Беренче Петер 1:1—25

  • Сәламләү сүзләре (1, 2)

  • Мәсих тере өмет өчен яңадан тудырды (3—12)

  • Тыңлаучан балалар сыман изге булыгыз (13—25)

1  Бу хатны мин, Гайсә Мәсихнең рәсүле Пете́р,+ Понтта, Гәлә́тиядә, Кападо́киядә,+ А́сиядә һәм Битиниядә таралып вакытлыча яшәүчеләргә, сайланганнарга язам.  Сезне күктәге Атабыз Аллаһы үзенең алдан исәпләп куйган нияте буенча сайлады+ һәм, сезне изге итәр өчен, сезгә үзенең изге рухын бирде.+ Ул моны сез аңа тыңлаучан булсын өчен эшләде һәм сезне Гайсә Мәсих каны ярдәмендә сафландырды.+ Сезгә юмарт игелек һәм иминлек тагы да мулрак бирелсен.  Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасы макталсын. Ул үзенең бөек шәфкатен күрсәтеп, Гайсә Мәсихнең үледән терелүе аша+ безне яңадан тудырды,+ шулай итеп безгә тере өмет,+  череми торган, нәҗесләнмәгән һәм шиңми торган мирас бирде.+ Ул сезнең өчен күкләрдә саклана.+  Сезнең иманыгыз булганга, Аллаһы сезне коткарыр өчен үз кодрәте белән саклый. Бу коткару ахыргы вакытта биреләчәк.*  Шуңа күрә, сезгә кыска вакыт төрле сынаулардан интегергә туры килсә дә, сез бик куанасыз.+  Шул сынаулар сезнең сыналган иманыгыз,+ Гайсә Мәсихнең килгәнлеге ачык күренеп торганда, сезгә мактау, дан һәм хөрмәт китерсен өчен рөхсәт ителә. Андый иман — ут белән сыналган,* шулай да юкка чыга торган алтыннан күпкә кыйммәтлерәк.+  Мәсихне беркайчан да күргәнегез булмаса да, сез аны яратасыз. Аны хәзер дә күрмисез, әмма аңа иман итәсез һәм әйтеп бетергесез, зур куаныч белән шатланасыз,  чөнки иманыгызның максатына — җаныгызның котылуына ирешәсез.+ 10  Сезгә биреләчәк юмарт игелек турында алдан әйткән пәйгамбәрләр шул котылуга кагылышлы тырыш эзләнүләр һәм җентекле тикшерүләр үткәргән.+ 11  Алар үзләрендә булган рухның нинди вакытка һәм шул вакытның нинди үзенчәлекләренә күрсәткәнен өзлексез тикшереп торган. Бу вакыт Мәсих белән бәйле булган.+ Шул рух Мәсихнең газап чигәчәге һәм шуннан соң аның данлыклы булачагы турында алдан шаһитлек иткән.+ 12  Аллаһы аларга шуны ачыклаган: алар үзләренә түгел, ә сезгә хезмәт иткән. Бу пәйгамбәрләр сезгә хәзер игълан ителгәнне хәбәр итеп, үз хезмәтләрен башкарганнар. Ә игълан ителгәнне сезгә күктән иңгән изге рух ярдәмендә яхшы хәбәрне җиткерүчеләр тапшырган.+ Фәрештәләр нәкъ шул нәрсәләрне аңларга бик нык тели дә. 13  Шуңа күрә акылыгызны җигеп, аны авыр эшкә әзерләгез,+ бар нәрсәдә аек фикерле булыгыз,+ өметегезне юмарт игелеккә баглагыз. Бу игелек сезгә Гайсә Мәсихнең килгәнлеге ачык күренеп торганда күрсәтеләчәк. 14  Тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Аллаһыны белгәнчегә кадәр булган нәфесләрегез буенча башка эш итмәгез, 15  әмма, үзегезне чакырган Изге Аллаһының үрнәге буенча, бар эшләрегездә изге булыгыз.+ 16  «Изге булыгыз, чөнки мин изге»+,— дип язылган бит. 17  Һәркемне эшенә карап, тигез хөкем итүче Атадан+ сорыйсыз икән, бу дөньяда вакытлыча яшәгәндә, Аллаһыдан куркып гомер итегез.+ 18  Сез бит шуны беләсез: сез ата-бабаларыгыздан гореф-гадәт буенча күчкән буш тормыш рәвешеннән алтын-көмеш кебек фани нәрсәләр белән түгел, 19  ә кимчелексез һәм тапсыз бәрәннең+ — Мәсихнең+ — кыйммәтле каны+ белән азат ителдегез.*+ 20  Ул дөнья яратылганга кадәр сайланган булган,+ әмма сезнең хакка ахыргы вакытта анык билгеле булды.+ 21  Аның ярдәмендә сез Аллаһыга иман итәсез.+ Аллаһы, сез үзенә иман итсен һәм өмет багласын өчен, Мәсихне үледән терелтеп+ данлыклы иткән.+ 22  Сез хакыйкатькә күндәм булганга, җаннарыгызны пакьләдегез, нәтиҗәдә сез риясыз туганнарча яратуга+ ия булдыгыз, шуңа күрә хәзер бер-берегезгә ихлас күңелдән тирән мәхәббәт күрсәтегез.+ 23  Сез чери торган орлыктан түгел, ә череми торган орлыктан,*+ тере һәм мәңгелек Аллаһының сүзе аша,+ яңадан тудырылдыгыз.+ 24  Чөнки «бөтен кешеләр чирәм шикелле; аларның даны — кыр чәчәге сыман. Чирәм кибә, чәчәге коелып төшә, 25  ә Йәһвә* сүзе мәңге тора».+ Бу «сүз» сезгә яхшы хәбәр итеп игълан ителде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «ачылачак».
Яки «сафландырылган».
Сүзгә-сүз «йолып алындыгыз».
Ягъни үсенте яки җимеш бирергә сәләтле орлыктан.