Икенче Елъязма 23:1—21

  • Йодай кыюлык белән эш итә; Йәһуәшне патша итәләр (1—11)

  • Аталия үтерелә (12—15)

  • Йодайның реформалары (16—21)

23  Җиденче елны Йода́й рухани, кыюлык белән эш итеп, йөзбашлары Йәрәхи́м улы Азария́, Йәһухәна́н улы Исмәгы́йль, Оби́д улы Азария́, Ада́й улы Маасия́ һәм Зикри́ улы Илишафа́т белән килешү төзеде.+  Шуннан соң алар, Яһүд җирен йөреп чыгып, Яһүд шәһәрләрендәге ле́вилеләрне+ һәм Исраилдәге нәсел башлыкларын бергә җыелырга чакырды. Алар Иерусалимга килгәч,  җыелганнарның һәммәсе дә Аллаһы йортында патша белән килешү төзеде.+ Аннары Йодай аларга болай диде: «Йәһвә Давыт уллары турында вәгъдә иткәнчә, хәзер патша улы идарә итәчәк.+  Сез менә нәрсә эшләгез: Шимбә көнне кизү торган руханилар белән ле́вилеләрне өч төркемгә бүлеп, бер төркемне+ капка сакчылары+ итеп куегыз.  Икенче төркем патша сараен+ һәм өченче төркем Нигез капкасын күзәтсен. Калган кешеләр Йәһвә йорты ишегалларында+ торсыннар.  Хезмәтләрен үтәгән руханилар белән ле́вилеләрдән башка Йәһвә йортына һичкемне кертмәгез.+ Аларның гына анда керергә хакы бар, чөнки алар изге хезмәт өчен билгеләнгән. Калганнар исә Йәһвә алдындагы үз вазифаларын үтәсен.  Ле́вилеләр патшаны һәрьяклап уратып алсын, һәркемнең кулында сугыш коралы булсын. Йортка керергә тырышкан һәркемне үтерегез. Патша кая гына барса да, аның янында булыгыз».  Ле́вилеләр һәм бөтен Яһүд барысын да Йодай рухани ничек кушкан булса, нәкъ шулай эшләде. Һәр җитәкче Шимбә көнне кизүдә торган һәм шулай ук Шимбә көнне кизүдә тормаган кешеләре белән бергә килде,+ чөнки Йодай рухани төркемнәрне+ хезмәтләреннән җибәрмәгән иде.  Аннары Йодай рухани йөзбашларына+ Аллаһы йортыннан+ Давыт патшаның сөңгеләрен, зур һәм кечкенә түгәрәк калканнарын чыгарып бирде.+ 10  Шуннан соң ул кулына корал* тоткан барлык кешеләрне йортның уң ягыннан алып сул ягына кадәр урнаштырды. Алар, патшаны һәрьяклап уратып алып, мәзбәх һәм йорт янына тезелеп бастылар. 11  Аннары алар, патшаның улын+ алып чыгып, аның башына таҗ кидерделәр һәм өстенә шаһитлекне*+ куеп, аны патша иттеләр. Йодай белән аның уллары исә аны майладылар. Аннары барысы: «Яшәсен патша!»+ — дия башлады. 12  Аталия́, кешеләрнең йөгергән һәм патшаны данлаган тавышларын ишеткәч, шунда ук халык янына, Йәһвә йортына килде.+ 13  Караса, багана* янында, керү урыны алдында патша басып тора, янәшәсендә — башлыклар+ һәм быргычылар; бу җирдәге бөтен халык шатлана+ һәм быргылар кычкырта; уен кораллары тоткан җырчылар мәдхияләр җырлауга җитәкчелек итә. Шулчак Аталия, киемен ертып: «Хыянәт! Хыянәт!» — дип кычкырып җибәрде. 14  Әмма Йодай рухани гаскәр өстеннән куелган йөзбашларына: «Аны тотып, арагыздан чыгарыгыз. Аның артыннан ияргән һәркемне кылыч белән үтерегез!» — дип боерды, чөнки рухани элегрәк: «Аталияне Йәһвә йортында үтермәгез»,— дигән иде. 15  Аталияне тотып алдылар да, патша сараеның Ат капкасы янына китереп, шундук үтерделәр. 16  Аннары Йодай үзе һәм патша белән бөтен халык арасында алга таба да Йәһвәнең халкы булып калу турында килешү төзеде.+ 17  Шуннан соң бөтен халык Бага́л гыйбадәтханәсенә килеп, аны җимерде.+ Алар аның мәзбәхләрен, сыннарын челпәрәмә китерде+ һәм мәзбәхләр алдында Багалның рухание Маттанны үтерде.+ 18  Аннары Йодай Йәһвә йортын күзәтүне руханилар белән ле́вилеләр кулына тапшырды. (Давыт аларны төркемнәргә бүлеп, Муса канунында язылганнар буенча+ Йәһвә йортында Йәһвәгә яндыру корбаннары китерсеннәр өчен билгеләгән иде.+ Алар моны Давыт урнаштырган тәртип буенча җыр җырлап һәм шатланып-сөенеп эшләргә тиеш иде.) 19  Һичнинди нәҗес кеше, нәҗесләнүенең сәбәбенә карамастан, Йәһвә йортына керә алмасын өчен, Йодай шулай ук капкалар янында сакчылар урнаштырды.+ 20  Ул үзе белән йөзбашларын,+ мирзаларны, халык башлыкларын һәм ул җирдәге бөтен кешеләрне алды, һәм алар бергәләп патшаны Йәһвә йортыннан озата чыктылар. Шуннан соң алар Югары капка аша үтеп, патша сараена килделәр һәм патшаны патшалык тәхетенә+ утырттылар.+ 21  Илдәге бөтен халык шатланды, һәм шәһәрдә тынычлык урнашты, чөнки Аталияне кылыч белән үтергәннәр иде.

Искәрмәләр

Яки «ату-ыргыту коралы».
Күрәсең, Аллаһы Кануны язылган төргәкне.
Сүзгә-сүз «үз баганасы».