Икенче Елъязма 11:1—23

  • Рихәбәмнең идарә итүе (1—12)

  • Тугры левилеләр Яһүдкә килә (13—17)

  • Рихәбәмнең гаиләсе (18—23)

11  Иерусалимга кайтып җиткәч, Рихәбә́м Исраилгә каршы сугышып бөтен хакимлекне үзенә кайтарыр өчен, шунда ук Яһүд йорты белән Биньями́н кабиләсеннән+ 180 000 оста* сугышчы җыйды.+  Шунда Йәһвә үзенең пәйгамбәре* Шемаяга+ болай диде:  «Яһүд патшасы Сөләйман улы Рихәбәмгә, шулай ук Яһүд белән Биньямин җирендәге бөтен исраиллеләргә әйт:  „Йәһвә болай ди: „Кан кардәшләрегезгә каршы сугышырга бармагыз. Һәркем үз йортына кайтсын, чөнки бу минем ихтыярым буенча булды“».+ Шунда алар, Йәһвә сүзенә буйсынып, кире кайтты һәм Йәрәбәмгә каршы сугышырга бармады.  Рихәбәм Иерусалимда гомер сөрде һәм Яһүдтәге шәһәрләрне ныгытты.  Ул Бәйтлеһе́м,+ Эта́м, Тикуа́,+  Бәйтсу́р, Сохка́,+ Адулла́м,+  Геф,+ Мәри́ш, Зип,+  Адораи́м, Лаки́ш,+ Азика́,+ 10  Зора́, Айало́н+ һәм Хебрунны+ ныгытты. Яһүд һәм Биньямин җирләрендәге бөтен шушы шәһәрләр ныгытылды. 11  Алай гына да түгел, Рихәбәм бу ныгытылган шәһәрләрне тагы да ныгытып, аларда җитәкчеләр куйды һәм бу шәһәрләрне азык-төлек, май һәм шәраб белән тәэмин итте, 12  ул бөтен башка шәһәрләрне зур калканнар һәм сөңгеләр белән коралландырды; ул аларны яхшылап ныгытты. Яһүд белән Биньямин аныкы булып калды. 13  Бөтен Исраилдәге руханилар һәм ле́вилеләр, үзләре яшәгән җирләрдән килеп, аның яклы булып киттеләр. 14  Ле́вилеләр үзләренең көтүлекләре белән биләмәләрен калдырып,+ Яһүдкә һәм Иерусалимга килделәр, чөнки Йәрәбә́м белән аның уллары аларны Йәһвәнең руханилары булып хезмәт итүдән читләтте.+ 15  Аннары Йәрәбә́м, кәҗә төсле җеннәргә*+ һәм үзе ясаган бозау сыннарына табыну өчен,+ биеклекләрдә үз руханиларын билгеләде.+ 16  Руханиларга һәм левилеләргә ияреп, Исраилнең бөтен кабиләләреннән Исраи́л Аллаһысы Йәһвәне эзләүне күңелләренә беркеткән кешеләр Иерусалимга ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә корбаннар китерергә килде.+ 17  Өч ел буе алар Яһүд патшалыгын ныгытты һәм Сөләйман улы Рихәбәмгә булышлык итте. Шул вакыт дәвамында алар Давыт һәм Сөләйман юлыннан тайпылмады. 18  Аннары Рихәбәм Давытның улы Яриму́т кызы Мәхәләтне хатынлыкка алды. Мәхәләтнең анасы Илиабның+ улы Иша́й кызы Абиһалә́ иде. 19  Ул аңа тудырган угыллар: Йәу́ш, Шемария́ һәм Зәһа́м. 20  Рихәбәм Мәхәләттән соң Әбессәламнең+ оныкасы Магахага өйләнде. Ул аңа Абия́,+ Атта́й, Зиза́ һәм Шеламитны тудырды. 21  Рихәбәм Әбессәламнең оныкасы Магаханы бүтән хатыннары һәм җарияләренә караганда ныграк ярата иде.+ Аның барлыгы 18 хатыны һәм 60 җариясе бар иде, алардан аның 28 улы һәм 60 кызы туды. 22  Рихәбәм Магаханың улы Абияне бертуганнары өстеннән баш һәм җитәкче итеп билгеләде, чөнки ул аны патша итеп куярга ниятли иде. 23  Әмма зирәклек белән* эш итеп, ул үзенең кайбер улларын Яһүд һәм Биньямин өлкәләрендәге барлык ныгытылган шәһәрләргә җибәрде+ һәм аларны мул итеп азык-төлек белән тәэмин итте һәм аларга күп хатыннар тапты.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «сайланган».
Сүзгә-сүз «Аллаһы кешесе».
Сүзгә-сүз «кәҗә тәкәләренә». Лв 17:7 дәге искәрмәне к.
Яки «аңлау белән».