Беренче Тимутигә 6:1—21

  • Коллар үз хуҗаларына хөрмәт күрсәтсен (1, 2)

  • Ялган укытучылар һәм акча ярату (3—10)

  • Аллаһы кешесе өчен күрсәтмәләр (11—16)

  • Игелекле эшләргә бай булу (17—19)

  • «Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла» (20, 21)

6  Аллаһы исеме һәм аның тәгълиматы яманланмасын өчен,+ коллар үз хуҗаларын бар ихтирамга лаеклы дип санасыннар.+  Ә хуҗалары иман итүче булган кешеләр, без кардәшләр дип, хуҗалары белән үзләрен илтифатсыз тотмасыннар. Киресенчә, коллар аларга тагы да теләбрәк хезмәт итсеннәр, тырыш хезмәтләреннән файда алучы — аларның имандашы һәм яраткан кардәше бит. Шуларга өйрәтеп һәм андый үгет-нәсыйхәтләр биреп тор.  Әгәр кем дә булса башка тәгълимат өйрәтә икән, Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең файдалы күрсәтмәләре һәм Аллаһыга хезмәт итүгә кагылышлы тәгълимат+ белән килешми икән,+  ул масаеп киткән, һичнәрсә аңламый.+ Ул сүзләр турында бәхәсләшергә һәм сүз көрәштерергә һәвәс,+ ә бу көнчелек, тартышу, начар шикләр тудыра, яла ягуга* китерә,  бозык акыллы һәм хакыйкатьне инде аңламый торган кешеләр арасында юк-бар нәрсәләр турында бетмәс ызгышлар чыгара.+ Алар, Аллаһыга бирелгәнлек — берәр нәрсә казанырга мөмкинлек, дип уйлый.+  Һичшиксез, булганы белән канәгать булсак, Аллаһыга бирелгәнлек — зур казаныш.+  Без бит бу дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, һичнәрсә алып та китә алмыйбыз.+  Шуңа күрә ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк.+  Ә баерга теләүчеләр тозакка эләгә, вәсвәсәгә+ һәм бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләргә бирелә, ә бу кешеләрне харап итә һәм һәлакәткә китерә.+ 10  Һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату бит. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үзләрен күп газаплар белән яралаганнар.+ 11  Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм Аллаһыга бирелгән, тәкъва булыр өчен бар көчеңне куй, иманга, мәхәббәткә, чыдамлыкка һәм юашлыкка омтыл.+ 12  Иман өчен данлы көрәш алып бар, мәңгелек тормышка нык тотынып тор. Син шул тормышка чакырылдың һәм аның турында күп шаһитләр алдында ачык итеп игълан иттең; моны син искиткеч башкардың. 13  Бар нәрсәгә тормыш бирүче Аллаһы алдында һәм По́нти Пилатка искиткеч шаһитлек биргән Мәсих Гайсә+ алдында сиңа мондый боерык бирәм: 14  Хуҗабыз Гайсә Мәсих ачык күренгәнгә кадәр+ бу әмерне тапсыз калып һәм тел тидермәслек итеп үтә. 15  Ә аның, бәхетле һәм бердәнбер Хакимнең, ачык күренүе билгеләнгән вакытта булачак. Ул патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы,+ 16  ул гына үлемсез,+ якынлашмаслык яктылыкта яшәүче,+ аны бер кеше дә күрмәгән һәм күрә дә алмый.+ Аңа хөрмәт һәм мәңгелек кодрәт булсын! Амин. 17  Бу дөнья төзелешендә* бай яшәүче кешеләргә әйт: масаеп йөрмәсеннәр, ышанычсыз байлыкка түгел,+ ә безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар,+ 18  яхшылык кылсыннар, юмарт һәм игелекле эшләргә бай булсыннар, булганнарын уртаклашырга әзер торсыннар.+ 19  Шулай итеп алар, үзләренә киләчәккә яхшы нигез булырлык хәзинә туплап,+ чын тормышка нык тотынып тора алырлар.+ 20  Тимути́, үзеңә ышанып тапшырылганны сакла.+ Изге булганны нәҗесләүче буш сөйләшүләрдән һәм ялган белемнән баш тарт. Андый «белем» хак нәрсәләргә каршы килгән сөйләшүләргә китерә.+ 21  Кайберәүләр, шул белем белән масаеп, иманнан читләштеләр. Аллаһының юмарт игелеге сезнең белән булсын.

Искәрмәләр

Яки «яман теллелеккә».