаса, ул чакта, теләсә, никахка керсен. Гөнаһ булмас. Андыйлар никахка керсеннәр.+ 37  Ләкин берәрсе, үзенә никахка керергә кирәк түгел дип санап һәм үз ихтыярына хуҗа булып, күңеленнән никахка кермәскә булса һәм шул карарында нык торса, ул яхшы эшли.+ 38  Шунлыктан никахка керүче яхшы эшли, ә никахка кермәүче яхшырак эшли.+ 39  Ире исән чакта хатын аңа бәйле.+ Ә ире үлем йокысына талса, хатын кемгә теләсә, шуңа кияүгә чыгарга ирекле, әмма ул Хуҗабыз* шәкерте булырга тиеш.+ 40  Ләкин, минемчә, кабат кияүгә чыкмаса, ул бәхетлерәк. Мин үземдә дә Аллаһы рухы бар дип саныйм.

Искәрмәләр

Ягъни җенси мөнәсәбәтләргә кермәве.
Порне́йа дигән гр. сүзенең күплек формасы. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «Гыйффәтлеләргә».
Сүзгә-сүз «тәннәрендә».
25 нче шигырьдәге искәрмәне к.
Яки «Раббы», гр. Ки́риос.