Икенче Елъязма 25:1—28

  • Амазия — Яһүд патшасы (1—4)

  • Эдомга каршы сугыш (5—13)

  • Амазиянең потларга табынуы (14—16)

  • Исраил патшасы Йәһуәшкә каршы сугыша (17—24)

  • Амазия үлә (25—28)

25  Патшалык итә башлаганда Амазиягә 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 29 ел хакимлек итте. Әнисенең исеме Йәһәддә́н, ул Иерусалимнан иде.+  Амазия́, Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәсә дә, аңа бербөтен йөрәк белән хезмәт итмәде.  Үзенең патшалык хакимлеген ныгыту белән, ул үз әтисен — патшаны үтергән хезмәтчеләрен үтерде,+  әмма аларның улларын һәлак итмәде. Моны ул Йәһвәнең Муса кануны китабында язылган мондый әмере буенча эшләде: «Аталар улларының гөнаһы өчен үләргә тиеш түгел, һәм угыллар аталарының гөнаһы өчен үләргә тиеш түгел. Һәркем үз гөнаһы өчен үләргә тиеш».+  Амазия́ бөтен Яһүдне бергә җыйды һәм Яһүд белән Биньями́н хакына халыкны нәселләре буенча, меңбашлары һәм йөзбашлары җитәкчелеге астында төркемләп бастырды.+ Ул 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ир-атларның санын исәпләде,+ һәм аның гаскәрендә сөңге һәм зур калкан тотып сугыша белгән, хәрби хезмәткә яраклы 300 000 оста* сугышчы булып чыкты.  Ул шулай ук 100 талант* көмешкә Исраилдән 100 000 гайрәтле сугышчы яллады.  Әмма Аллаһының бер бәндәсе аның янына килеп, болай диде: «Патша, Исраи́л гаскәрен үзең белән алып барма, чөнки Йәһвә Исраилдә юк,+ Ул ифраимлыларның берсе белән дә түгел.  Сугышка үзең генә бар, батырларча эш ит. Югыйсә Аллаһының сине дошман алдында егып салуы бар. Ходайның ярдәм итәргә дә, егып салырга да көче бар бит».+  Шунда Амазия Аллаһы бәндәсенә: «Мин бит Исраил гаскәриләренә 100 талант көмеш түләдем!» — диде. Тегесе: «Йәһвә сиңа аннан да күбрәкне бирә ала»+,— дип җаваплады. 10  Шунда Амазия Ифраимнан килгән гаскәриләрне өйләренә кайтарып җибәрде. Әмма аларның Яһүдкә бик нык ачулары чыкты, һәм алар ярсудан очына-очына кайтып китте. 11  Амазия, кыюлыгын җыеп, үз гаскәриләрен Тозлы үзәнгә+ алып китте. Шунда ул 10 000 Сәгы́йр кешесен кырып салды,+ 12  ә 10 000 ен Яһүд кешеләре тереләй кулга алды. Аларны кыя кырыена китерделәр дә шуннан бәреп төшерделәр, берсе дә исән калмады. 13  Амазия үзе белән сугышка алмаган, ә кире кайтарып җибәргән сугышчылар исә,+ Сама́риядән+ алып Бәйтхарунга+ кадәрге Яһүд шәһәрләренә һөҗүмнәр ясап, шул җирдәге 3 000 кешене үтерде һәм бик күп табышны кулга төшерде. 14  Әмма эдомлыларны тар-мар иткәннән соң, Амазия үзе белән Сәгыйр кешеләренең илаһларын алып кайтты. Ул аларны үзенә илаһлар итте+ һәм аларга табынып, корбаннар төтәтә башлады. 15  Шунда Йәһвәнең Амазиягә бик нык ачуы чыкты. Пәйгамбәрен җибәреп, ул аңа: «Үз халкын синең кулыңнан коткара алмаган илаһларга ник табынасың?»+ — дип әйтте. 16  Пәйгамбәрнең сүзен өзеп, патша: «Без сине патша киңәшчесе иттекме әллә?+ Җитте!+ Үләсең киләме әллә?» — диде. Пәйгамбәр тынып калды, әмма: «Миңа шунысы билгеле: кылган эшең өчен һәм киңәшемә колак салмаганың өчен, Аллаһы синең гомереңне алырга булды»+,— дип өстәп куйды. 17  Киңәшчеләре белән киңәшләшеп алганнан соң, Яһүд патшасы Амазия Исраил патшасы Яхы́й улы Йәһуәһәзнең улы Йәһуәшкә: «Кил, йөзгә-йөз чыгып сугышыйк»*,— дигән хәбәр җибәрде.+ 18  Шулчак Исраил патшасы Йәһуә́ш Яһүд патшасы Амазиягә мондый хәбәр җибәрде: «Ливандагы чәнечкеле үсемлек Лива́н эрбетенә: „Кызыңны улыма хатынлыкка бир“,— дигән хәбәр җиткергән. Әмма Ливандагы бер кыргый хайван шул чәнечкеле үсемлекне таптап үтеп киткән. 19  Син: „Мин Эдомны тар-мар иттем“+,— дисең. Йөрәгең горурланып китте, үзенә дан эзли. Өеңдә генә тик утыр. Нигә сиңа үз башыңа бәла алырга? Үзең дә, Яһүд тә һәлак булмагае». 20  Әмма Амазия тыңламады,+ чөнки бу Аллаһы ихтыяры иде. Эдо́м илаһларына табынганнары өчен,+ Ул аларны дошман кулына тапшырырга булды.+ 21  Шулчак Исраил патшасы Йәһуәш Яһүд патшасы Амазия белән Яһүд җирендәге Бәйтшемештә+ йөзгә-йөз чыгып сугышты. 22  Яһүд кешеләре исраиллеләрдән җиңелеп, һәммәсе дә үз өйләренә* качты. 23  Бәйтшеме́ш янында Исраил патшасы Йәһуәш Йәһуәһә́з* улы Йәһуәшнең улын — Яһүд патшасы Амазияне әсирлеккә алды. Аннары ул аны Иерусалимга алып килде һәм Иерусалим стенасын — Ифраи́м капкасыннан+ алып Почмак капкасына+ кадәрге 400 терсәк* озынлыктагы араны җимерде. 24  Ул Оби́д-эдомның карамагында булган Аллаһы йортында һәм патша сарае хәзинәләрендә табылган бөтен алтын-көмешне һәм бөтен әйберләрне,+ шулай ук тотыкларны* үзе белән Сама́риягә алып китте. 25  Исраил патшасы Йәһуәһәзнең улы Йәһуәш+ үлгәннән соң, Яһүд патшасы Йәһуәш улы Амазия+ 15 ел яшәде.+ 26  Амазия белән булган бүтән хәлләр турында баштанаяк Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән. 27  Амазия Йәһвәне калдырганнан соң, Иерусалимда аңа каршы яшерен килешү төзи башладылар,+ һәм ул Лакишка качып китте. Әмма аның артыннан Лакишка кешеләр җибәреп, аны шунда үтерделәр. 28  Аны атларда алып кайтып, Яһүд шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «сайланган».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «йөзгә-йөз очрашыйк».
Сүзгә-сүз «чатырларына».
Як. 178 м. Ә14 кушымт. к.
Аны Әһәзия дип тә атаганнар.
Ягъни заложникларны.