Беренче көринтлеләргә 8:1—13

  • Потларга багышланган ризык (1—13)

    • Безнең бер генә Аллаһыбыз бар (5, 6)

8  Ә потларга багышланган ризыкка килгәндә,+ әлбәттә, барыбызның да моның турында белемебез бар.+ Белем масаючан итә, ә мәхәббәт ныгыта.+  Берәү нәрсәдер беләм дип уйласа да, ул аны әле тиешенчә белми.  Ә кеше Аллаһыны яратса, ул аны белә.  Потларга багышланган ризыкны ашауга килгәндә исә, без шуны беләбез: пот бу дөньяда буш нәрсә,+ һәм бер генә хак Аллаһы бар.+  Җир йөзендә яки күктә илаһ дип аталучылар булса да (чыннан да, күп «илаһлар» һәм күп «хуҗалар» бар),+  безнең бер генә Аллаһыбыз,+ күктәге Атабыз бар.+ Бөтен нәрсә — аңардан, ә без аның өчен яшибез.+ Бер Хуҗа — Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә аның аркылы булдырылды,+ һәм без аның аша яшибез.  Әмма кайберәүләрдә андый белем юк.+ Элек потларга табынган кайбер кешеләр ризыкны потка корбан ителгән нәрсә кебек ашый,+ һәм аларның вөҗданнары, өйрәтелмәгән булганга күрә, нәҗесләнә.+  Шулай да ризык безне Аллаһыга якынрак итми.+ Ашамасак та, һичнәрсә югалтмыйбыз, ашасак та, һичнәрсә казанмыйбыз.+  Әмма сак булыгыз: сезнең сайларга хакыгыз көчсезләргә киртә булмасын.+ 10  Чөнки көчсез булган берәү сине, белемлене, потханәдә табын янында утыруыңны күрсә, вөҗданы аны потларга багышланган ризыкны ашарга этәрмәсме? 11  Әйе, синең белемең көчсезне һәлак итә. Ә Мәсих шул кардәшең хакына да үлгән бит.+ 12  Димәк, кардәшләрегезгә каршы андый гөнаһ эшләп һәм аларның зәгыйфь вөҗданнарын яралап,+ сез Мәсихкә каршы гөнаһ кыласыз. 13  Шуңа күрә, ашаган ризыгым кардәшемә киртә булса, аңа киртә булмас өчен, һичкайчан ит ашамам.+

Искәрмәләр