Беренче Тимутигә 2:1—15

  • Һәртөрле кеше өчен дога кылу (1—7)

    • Бер Аллаһы, бер арадашчы (5)

    • Барысы өчен тиешле йолым (6)

  • Ир-атларга һәм хатын-кызларга күрсәтмәләр (8—15)

    • Тыйнаклык белән киенергә кирәк (9, 10)

2  Шулай итеп, иң элек мондый эшләргә өндим: һәртөрле кеше турында ялварып, аларны яклап һәм алар өчен рәхмәтләрегезне белдереп,  шул исәптән патшалар белән башлыклар турында да, дога кылыгыз.+ Моны без моннан ары да Аллаһыга тулысынча бирелгән булып һәм бар эшләрне җитдилек белән башкарып тыныч-тату гына гомер кичерсен өчен эшләгез.+  Моны Коткаручыбыз Аллаһы+ хуп күрә, һәм бу аны сөендерә.  Ул һәртөрле кешенең котылуын+ һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели.  Аллаһы бер,+ һәм Аллаһы белән кешеләр арасындагы арадашчы+ да бер — Мәсих Гайсә.+ Бу кеше  үзен барысы* өчен тиешле йолым итеп биргән,+ һәм моның турында үз вакытында шаһитлек биреләчәк.  Мин шул шаһитлекне бирер өчен,+ вәгазьче һәм рәсүл итеп,+ башка халыкларны иман белән хакыйкатькә өйрәтер өчен билгеләнгән дә.+ Мин дөресен сөйлим, ялганламыйм.  Шуңа күрә теләгем шул: Аллаһыга тугры ир-атлар һәр җирдә ярсымыйча+ һәм бәхәсләшмичә+ кулларын күтәреп дога кылуларын дәвам итсеннәр.+  Шулай ук хатын-кызлар да чәчләрен төрлечә үреп, алтын һәм энҗеләр белән яки бик кыйммәтле киемнәр киеп түгел, ә үзләрен тыйнаклык, төплелек һәм тиешле* кием белән,+ 10  Аллаһыга бирелеп яшибез диюче хатын-кызларга+ хас булганча — игелекле эшләр белән бизәсеннәр. 11  Хатын-кыз тулысынча күндәм булсын һәм тавыш-тынсыз өйрәнсен.+ 12  Хатын-кызга ир-атны өйрәтергә я аның өстеннән хакимлек итәргә рөхсәт итмим, ул дәшмәсен.*+ 13  Башта бит Адәм, аннан соң гына Хаува яратылган булган.+ 14  Шулай ук Адәм түгел, ә хатын-кыз алданган+ һәм гөнаһ кылган. 15  Әмма хатын-кыз өчен бала табу яклау булачак,+ моның өчен ул иманлы, яратучан, изге, шулай ук төпле булып яшәргә тиеш.+

Искәрмәләр

Яки «һәртөрле кеше».
Яки «әдәпле».
Яки «тавыш-тынсыз булсын».