1 Патшалар 7:1—51

  • Сөләйманның сарае комплексы (1—12)

  • Сәләтле Хирам Сөләйманга булыша (13—47)

    • Ике бакыр багана (15—22)

    • «Бакыр диңгез» (23—26)

    • Ун арба һәм бакыр чаннар (27—39)

  • Алтын нәрсәләр әзер (48—51)

7  Үз сараен+ исә Сөләйман 13 ел эчендә төзеп бетерде.+  Ул «Лива́н урманы» дип аталган йорт+ төзеде. Аның озынлыгы 100 терсәк,* киңлеге 50 терсәк, ә биеклеге 30 терсәк иде. Бу йорт дүрт рәт эрбет баганалар өстендә тора иде. Баганалар өстенә эрбет өрлекләр+ салынган иде.  Баганалар һәм салынган борыслар өстенә корылган йорт үзе исә эрбет такталар белән тышланган иде. Аларның* саны 45 иде — һәр рәттә унбишәр.  Тәрәзәләр өч рәт итеп тезелгән иде һәм бер-берсенә кара-каршы тора иде.  Бөтен керү урыннары белән ишек яңакларының, шулай ук өч каттагы бер-берсенә кара-каршы торган тәрәзәләрнең тышкы якларының — һәммәсенең дә кысалары дүртпочмаклы иде.  Ул тагын 50 терсәк озынлыктагы һәм 30 терсәк киңлектәге колонналы зал төзеде. Залның түшәме алгарак чыгып тора иде, һәм бу өлешнең дә колонналары бар иде.  Ул шулай ук хөкем итү өчен «Тәхет+ залы» дип аталган хөкем итү+ залы төзеде. Идәннән алып түшәм өрлекләренә кадәр аны эрбет агачы белән капладылар.  Үзе яшәячәк сарай исә бүтән ишегалдында+ — Зал* артында урнашкан иде, ул да шул рәвешчә төзелгән иде. Сөләйман шулай ук үзенә хатынлыкка алган фиргавен кызы өчен бу Залга охшашлы тагын бер йорт төзеде.+  Боларның барысы — нигездән алып кәрнизгә һәм тышкы яктан алып зур ишегалдына+ кадәр — зурлыгына карап юнылган, эчке һәм тышкы яктан пычкы белән киселгән кыйбатлы ташлардан+ ясалган иде. 10  Нигезгә бик зур кыйбатлы ташлар салынган иде. Кайбер ташларның зурлыгы 10 терсәк, ә башка ташларның зурлыгы 8 терсәк иде. 11  Өстенә зурлыгына карап юнылган кыйбатлы ташлар, шулай ук эрбет агачы салынган иде. 12  Зур ишегалды тирәли стена төзеделәр. Ул да, Йәһвә йорты белән өйалдысының+ эчке ишегалды+ тирәли төзелгән стена кебек, юнылган өч рәт таштан һәм бер рәт эрбет борыслардан ясалган иде. 13  Сөләйман патша Тирдан Хирамны+ чакыртып китерде. 14  Ул Нәфтәли́ кабиләсеннән булган бер тол хатынның улы иде, ә әтисе Тир кешесе, бакырчы иде. Хирамның бакырдан*+ төрле әйберләр ясау өчен зур осталыгы да, тирән акылы да,+ зур тәҗрибәсе дә бар иде. Ул, килеп, Сөләйман патша кушкан бөтен эшне башкарды. 15  Ул бакырдан коеп ике багана ясады,+ һәрберсенең биеклеге 18 терсәк иде, ә әйләнә озынлыгы, үлчәү бавы белән үлчәгәндә, 12 терсәк иде.+ 16  Шул баганалар башына беркетү өчен ул бакырдан коеп ике капитель* ясады. Бер капительнең биеклеге 5 терсәк, икенчесенең дә биеклеге 5 терсәк иде. 17  Һәр багана башындагы капительләр үрмә чылбырлардан ясалган элмәкле бакыр челтәрләр белән бизәлгән иде.+ Бер капительдәге челтәр җиде өлештән тора иде, икенчесе дә җиде өлештән тора иде. 18  Багана башындагы капительләрне бизәү өчен ул шулай ук челтәр тирәли ике рәт анарлар ясады. Капительләрнең икесе өчен дә ул шулай эшләде. 