Икенче Елъязма 22:1—12

  • Әһәзия — Яһүд патшасы (1—9)

  • Аталия тәхеткә утыра (10—12)

22  Аннары Иерусалим халкы Яһура́м урынына аның иң кече улы Әһәзияне* патша итеп куйды, чөнки гарәпләр белән бергә килгән талаучылар өере, лагерьга һөҗүм итеп, Яһурамның бөтен олы улларын үтереп бетергән иде.+ Шулай итеп, Яһурам улы Әһәзия́ Яһүд өстеннән идарә итә башлады.+  Патша булып киткәндә Әһәзиягә 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда бер ел идарә итте. Аның әнисе Әмринең+ оныкасы* Аталия́+ иде.  Ул да Аха́б йортындагылар юлыннан йөрде,+ чөнки аның анасы аңа яман эшләрдә киңәшче иде.  Ул, Ахаб йортындагылар кебек, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде, чөнки әтисенең үлеменнән соң алар, аның киңәшчеләре булып китеп, аны һәлакәт юлына бастырды.  Аларның киңәшенә колак салып, ул Исраи́л патшасы Ахаб улы Яһурам белән бергә Раму́т-гиладка+ Су́рия патшасы Хәзаилгә+ каршы сугыш белән чыкты. Анда Яһурамны укчылар яралады.  Шулчак ул, Рамада* Су́рия патшасы Хәзаилгә каршы сугышканда алган яраларыннан төзәлер өчен, Йәзриилгә+ кайтты.+ Ахаб улы Яһурам+ яраланганга* күрә, Яһүд патшасы Яһурам+ улы Әһәзия* Йәзриилгә аны күреп кайтырга китте.+  Әһәзиянең Яһурам янына баруы Аллаһы ихтыяры буенча иде, чөнки шулай итеп Ул аны һәлак итмәкче иде. Әһәзия килгәч, алар Яһурам белән бергә Нәмшинең оныгы Яхыйны+ каршы алырга чыкты. (Ә моңа кадәр Йәһвә Яхыйны Ахаб йортын юк итү өчен майлаган иде.)+  Яхы́й Ахаб йортына чыгарылган хөкемне гамәлгә ашыра башлады. Ул Яһүд мирзаларын* һәм Әһәзиягә хезмәт иткән Әһәзия абыйларының улларын эзләп табып, аларны үтерде.+  Аннары ул Әһәзиянең үзен дә эзли башлады. Кешеләр аны Сама́риядә качып ятканда кулга алып, Яхый алдына китерделәр. Аны үтерделәр һәм: «Ул Йәһвәне бөтен йөрәге белән эзләгән+ Йәһшәфәтнең оныгы»,— диеп, җирләделәр.+ Шулай итеп, Әһәзия йортында патшалык итә алырлык куәте булган берәү дә калмады. 10  Әһәзиянең әнисе Аталия+ исә, улының үлгәнен күргәч, Яһүд йортының бөтен патша нәселен кырып ташларга булды.+ 11  Әмма патша кызы Йәһашәбә́т Әһәзиянең улы Йәһуәшне+ үлем куркынычы янаган патша уллары арасыннан яшертен генә алып чыгып китте дә аның сөт анасы белән бергә эчке йокы бүлмәсендә качырып тотты. Яһурам+ патшаның кызы Йәһашәбәт (ул исә Йода́й+ руханиның хатыны һәм Әһәзиянең бертуган кыз кардәше иде) Йәһуәшне Аталиядән яшереп кала алганга, Йәһуә́ш исән калды.+ 12  Аны алты ел Аллаһы йортында яшереп тоттылар. Ул елларда илдә Аталия патшалык итте.

Искәрмәләр

2Ел 21:17 дәге Йәһуәһәз.
Сүзгә-сүз «кызы».
Рамут-гиладның кыска формасы.
Кайбер евр. кулъязмаларында «Азария».
Яки «авырганга».
Яки «башлыкларын».