Икенче Елъязма 24:1—27

  • Йәһуәшнең идарә итүе (1—3)

  • Йәһуәш гыйбадәтханәне төзекләндерә (4—14)

  • Йәһуәш туры юлдан тайпыла (15—22)

  • Йәһуәшне үтерәләр (23—27)

24  Патша булып киткәндә, Йәһуәшкә җиде яшь иде,+ һәм ул Иерусалимда 40 ел идарә итте. Аның әнисенең исеме Сибия́, ул Бәхи́р-шебадан+ иде.  Йода́й рухани исән чакта Йәһуә́ш Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+  Йодай аңа ике хатын сайларга ярдәм итте, һәм аның уллары белән кызлары туды.  Вакыт узу белән Йәһуәшнең күңелендә Йәһвә йортын төзекләндерү теләге туды.+  Ул руханилар белән ле́вилеләрне бергә җыеп, аларга: «Яһүдтәге шәһәрләрне йөреп чыгып, исраиллеләрдән Аллаһы йортын төзекләндерү өчен акча җыегыз.+ Елдан-ел шулай эшләгез. Тоткарланмыйча эшкә керешегез»,— диде. Әмма ле́вилеләр бик үк ашыкмады.+  Шунда патша баш рухани Йодайны чакыртып, аңа болай диде:+ «Нишләп син ле́вилеләрнең Яһүд белән Иерусалимнан Йәһвә хезмәтчесе Муса шаһитлек чатыры+ өчен китерергә кушкан изге салымны+ — Исраи́л җыелышы китергән изге салымны китерүләрен таләп итмисең?  Сиңа билгеле булганча, теге явыз хатынның — Аталиянең+ уллары Аллаһы йортына бәреп кереп, аны талап чыкканнар+ һәм Йәһвә йортындагы бөтен изге әйберләрне Багалга гыйбадәт кылуда куллана башлаганнар».  Шулчак, патша боерыгы буенча, бер тартма*+ ясап, аны Йәһвә йортының капкасы янына куйдылар.+  Аннан соң бөтен Яһүд белән Иерусалимда Йәһвәгә изге салым китерү турында игълан ясалды.+ Бу салымны түләү турында Аллаһы хезмәтчесе Муса Исраилгә чүлдә чакта әйткән иде. 10  Моңа бөтен түрәләр, бөтен халык шатланды.+ Һәммәсе килеп, үз иганәсен шул тартмага сала барды, һәм тартма тулды.* 11  Ле́вилеләр исә, тартманың акча белән шыгрым тулганын күргәндә, аны патша карамагына тапшыра иде. Аннары патша сәркатибе һәм баш руханиның ярдәмчесе, килеп, тартманы бушата иделәр дә,+ кире үз урынына илтеп куя иделәр. Алар көн саен шулай эшләде, һәм ахыр чиктә бик күп акча җыелды. 12  Патша белән Йодай җыелган акчаны Йәһвә йортында башкарылган эшләр белән җитәкчелек итүчеләргә бирә иде, алар исә, үз чиратында, Йәһвә йортын төзекләндерү өчен таш кисүчеләр һәм һөнәрчеләрне,+ шулай ук Йәһвә йортын төзекләндерү өчен тимерчеләр һәм бакырчыларны яллый иде. 13  Җитәкчеләр эшне башлап җибәрде, һәм алар җитәкчелегендә төзекләндерү эшләре алга китте. Нәтиҗәдә, алар Аллаһы йортын төзәтеп, ныгытып, аны элекке хәленә кайтардылар. 14  Эшләр тәмамлангач, калган акчаны патшага һәм Йодайга тапшырдылар. Ул акча Йәһвә йорты өчен кирәк-яраклар: хезмәттә һәм корбаннар китерелгәндә кулланылган кирәк-яраклар, касәләр, алтын һәм көмеш кирәк-яраклар ясауга китте.+ Йодай көннәрендә Йәһвә йортында яндыру корбаннары+ даими китерелеп торды. 15  Йодай бәхетле картлык кичереп, 130 яшендә вафат булды. 16  Ул Исраилдә Аллаһы һәм аның йорты өчен күп игелек кылганга,+ аны Давыт Шәһәрендә патшалар янына җирләделәр.+ 17  Йодай үлгәннән соң, патша янына Яһүд түрәләре килеп, аңа хөрмәт йөзеннән баш иде, һәм патша аларның әйткәннәрен тыңлый башлады. 18  Тора-бара халык ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәнең йортын калдырып, изге агач баганаларга* һәм потларга табына башлады. Шунда Яһүд белән Иерусалимның гөнаһы аркасында аларга Аллаһының ачуы купты. 19  Йәһвә, аларны үзенә кайтарыр өчен, алар янына пәйгамбәрләр җибәреп торды. Тегеләр аларны кисәтеп торса да,* халык колак салмады.+ 20  Бер көнне Йодай+ руханиның улы Зәкәриягә Аллаһы рухы иңде. Шунда ул югарырак урынга менеп басты да халыкка болай диде: «Аллаһы менә нәрсә ди: „Ник сез Йәһвәнең әмерләрен бозасыз? Сез уңышлы булмаячаксыз! Сез Йәһвәне калдырганга, ул да сезне калдырачак“».+ 21  Әмма Зәкәриягә каршы яшерен килешү төзеделәр+ һәм, патшаның боерыгы буенча, аны Йәһвә йортының ишегалдында таш атып үтерделәр.+ 22  Шулай итеп Йәһуәш патша, аның атасы Йодайның үзенә күрсәткән тугры мәхәббәтен искә алмыйча, аның улын үтерде. Тегесе җан биргәндә: «Йәһвә моны күреп, сине җавапка тартсын»+,— диде. 23  Ел башында Йәһуәшкә каршы су́риялеләр гаскәре күтәрелеп, Яһүд җиренә һәм Иерусалимга бәреп керделәр.+ Алар бөтен түрәләрне+ үтереп бетерде һәм кулга төшергән бөтен табышны Дәмәше́къ патшасына җибәрде. 24  Илне басып алган су́риялеләр гаскәре кечкенә булса да, Йәһвә гаять зур Яһүд гаскәрен аларның кулына тапшырды,+ чөнки халык ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәне калдырган иде. Шулай итеп су́риялеләр Йәһуәшкә каршы чыгарылган хөкемне гамәлгә ашырды. 25  Алар аны каты яраланган* хәлдә калдырып киткәч, аның үз хезмәтчеләре, Йодай рухани улларының*+ канын түккәне өчен, аңа каршы яшерен килешү төзеделәр. Алар аны үз ятагында үтерделәр.+ Ул үлгәч, аны Давыт Шәһәрендә+ җирләсәләр дә, патшалар каберлегендә җирләмәделәр.+ 26  Йәһуәшкә каршы яшерен килешү төзүчеләр+ амунлы хатын Шимәтәнең улы Зәба́д һәм моаблы хатын Шимритәнең улы Яһузаба́д иде. 27  Аның уллары, үзенә каршы әйтелгән хөкемнәр+ һәм Аллаһы йортының нигездән төзекләндерелүе+ — моның барысы турында Патшалар китабы язуларында* бәян ителгән. Аннары аның урынына улы Амазия́ патшалык итә башлады.

Искәрмәләр

Яки «әрҗә».
Я, бәлки, «иганә салмаган кеше калмады».
Яки «фаш итеп, шаһитлек бирсә дә».
Яки «күп-күп чир-авырулардан газапланып яткан».
Яки «улының». Күплек сан, күрәсең, Йодай улы Зәкәриянең өстен булуын белдерә.
Яки «тәфсирендә; аңлатмасында».