19  Гыйбадәтханә өйалдысы янындагы баганаларның капительләре дүрт терсәк биеклектәге лалә чәчәгенә охшатып ясалган иде. 20  Капительләр ике багана башында тора иде. Капительләрнең корсаклы өлеше челтәр белән уралган иде. Һәрбер капитель тирәли икешәр рәт итеп 200 анар эленгән иде.+ 21  Баганаларны ул гыйбадәтханә* өйалдысы алдына урнаштырды.+ Берсен ул, аның уң ягына* куеп, Яхи́н* дип атады; икенчесен, сул ягына* куеп, Бога́з* дип атады.+ 22  Багана башлары лалә чәчәгенә охшатып ясалды. Шулай итеп, баганалар белән бәйле эшләр тәмамланды. 23  Аннары ул коеп «бакыр диңгез» дип аталган зур чан ясады.+ Ул түгәрәк иде. Бер кырыеннан икенче кырыена кадәр 10 терсәк, биеклеге 5 терсәк, ә әйләнә озынлыгы, үлчәү бавы белән үлчәгәндә, 30 терсәк иде.+ 24  Бөтен чан әйләнәсендә, кырыеннан астарак, кабаклар сурәтләре+ бар иде, һәр терсәккә унар кабак туры килә иде. Кабаклар, ике рәт булып, «бакыр диңгез» белән бербөтен итеп коеп ясалган иде. 25  Чан 12 үгез+ өстенә куелган иде. Үгезләрнең өчесе — төньякка, өчесе — көнбатышка, өчесе — көньякка һәм өчесе көнчыгышка таба карый иде. «Бакыр диңгез» алар өстенә урнаштырылган иде, һәм үгезләр чанның үзәгенә артлары белән тора иде. 26  Аның калынлыгы кул яссуы* кадәр иде, ә кырые касә кырые кебек итеп, лалә чәчәгенә охшатып ясалган иде. Анда 2 000 бат* су бар иде. 27  Шуннан соң ул бакырдан 10 арба*+ ясады. Һәр арбаның озынлыгы 4 терсәк, киңлеге 4 терсәк һәм биеклеге 3 терсәк иде. 28  Арбаларның төзелеше мондый иде: аларның бөтен яклары бакыр такталардан ясалган иде, һәм алар кысалар эчендә иде. 29  Кысалар эчендәге шул бакыр такталарда арысланнар,+ үгезләр һәм керубимнәр+ сурәтләре иде. Кысаларда да шундый ук нәрсәләр ясалган иде. Арысланнар һәм үгезләр сурәтләре өстендә дә, астында да кабарынкы гирляндалар бар иде. 30  Һәр арбаның дүрт бакыр тәгәрмәче һәм бакыр күчәрләре бар иде. Дүрт почмагында да аларның дүрт терәге бар иде. Чан астында гирляндалар белән бергә коеп ясалган терәкләр бар иде. 31  Чанның авызы түгәрәк иде һәм бер терсәккә күтәрелеп тора иде; аның өстендә таҗ иде. Чан куйгычның гомуми биеклеге терсәк ярым тәшкил итә иде. Таҗга уеп төрле сурәтләр ясалган иде. Ян такталары түгәрәк түгел, ә дүртпочмаклы иде. 32  Дүрт тәгәрмәч бакыр такталардан түбәнрәк урнашкан иде һәм тәгәрмәчләрнең беркеткечләре арбага тоташкан иде. Һәр тәгәрмәчнең биеклеге терсәк ярым иде. 33  Тәгәрмәчләр сугыш арбасы тәгәрмәчләре кебек эшләнгән иде. Тәгәрмәчләрнең беркеткечләре, тугымнары, тырнаклары һәм бүкәннәре — һәммәсе дә коеп ясалган иде. 34  Һәр арбаның дүрт почмагында дүрт терәге бар иде. Бу терәкләр арба белән бербөтен итеп коеп ясалган иде.* 35  Арбаның өске өлешендә ярты терсәк биеклектә таҗ бар иде. Арба өстендәге кысалар һәм бакыр такталар арба белән бербөтен итеп коеп ясалган иде.