Икенче Елъязма 13:1—22

  • Абия — Яһүд патшасы (1—22)

    • Абия Йәрәбәмне тар-мар итә (3—20)

13  Абия́ Яһүдтә Йәрәбә́м патшаның идарә итүенең 18 нче елында патшалык итә башлады.+  Ул Иерусалимда 3 ел хакимлек итте. Аның әнисе гибәле+ Уриилнең кызы Микая́+ иде. Абия белән Йәрәбә́м арасында сугыш барды.+  Абия 400 000 гайрәтле оста* сугышчыдан+ торган гаскәре белән сугышка чыкты. Йәрәбәм исә аңа каршы хәрби тәртиптә 800 000 оста* гайрәтле сугышчысын тезде.  Абия Ифраимның таулы җирендәге Зәмараи́м тавына менеп басып, болай диде: «Йәрәбәм һәм бөтен Исраи́л, тыңлагыз әле!  Исраил Аллаһысы Йәһвәнең Исраил өстеннән хакимлекне тоз килешүе*+ буенча мәңгегә Давытка+ һәм аның улларына+ биргәнен белмисезме әллә?  Әмма Нәба́т улы Йәрәбәм+ — Давыт улы Сөләйманның хезмәтчесе — үз хуҗасына каршы баш күтәрде.+  Аның янына тырай тибеп йөргән юньсез адәмнәр җыелды. Алар Сөләйман улы Рихәбәмнән өстен чыкты. Яшь һәм кыюсыз булганлыктан, Рихәбә́м аларга каршы тора алмады.  Хәзер дә сез, гаять күп булганга һәм Йәрәбәм илаһ итеп биргән алтын бозауларыгыз булганга,+ Давыт улларының кулындагы Йәһвә патшалыгына каршы тора алабыз дип уйлыйсыз инде.  Сез Йәһвәнең руханиларын+ — Һарун токымнарын — һәм ле́вилеләрне куып чыгарып, алар урынына, бүтән халык кешеләре кебек, үз руханиларыгызны билгеләдегез.+ Яшь үгез һәм җиде сарык тәкәсе китереп, аларны корбанга чалган һәркем илаһ булмаган потлар рухание булып китте. 10  Ә безнең Аллаһыбыз — Йәһвә.+ Без аны калдырмадык. Руханиларыбыз — Һарун токымнары — Йәһвәгә хезмәт итә һәм ле́вилеләр аларга эшләрендә булыша. 11  Алар һәр иртә һәм һәр кич+ Йәһвәгә яндыру корбаннары китерә һәм хуш исле фимиам төтәтә,+ шулай ук саф алтыннан ясалган өстәл өстенә багышланган икмәкләр куя,+ кич саен алтын шәмдәл+ яктырткычларын кабыза.+ Шулай эшләп, без Йәһвә Аллаһыбыз алдындагы вазифаларыбызны үтибез, сез исә аны калдырдыгыз. 12  Менә, хак Аллаһы безнең белән, оран салу өчен быргы тоткан руханилары белән. Ул безне җитәкли. Исраил халкы, ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвәгә каршы сугышмагыз, чөнки сез уңышлы булмаячаксыз!»+ 13  Әмма Йәрәбә́м, аларга арттан килеп һөҗүм итәр өчен, поскын* куйды. Шулай итеп аның төп гаскәре яһүдләр алдында, ә поскын аларның артында урнашты. 14  Артларына борылып карагач, яһүдләр алдан да, арттан да сугышырга туры киләчәген аңладылар. Шунда алар каты тавыш белән Йәһвәгә ялвара башлады,+ ә руханилар яңгыратып быргы кычкыртты. 15  Яһүдләр сөрән салды, һәм, алар сөрән салгач, Аллаһы Йәрәбәм белән бөтен Исраилне Абия һәм Яһүд алдында тар-мар итте. 16  Исраиллеләр яһүдләрдән качты, һәм Аллаһы аларны яһүдләр кулына тапшырды. 17  Абия һәм аның кешеләре аларга зур югалтулар китерде, һәм исраиллеләрнең 500 000 оста* сугышчысы һәлак булды. 18  Шулай итеп, Исраил җиңелеп түбәнсетелде, ә яһүдләр, ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә таянганга, алардан өстен чыкты.+ 19  Абия Йәрәбәмне эзәрли китте һәм аның шәһәрләрен: Бәйте́л+ һәм аңа бәйле* шәһәрләрне, Яшана́ һәм аңа бәйле шәһәрләрне, Ифраи́н+ һәм аңа бәйле шәһәрләрне яулап алды. 20  Абия көннәрендә Йәрәбәм үзенең элекке куәтенә инде ия була алмады. Аннары Йәһвә аны һәлак итте, һәм ул үлде.+ 21  Абиянең көч-куәте исә үскәннән-үсә барды. Вакыт узу белән ул үзенә 14 хатын алды,+ һәм аның 22 улы белән 16 кызы туды. 22  Абия белән булган бүтән хәлләр, аның кылган эшләре, аның сүзләре Иддә́ пәйгамбәрнең язуларында* бәян ителгән.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «сайланган».
Сүзгә-сүз «сайланган».
Ягъни даими һәм үзгәрмәс килешү.
Ягъни засада.
Сүзгә-сүз «сайланган».
Яки «аның тирә-ягындагы».
Яки «тәфсирендә; аңлатмасында».