Беренче тисалуникәлеләргә 1:1—10

  • Сәламләү сүзләре (1)

  • Паул тисалуникәлеләрнең иманнары өчен Аллаһыга рәхмәтләр укый (2—10)

1  Бу хатны күктәге Атабыз Аллаһы һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсих белән бердәмлектә торучы Тисалу́никәдәге җыелышка Пау́л һәм Силуа́н*+ белән Тимути́+ яза. Юмарт игелек һәм иминлек сезгә.  Сезнең барыгызны догаларыбызда искә алганда, без һәрчак Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз,+  чөнки без сезнең иманнан килүче эшләрегезне, мәхәббәттән чыгып башкарылган хезмәтегезне һәм чыдамлыгыгызны һәрвакыт истә тотабыз. Сез чыдам, чөнки сез күктәге Атабыз Аллаһы алдында Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә өмет+ итеп торасыз.  Аллаһы яраткан кардәшләр, без беләбез: ул сезне сайлаган,  чөнки без, сезгә яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, моны сүз аша гына түгел, ә шулай ук кодрәт, изге рух һәм нык ышаныч белән җиткердек. Безнең сезнең хакка нәрсә башкарганыбызны үзегез дә беләсез.  Шулай итеп, сез күп эзәрлекләүләр кичергәндә,+ Аллаһы сүзен изге рухтан килгән шатлык белән кабул итеп, бездән һәм Хуҗабыздан+ үрнәк ала башладыгыз+  һәм Македо́ния белән Аха́ядагы бар иман итүчеләргә үрнәк булдыгыз.  Сез сөйләгән Йәһвә* сүзе Македо́ния һәм Аха́я белән генә чикләнмәде, Аллаһыга иман итүегез турында һәр җирдә яшәүче кеше ишетте,+ шуңа күрә безгә инде аларга бернәрсә дә сөйлисе юк.  Алар бит үзләре сезнең белән беренче очрашуыбыз һәм сезнең потлардан+ Аллаһыга борылуыгыз турында сөйли. Сез моны тере һәм хак Аллаһының коллары булыр өчен 10  һәм аның Улын күкләрдән+ көтәр өчен эшләдегез. Аллаһы аны, үзенең якынлашып килүче ачуыннан безне коткаручы Гайсәне,+ үледән терелтте.

Искәрмәләр

Аны Силас дип тә атаганнар.