Икенче Елъязма 14:1—15

  • Абия вафат була (1)

  • Аса — Яһүд патшасы (2—8)

  • Аса 1 000 000 хәбәшстанлыны тар-мар итә (9—15)

14  Ахыр чиктә Абия́, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә+ җирләделәр. Аның урынына улы А́са патшалык итә башлады. Аның идарәсе вакытында илдә 10 ел тынычлык хөкем сөрде.  А́са үзенең Аллаһысы Йәһвә күзендә яхшы һәм дөрес булганны кылды.  Ул чит-ят илаһларның мәзбәхләрен,+ биеклекләрне юк итте, изге таш баганаларны җимерде+ һәм изге агач баганаларны* кисеп ташлады.+  Ул шулай ук яһүдләрне ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итеп, аның Канунын һәм әмерләрен үтәргә өндәде.  Яһүднең бөтен шәһәрләрендә ул биеклекләрне һәм фимиам мәзбәхләрен юк итте.+ Аның хакимлеге дәверендә патшалыкта чуалышлар булмады.  Илдә тынычлык хөкем сөргәнгә, ул Яһүдтә ныгытылган шәһәрләр торгызды.+ Шул елларда беркем дә аңа каршы сугыш ачмады, чөнки Йәһвә аңа бар дошманнарыннан тынычлык бирде.+  А́са яһүдләргә болай дигән иде: «Әйдәгез, шәһәрләр төзик, аларны манаралы стеналар белән уратып алыйк,+ капкалар һәм бикләр куйыйк. Җир әле дә безнеке, чөнки без Аллаһыбыз Йәһвәне калдырмыйбыз. Без аңа хезмәт итәбез, һәм ул безгә тирә-ягыбыздагы бар дошманнардан тынычлык бирде». Алар төзү эшләренә кереште һәм уңышлы булды.+  А́саның гаскәрендә Яһүд кабиләсеннән зур калкан һәм сөңге белән коралланган 300 000 кеше һәм Биньями́н кабиләсеннән кечкенә калкан һәм ук-җәя белән коралланган 280 000 гайрәтле сугышчы бар иде.+  Соңрак хәбәшстанлы Зирә́х 1 000 000 гаскәриен һәм 300 сугыш арбасын алып,+ аларга каршы яу белән чыкты. Ул Мәришкә+ килгәч, 10  А́са аңа каршы чыкты, һәм алар Мәри́ш янындагы Зәфата́ үзәнендә хәрби тәртиптә тезелеп басты. 11  Шунда А́са үзенең Аллаһысы Йәһвәгә ялварып+ болай диде: «И Йәһвә, син ярдәм иткән кешеләр күпсанлымы, көчсезме — синең өчен бернинди аерма юк.+ И Аллаһыбыз Йәһвә, безгә ярдәм ит, без бит сиңа таянабыз!+ Без шушы гаять зур гаскәргә каршы синең исемең белән чыктык.+ И Йәһвә, син безнең Аллаһыбыз. Үлемле кешегә үзеңнән өстен чыгарга бирмә».+ 12  Шунда Йәһвә хәбәшләрне А́са һәм Яһүд алдында тар-мар итте, һәм хәбәшләр качып китте.+ 13  А́са үз кешеләре белән аларны Герарга+ кадәр эзәрлекләде. Алар хәбәшләрнең һәммәсен егып сала барды һәм берсе дә исән калмады, чөнки аларны Йәһвә һәм аның гаскәре тар-мар итте. Яһүдләр үзләре белән ифрат күп табыш алды. 14  Йәһвә Гера́р тирәсендәге барлык шәһәрләрне көчле куркуга төшерде, һәм алар шул шәһәрләрне басып алды. Алар бөтен бу шәһәрләрне талап чыкты, чөнки анда таларлык күп нәрсә бар иде. 15  Алар шулай ук көтүчеләрнең чатырларына һөҗүм итеп, бик күп вак терлек һәм дөяләрне кулга төшерде. Шуннан соң алар Иерусалимга кайтты.

Искәрмәләр