Икенче Елъязма 15:1—19

  • Асаның реформалары (1—19)

15  Бер көнне Ади́д улы Азариягә Аллаһы рухы иңде.  Шунда ул А́саның каршысына барып, аңа болай диде: «А́са патша, бөтен Яһүд һәм Биньями́н, тыңлагыз әле! Йәһвә белән булсагыз, ул да сезнең белән булыр.+ Аны эзләсәгез, табарсыз,+ ә аны калдырсагыз, ул да сезне калдырыр.+  Исраи́л озак вакыт хак Аллаһысыз, өйрәтүче руханисыз һәм Канунсыз яшәде.+  Әмма алар бәлагә эләгеп, Исраил Аллаһысы Йәһвәгә борылгач һәм аны эзли башлагач, ул аларга үзен табарга мөмкинлек бирде.+  Ул вакытларда хәвеф-хәтәрсез сәфәр кылу мөмкин түгел иде, чөнки төрле өлкәләрдә чуалышлар туып тора иде.  Кабилә кабиләне, шәһәр шәһәрне изде, чөнки Аллаһы аларны төрле бәлаләргә дучар итеп, алар арасында тәртипсезлекләр чыгарып торды.+  Әмма сез нык булыгыз, рухыгыз төшмәсен,+ чөнки әҗерегез эшегезгә карап бирелер».  Бу сүзләрне һәм Адид пәйгамбәрнең пәйгамбәрлеген ишетү белән, А́са, кыюланып китеп, бөтен Яһүд белән Биньямин җиреннән һәм Ифраимның таулы җирендә үзе яулап алган шәһәрләрдән җирәнгеч потларны юк итте+ һәм Йәһвә гыйбадәтханәсенең өйалдысы алдында торган Йәһвә мәзбәхен төзекләндерде.+  Ул бөтен Яһүд һәм Биньямин халкын, шулай ук Ифраи́м, Манашше́ һәм Шимо́н җирләреннән килгән килмешәкләрне бергә җыйды,+ чөнки күпләр, Йәһвә Аллаһының А́са белән булганын күргәч, Исраилне калдырып, аның янына килгән иде. 10  Шулай итеп, алар Иерусалимда А́саның идарә итүенең 15 нче елында, өченче айда җыелды. 11  Ул көнне алар үзләре алып кайткан табыштан Йәһвәгә корбан итеп 700 баш эре мал һәм 7 000 баш сарык китерде. 12  Өстәвенә, алар ата-бабаларыбыз Аллаһысы Йәһвәгә бөтен йөрәгебез һәм бөтен җаныбыз* белән хезмәт итәрбез дип килешү төзеделәр.+ 13  Исраил Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итмәгән һәркемне — зурысын да, кечесен дә, ир-атны да, хатын-кызны да — үлем җәзасы көтә иде.+ 14  Алар шатланып-куанып, быргы һәм мөгез быргы кычкыртып, көчле тавыш белән Йәһвәгә ант бирделәр. 15  Бөтен Яһүд халкы биргән антларына шатланды, чөнки алар бу антны бөтен йөрәктән биргәннәр иде. Алар Аллаһыны ихлас күңелдән эзләделәр, һәм ул аларга үзен табарга мөмкинлек бирде.+ Йәһвә аларга бар яктан тынычлык биреп торды.+ 16  А́са патша хәтта үзенең әбисе Магаханы,+ изге агач баганага* табыну максаты белән кабахәт пот ясаганы өчен, югары* дәрәҗәсеннән мәхрүм итте.+ А́са аның кабахәт потын кисеп ташлады һәм, челпәрәмә китереп, Кидро́н үзәнендә яндырды.+ 17  Тик Исраилдә биеклекләр юк ителмәде.+ Шулай да А́саның йөрәге гомере буе Аллаһыга тулысынча тугры иде.+ 18  Ул үзе һәм әтисе изгеләндергән нәрсәләрне — алтын-көмеш һәм бүтән төрле әйберләрне — Аллаһы йортына китерде.+ 19  А́саның идарә итүенең 35 нче елына кадәр сугышлар булмады.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «патшабикә».