Икенче Елъязма 1:1—17

  • Сөләйман зирәклек сорый (1—12)

  • Сөләйманның байлыгы (13—17)

1  Давыт улы Сөләйманның хакимлеге ныгыганнан-ныгый барды. Аллаһысы Йәһвә, аның белән булып, аны гаять бөек итте.+  Сөләйман патша Исраилнең бөтен меңбашларын һәм йөзбашларын, шулай ук хөкемчеләрне, Исраилнең бөтен башлыкларын, нәсел башлыкларын чакыртты.  Шуннан соң Сөләйман җыелган бөтен халык белән Гибонга+ китте, чөнки анда Йәһвә хезмәтчесе Муса чүлдә ясаган, Аллаһының очрашу чатыры тора иде.  Моңарчы исә Давыт Аллаһының килешүе сандыгын Кырья́т-йәримнән+ алып, үзе әзерләп куйган урынга китергән иде. Ул килешү сандыгы өчен Иерусалимда чатыр корган иде.+  Хур улы Урийның улы Бисәли́л+ ясаган бакыр мәзбәх*+ Йәһвәнең изге чатыры алдында торды. Сөләйман һәм бөтен җыелыш, дога кылыр өчен,* шунда йөри иде.  Сөләйман Йәһвә хозурында, очрашу чатыры янында торган бакыр мәзбәхтә+ 1 000 баш малны яндыру корбаны итеп китерде.  Шул ук төнне Аллаһы Сөләйманга төшендә күренеп, аңа: «Сора, сиңа нәрсә бирим?» — диде.+  Шунда Сөләйман Аллаһыга болай диде: «Син үз хезмәтчең әтием Давытка бөек тугры мәхәббәтеңне күрсәттең+ һәм мине аның урынына патша итеп куйдың.+  Йәһвә Аллаһым, әтием Давытка биргән вәгъдәң чынга ашсын иде,+ чөнки син мине тузан бөртекләредәй санап бетергесез күп халык+ өстеннән патша итеп куйдың. 10  Бу халык белән уңышлы җитәкчелек итәр өчен, миңа зирәклек һәм белем бирче,+ югыйсә мин бу зур халкыңны ничек хөкем итә алырмын?»+ 11  Аллаһы Сөләйманга болай диде: «Күңелеңдә нәкъ моны теләп, син үзеңә байлык та, муллык та, дан-шөһрәт тә, шулай ук дошманнарыңның үлемен дә, үзеңә озын гомер дә сорамадың. Син, үзем билгеләгән патша буларак, халкымны хөкем итәр өчен зирәклек белән белем сорадың.+ 12  Шуның өчен сиңа зирәклек һәм белем бирелер. Өстәвенә, мин сиңа моңарчы бер патшада да булмаган һәм синнән соң да бер патшада да булмаячак байлык та, муллык та, дан-шөһрәт тә бирермен».+ 13  Аннары Сөләйман Гибондагы биеклектән,+ очрашу чатырыннан Иерусалимга кайтты һәм Исраи́л өстеннән патшалык итүен дәвам итте. 14  Сөләйман сугыш арбалары һәм атлар* санын арттыра барды. Аның 1 400 сугыш арбасы һәм 12 000 аты* бар иде.+ Ул аларны арбалар өчен билгеләнгән шәһәрләрдә+ һәм үзенә якын җирдә, Иерусалимда тотты.+ 15  Патшаның идарәсе вакытында Иерусалимда көмеш белән алтын — таштай,+ ә эрбет агачы Шәфелдә үскән сикомор агачыдай күп иде.+ 16  Атларны Сөләйманга Мисырдан китерәләр иде,+ һәм патшаның сәүдәгәрләре ат көтүләрен* бер бәягә сатып ала иде.+ 17  Мисырдан сатып алынган һәрбер сугыш арбасы 600 шәкыл көмеш тора иде, ә бер атның бәясе 150 шәкыл көмеш иде. Аларны, үз чиратында, хитлеләрнең бөтен патшаларына һәм Су́рия патшаларына сата иделәр.

Искәрмәләр

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «Аллаһыдан сорар өчен».
Яки «җайдаклар».
Яки «җайдагы».
Я, бәлки, «Мисырдан һәм Кыйдан китерәләр иде, һәм патшаның сәүдәгәрләре аларны Кыйдан». «Кый», күрәсең, Киликиягә карый.