* 36  Кысаларга һәм бакыр такталарга ул шулай ук урыны булган җиргә уеп һәрьяклап керубимнәр, арысланнар һәм финик пальмалары сурәтләре белән гирляндалар ясады.+ 37  Ун арбаны+ менә шулай эшләделәр. Аларның һәммәсе зурлыгы белән дә, формасы белән дә бер-берсенә охшаш итеп коеп ясалган иде.+ 38  Шуннан соң ул бакырдан 10 чан+ ясады. Һәрберсенең сыйдырышлыгы 40 бат* иде. Һәр чанның зурлыгы* 4 терсәк иде. Ун арбаның һәрберсе өчен берәр чан ясалды. 39  Биш арбаны ул йортның уң ягына, ә калган биш арбаны йортның сул ягына куйды. «Бакыр диңгезне» ул йортның уң ягына, көньяк-көнчыгыш ягына куйды.+ 40  Хирам+ шулай ук чаннар, соскылар+ һәм табаклар+ ясады. Шулай итеп, Хирам Сөләйман патша өчен Йәһвә йортында башкарылырга тиешле бар эшләрне тәмамлады. Ул менә нәрсәләр ясады:+ 41  ике багана;+ шул баганаларның башындагы касәсыман капительләр; баганалар башындагы касәсыман ике капительне матурлап торган ике челтәр;+ 42  ике багана башындагы касәсыман ике капительне матурлап, бизәп торган ике челтәр өчен — 400 анар,+ һәрбер челтәргә ике рәт анар; 43  10 арба+ һәм алар өчен 10 чан;+ 44  «бакыр диңгез»+ һәм аның астына 12 үгез; 45  көл савытлары, соскылар, табаклар һәм Хирам Сөләйман патша хакына Йәһвә йорты өчен бакырдан эшләгән һәм шомартып ялтыраткан бүтән кирәк-яраклар. 46  Патша боларны Үрдү́н үзәнлегендә, Сохкә́т белән Сарета́н арасында балчык калыпларда коеп ясады. 47  Сөләйман бу кирәк-яракларны үлчәп тормады, чөнки аларның саны бик күп иде. Күпме бакыр киткәнлеге билгеле түгел иде.+ 48  Сөләйман Йәһвә йорты өчен мондый нәрсәләр ясады: алтын мәзбәх,+ багышланган икмәкләр өчен алтын өстәл;+ 49  иң түр бүлмә алдында саф алтыннан шәмдәлләр+ — уң яктан бишәү һәм сул яктан бишәү; алтын чәчәкләр;+ шәмдәлләрнең яктырткычлары; кыскычлар;+ 50  саф алтыннан тазлар, филтә кискечләре,+ табаклар, касәләр+ һәм ут савытлары;+ иң түр бүлмәнең, ягъни Иң изге урынның, ишекләре+ һәм гыйбадәтханә йорты ишекләре+ өчен алтын нигезләр ясады. 51  Шулай итеп, Сөләйман патша Йәһвә йорты белән бәйле бөтен эшләрне тәмамлады. Аннары Сөләйман, әтисе Давыт Аллаһыга багышлаган әйберләрне+ — көмеш, алтын һәм бүтән әйберләрне Йәһвә йорты хәзинәләренә алып килде.+

Искәрмәләр

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Бу я баганаларга, я бүлмәләргә, я өрлекләргә карарга мөмкин.
Сүзгә-сүз «залның йорты», күрәсең, «Тәхет залы».
Яки «бронзадан», монда һәм бу бүлекнең бүтән урыннарында.
Ягъни багананың бизәлгән өске өлеше.
Монда Изге урын турында сүз бара.
Бәлки, мәгъ. «көч-куәте белән».
Яки «төньяк ягына», ягъни көнчыгышка караганда сул ягына.
Мәгъ. «Ул [ягъни Йәһвә] нык урнаштырсын».
Яки «көньяк ягына», ягъни көнчыгышка караганда уң ягына.
Бер бат — 22 л. Ә14 кушымт. к.
Як. 7,4 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «су арбасы».
Яки «бербөтен иде».
Яки «бербөтен иде».
Яки «диаметры».
Як. 880 л.