Беренче тисалуникәлеләргә 3:1—13

  • Паул Афинада борчылып көтә (1—5)

  • Тимути юата торган хәбәр китерә (6—10)

  • Тисалуникәлеләр өчен дога (11—13)

3  Шуңа күрә, инде башка түзә алмыйча, без Афи́нада+ үзебез генә калсак яхшырак булыр дип,  Мәсих турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүче Аллаһы хезмәтчесе* һәм кардәшебез Тимутине+ җибәрдек. Без моны иманыгыз көчле булсын дип, сезне ныгытыр өчен һәм юатыр өчен,  берегез дә шул бәлаләр аркасында какшамасын өчен эшләдек. Сез үзегез дә беләсез бит: без андый газаплардан кача алмыйбыз.+  Чөнки сезнең белән бергә булганда да, без бәлаләр кичерергә тиешбез дип, сезгә алдан әйтә идек, һәм, инде белгәнегезчә, бу нәкъ шулай булды да.+  Шуңа күрә мин, инде башка түзә алмыйча, Тимутине сезнең тугрылыгыгыз турында белер өчен һәм Вәсвәсәче+ сезгә берәр ничек вәсвәсә салмаганмы, хезмәтебез юкка гына булмаганмы икәнен күрер өчен җибәрдем.+  Тимути́ әле генә сездән әйләнеп кайтып,+ безгә тугрылыгыгыз һәм мәхәббәтегез турында яхшы хәбәр җиткерде. Ул шулай ук сез һәрвакыт безне яратып искә аласыз һәм сезнең безне өзелеп күрәсегез килә дип сөйләде. Безнең дә сезне бик күрәсебез килә.  Шуңа күрә без мохтаҗлыкта булганда һәм бәлаләр кичергәндә, сез үзегез, кардәшләр, һәм сезнең тугрылыгыгыз һәр андый очракта безне юатып торды.+  Хуҗабыз белән бердәмлектә нык торуыгыз безгә яшәргә көч биреп тора бит.  Сез безгә зур шатлык китерәсез, шуңа күрә без сезнең өчен Аллаһыга рәхмәтләребезне укыйбыз. 10  Сезне күрер өчен һәм иманыгызның зәгыйфь якларын ныгытыр өчен, көне-төне ялварып дога кылабыз.+ 11  Күктәге Атабыз Аллаһы үзе һәм Хуҗабыз Гайсә, без сезнең янга килә алсын өчен, безгә мөмкинлек бирсен. 12  Сезгә карата мәхәббәтебез ташып торган кебек, сезнең дә бер-берегезгә һәм башкаларга карата мәхәббәтегез үссен өчен, әйе, ташып торсын өчен, Хуҗабыз сезгә булышсын.+ 13  Ул чакта Хуҗабыз Гайсәнең үз изгеләре белән бергә килү чорында+ күктәге Атабыз Аллаһы каршында йөрәкләрегез нык, күңелләрегез саф һәм изге булачак.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «хезмәттәше».