Икенче Елъязма 12:1—16

  • Шушак Иерусалимга һөҗүм итә (1—12)

  • Рихәбәм идарәсенең ахыры (13—16)

12  Рихәбәмнең патша хакимлеге нык урнаштырылып,+ үзе куәтле булып киткәннән соң күп тә үтмәстән, ул Йәһвәнең Кануныннан тайпылды,+ һәм аңа бөтен Исраи́л дә иярде.  Йәһвәгә карата тугрылыксыз булганнары өчен, Рихәбә́м патшаның идарә итүенең бишенче елында Мисыр патшасы Шуша́к+ Иерусалимга каршы яу белән чыкты.  Шушакның 1 200 сугыш арбасы, 60 000 җайдагы бар иде. Шулай ук аның белән Мисырдан исәпсез-хисапсыз гаскәриләр — ливиялеләр, саккимнәр һәм хәбәшләр килде.+  Ул Яһүд җирендәге ныгытылган шәһәрләрне яулап алды һәм ахыр чиктә Иерусалимга килеп җитте.  Шулчак Шушактан куркып Иерусалимда җыелган Яһүд мирзалары* белән Рихәбәм янына Шемая́+ пәйгамбәр килде һәм аларга: «Йәһвә болай ди: „Сез мине калдырдыгыз, шуңа күрә мин дә сезне калдырып,+ Шушак кулына тапшырам“»,— диде.  Моны ишеткәч, Исраил мирзалары* һәм патша, үзләрен басынкыландырып:+ «Йәһвә гадел»*,— дип әйтте.  Йәһвә аларның басынкыланганын күрде. Шунда Йәһвә Шемаяга үзенең мондый сүзләрен җиткерде: «Минем алдымда үзләрен басынкыландырганнары өчен, мин аларны юк итмәм.+ Якын арада мин аларны коткарам. Мин ярсуымны Иерусалимга Шушак аркылы яудырмам.  Әмма алар аның хезмәтчеләре булып китәр. Шулчак алар миңа хезмәт итү белән башка ил патшаларына хезмәт итү арасындагы аерманы күрер».  Мисыр патшасы Шушак Иерусалимга һөҗүм итеп, Йәһвә йортындагы+ һәм патша сараендагы хәзинәләрне алып чыкты. Ул бар нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаган алтын калканнарны да алып китте.+ 10  Алар урынына бакыр калканнар ясатып, Рихәбәм патша аларны патша йортын саклаган сакчылар* башлыкларына тапшырды. 11  Патша Йәһвәнең йортына барганда, сакчылар калканнар алып, аның белән бергә бара иде, ә соңыннан калканнарны кире сакчылар бүлмәсенә кертеп куя иде. 12  Патша үзен басынкыландырганга, Йәһвәнең аңа булган ярсуы басылды,+ һәм ул аларны тулысынча һәлак итмәде.+ Моннан тыш, Яһүд җирендә игелек кылучы кешеләр дә юк түгел иде.+ 13  Рихәбәм патша Иерусалимда үз хакимлеген ныгытып, патшалык итүен дәвам итте. Рихәбәм 41 яшендә патша булып китте. Ул Иерусалимда — Йәһвә Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан үз исеме өчен урын итеп сайлаган шәһәрдә — 17 ел идарә итте. Патшаның әнисе амунлы Нагама́ иде.+ 14  Әмма Рихәбәм яман булганны кылды, чөнки күңелендә Йәһвәне эзләргә дип ныклы карар итмәгән иде.+ 15  Рихәбәм белән булган бүтән хәлләр баштанаяк Шемая́+ пәйгамбәр һәм күренешләр тапшыручы Иддәнең+ шәҗәрәдә язылган язуларында бәян ителгән. Рихәбәм белән Йәрәбә́м арасында һәрвакыт сугышлар булып торды.+ 16  Ахыр чиктә Рихәбәм, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә+ җирләделәр. Аның урынына улы Абия́+ патшалык итә башлады.

Искәрмәләр

Яки «башлыклары».
Яки «башлыклары».
Яки «тәкъва».
Сүзгә-сүз «чабарлар».