Беренче Тимутигә 3:1—16

  • Күзәтчеләр өчен таләпләр (1—7)

  • Хезмәттәш ярдәмчеләр өчен таләпләр (8—13)

  • Аллаһыга бирелгәнлекнең изге сере (14—16)

3  Күзәтче булырга омтылучы кеше+ игелекле эшкә омтыла. Бу сүзләр хак.  Шуңа күрә күзәтче тел тидермәслек, бер генә хатынның ире, гадәтләрендә тыйнак, төпле,+ җыйнак, кунакчыл,+ өйрәтергә сәләтле булсын.+  Ул эчкече,+ сугыш чукмары булмасын, ә акыллы,*+ талашмаучан,+ байлык яратмаучан булсын.+  Үз гаиләсе белән яхшы җитәкчелек итсен, балалары буйсынучан, яхшы тәрбияләнгән булсын.+  (Чөнки кеше үз гаиләсе белән җитәкчелек итә белмәсә, Аллаһы җыелышы турында ничек кайгырта алыр?)  Әле генә мәсихче булып киткән кеше булмасын,+ югыйсә масаеп, Иблискә чыгарылган хөкемгә тартылыр.  Өстәвенә, ул хурлыкка һәм Иблис тозагына төшмәсен өчен, җыелыштан булмаган кешеләр аны яхшы яктан белсеннәр.*+  Шулай ук хезмәттәш ярдәмчеләр дә җитди булсыннар. Икейөзле,* күп шәраб эчәргә яратучы, намуссыз табышка хирыс булмасыннар,+  иманның изге серен саф вөҗдан+ белән сакласыннар. 10  Башта аларны шул вазифага яраклы булуларын белер өчен сынап карасыннар, әгәр тел тидермәслек булсалар, алар хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә ала.+ 11  Шулай ук хатын-кызлар да җитди булсыннар, яла ягучы булмасыннар,+ гадәтләрендә тыйнак, бар яктан тугры булсыннар.+ 12  Хезмәттәш ярдәмче бер генә хатынның ире булсын, үз балалары һәм гаиләсе белән яхшы җитәкчелек итсен. 13  Чөнки үз хезмәтләрен яхшы үтәүчеләр яхшы исем казаналар һәм Мәсих Гайсәгә иманнары турында зур кыюлык белән сөйли алалар. 14  Синең янга тиздән килергә өметләнсәм дә, сиңа моның барысы турында, 15  мин тоткарлансам, син, Аллаһы гаиләсенең әгъзасы буларак, үзеңне ничек тотарга тиеш икәнен белсен өчен язам. Аллаһы гаиләсе+ — ул тере Аллаһының җыелышы, хакыйкатьнең терәге һәм нигезе. 16  Әйе, Аллаһыга бирелгәнлекнең изге сере һичшиксез бөек: «Ул тәндә килде,+ рухи зат булгач, тәкъва дип игълан ителде,+ фәрештәләргә күренде,+ аның турында халыкларга вәгазьләнде,+ дөньяда иман белән, күкләрдә дан белән кабул ителде».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «юл бирүчән».
Яки «алдында яхшы репутациягә ия булсын».
Яки «Алдашучы».