Беренче Тимутигә 5:1—25

  • Олы яшьтәгеләргә һәм яшь кешеләргә мөнәсәбәт (1, 2)

  • Тол хатыннарга ярдәм итү (3—16)

    • Кеше үз гаиләсенең ихтыяҗларын кайгыртырга тиеш (8)

  • Тырышып хезмәт итүче өлкәннәргә хөрмәт (17—25)

    • Карын өчен бераз шәраб (23)

5  Олы яшьтәге ир-атны каты тәнкыйтьләмә.+ Киресенчә, әтиеңне үгетләгән кебек үгетлә, яшь ир-атларны абый-энеләреңне кебек,  олы яшьтәге хатын-кызларны әниеңне кебек, яшь хатын-кызларны бар сафлык белән апа-сеңелләреңне кебек үгетлә.  Чын* тол хатыннарга игътибарлы бул.+  Ә инде тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар ата-аналары белән әби-бабаларына тиешлесен кайтарып,+ Аллаһыга бирелгән булуларын башта үз өйләрендә күрсәтергә өйрәнсеннәр,+ чөнки бу Аллаһыны сөендерә.+  Мохтаҗлыкта яшәүче чын тол хатын Аллаһыга өметләнеп яши һәм,+ аңа ялварып, көне-төне дога кыла.+  Ә кәеф-сафага бирелгән тол хатын, яшәсә дә, үле.  Шуңа күрә аларга, тел тидермәслек булсыннар өчен, боларны алга таба да үтәргә куш.  Ә инде кеше үз якыннарының, аеруча үз гаиләсенең ихтыяҗларын кайгыртмый икән, ул иманнан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була.+  Исемлеккә үз иренә тугры булган* 60 яшьтән ким булмаган тол хатынны кертсеннәр. 10  Ул шулай ук игелекле эшләре белән билгеле булсын,+ балалар тәрбияләп үстергән,+ кунакчыл,+ изгеләрнең аякларын юган,+ кайгы-хәсрәт кичерүчеләргә ярдәм иткән+ һәм һәртөрле игелекле эштә тырышып катнашкан хатын булсын. 11  Әмма яшь тол хатыннар исемлеккә кертелмәсен, чөнки алар, җенси теләкләре Мәсихкә хезмәт итәргә комачаулаганда, никахка керергә телиләр. 12  Алар, беренче ниятләрен* ташлаганга, үзләрен хөкемгә дучар итәчәкләр. 13  Җитмәсә, алар, бер өйдән икенчесенә кереп, эшсез йөрергә гадәтләнәләр һәм эшсез йөреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сөйләп, ләчтит саталар һәм кеше эшенә тыкшыналар.+ 14  Шуңа күрә теләгем шул: дошманнарның безнең турында хурлап сөйләргә сәбәпләре булмасын өчен, яшь тол хатыннар кияүгә чыксыннар,+ бала тапсыннар,+ йорт-җирне карасыннар. 15  Чөнки кайберәүләре читкә борылып, Шайтанга ияреп киткән. 16  Иман итүче берәр хатын-кызның гаиләсендә тол туганнары булса, ул аларга ярдәм итсен. Шул чакта җыелыш алар өчен хафаланмас һәм чын* тол хатыннарга булыша алыр.+ 17  Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәргә,+ бигрәк тә Аллаһы сүзен сөйләүдә һәм өйрәтүдә тырышып эшләүчеләргә,+ икеләтә хөрмәт бирелсен.+ 18  Язмада болай диелә бит: «Үгез ашлык сукканда, аңа борынчык кидермә»+ һәм «Эшче үз хезмәт хакына лаек».+ 19  Өлкәнне бер кеше гаепләсә, моны кабул итмә, ә ике яки өч шаһит гаепләсә, кабул ит.+ 20  Гөнаһ кылып йөрүчеләрне,+ калганнарга да сабак булсын өчен, барысы алдында төзәт.+ 21  Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында катгый боерам: бу күрсәтмәләрне үтә һәм, үтәгәндә, кешеләрне аерма, һәркемгә бертигез кара.+ 22  Кулларыңны һичкемнең өстенә дә ашыгып куйма,*+ һәм башкаларның гөнаһларына катнашың булмасын; үзеңне саф тот. 23  Бүтән су гына эчмә, карының өчен һәм еш авырмас өчен, бераз шәраб та эч. 24  Кайберәүләрнең гөнаһлары бөтен кешегә билгеле, һәм алар шунда ук хөкем ителә, ә кайберәүләрнең гөнаһлары соңрак билгеле булачак.+ 25  Игелекле эшләр дә бар кешегә билгеле,+ ә билгеле булмаганнарын яшереп калу мөмкин түгел.+

Искәрмәләр

Яки «Чыннан да ярдәмгә мохтаҗ», ягъни ярдәмчесе булмаган.
Сүзгә-сүз «бер генә ирнең хатыны».
Яки «вәгъдәләрен».
Яки «чыннан да ярдәмгә мохтаҗ», ягъни ярдәмчесе булмаган.
Ягъни кешене ашыгып билгеләмә.