Икенче Елъязма 26:1—23

  • Узия — Яһүд патшасы (1—5)

  • Узиянең хәрби уңышлары (6—15)

  • Һавалы Узияне махау суга (16—21)

  • Узия вафат була (22, 23)

26  Аннары бөтен Яһүд халкы Узияне+ алып, аны атасы Амазия́ урынына патша итеп куйды. Ул вакытта Узиягә* 16 яшь иде.+  Патша* ата-бабаларына кушылгач, ул Элатны+ яңадан торгызды һәм аны Яһүдкә кире кайтарды.+  Патшалык итә башлаганда Узиягә+ 16 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 52 ел хакимлек итте. Әнисенең исеме Йәкалия́, ул Иерусалимнан иде.+  Атасы Амазия кебек, ул Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+  Үзен Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшәргә өйрәткән Зәкәрия́ көннәрендә Узия́ Аллаһыны эзләде. Ул Йәһвәне эзләп яшәгән вакыт дәвамында Аллаһы аны үз фатихасыннан аермады.+  Бер көнне ул филистилеләргә каршы яу белән чыкты+ һәм Геф,+ Ябне́+ һәм Ашдо́д шәһәрләренең стеналарын җимереп кереп, аларны яулап алды. Аннары ул Ашдод+ тирәсендә һәм филистилеләр җирендә бүтән шәһәрләр төзеде.  Аллаһы аңа филистилеләргә һәм Гурбагалда яшәгән гарәпләргә,+ шулай ук мәүнлеләргә каршы сугышырга ярдәм итеп торды.  Амунлылар+ Узиягә салым түли башлады. Нәтиҗәдә, аның даны Мисырга кадәр үк барып җитте, чөнки ул гаять куәтле булып китте.  Моннан тыш, Узия Иерусалимдагы Почмак капкасы,+ Үзән капкасы+ һәм Терәү янында ныгытылган манаралар төзеде.+ 10  Ул шулай ук далада манаралар+ төзеде һәм күп сулыклар казыды* (чөнки аның мал-туары күп иде). Шәфелдә дә, тигезлектә дә* ул шуны ук эшләде. Игенчелекне яратканга, тауларда һәм Кармилда аның игенчеләре һәм йөзем үстерүчеләре бар иде. 11  Өстәвенә, Узиянең коралланган гаскәре дә бар иде. Алар отрядларга оештырылып, хәрби походларга йөри иде. Аларны исәпләү һәм теркәү эшен+ патша түрәсе Хәнания́ кулы астындагы сәркатип+ Яи́л һәм җитәкче Маасия́ башкарды. 12  Гайрәтле сугышчылар өстеннән торган нәсел башлыкларының тулы саны 2 600 кеше иде. 13  Алар җитәкчелегендәге гаскәрләр — патшага дошман белән сугышуда булышлык иткән гаять көчле армия — сугышка әзер торган 307 500 кешедән тора иде.+ 14  Узия бөтен армиясен калкан, сөңге,+ башлык, көбә,+ ук-җәя һәм пращ* ташлары+ белән коралландырды. 15  Ул шулай ук Иерусалимда инженерлар уйлап чыгарган, уклар һәм зур ташлар ата торган хәрби җайланмалар ясады. Аларны стенадагы манараларга+ һәм почмакларга урнаштырдылар. Ифрат зур ярдәм алып, куәтле булып киткәнлектән, Узиянең даны еракка таралды. 16  Әмма зур куәткә ирешкәч, ул үз башына горур йөрәкле булып китте. Ул фимиам мәзбәхендә фимиам яндыру өчен Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә кереп, Аллаһысы Йәһвәгә карата тугрылыксызлык күрсәтте.+ 17  Әмма Азария́ рухани һәм аның белән Йәһвәнең 80 кыю рухание шунда ук аның артыннан керделәр дә, 18  Узия патшага каршы килеп, болай диделәр: «Узия, синең Йәһвәгә фимиам яндырырга хакың юк!+ Фимиамны руханилар гына яндырырга тиеш, чөнки алар — Һарунның изгеләндерелгән токымнары.+ Чык изге урыннан! Син тугрылыксыз эш иттең, мондый кылмышың өчен син Йәһвә Аллаһыдан хөрмәт күрмәссең!» 19  Ләкин фимиам төтәсләвече тотып торган Узиянең ачуы кабарды.+ Руханиларга ачуы кайнаган мәлдә, аның маңгаена махау+ бәреп чыкты. (Бу хәл алар Йәһвә йортында, фимиам мәзбәхе янында торганда булды.) 20  Баш рухани Азария белән бүтән руханилар карасалар, ни күрсеннәр, аның маңгаена махау суккан! Шунда алар аны тизрәк чыгарырга тырышты, һәм ул үзе дә китәргә ашыкты, чөнки Йәһвә аны махау белән җәзалаган иде. 21  Узия патша үзенең үлеменә кадәр махаулы булып аерым йортта яшәде.+ Аны Йәһвә йортына килеп йөрүдән тыйдылар. Патшаның сарае исә патша улы Йофамның карамагына тапшырылды, һәм халыкны ул хөкем итте.*+ 22  Узия белән булган бүтән хәлләр турында баштанаяк Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр язган.+ 23  Ахыр чиктә Узия, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны ата-бабалары янына җирләделәр. Әмма: «Ул махаулы»,— диеп, аны патшалар каберлегеннән читтә урнашкан кырга күмделәр. Аның урынына патша булып улы Йофа́м+ идарә итә башлады.

Искәрмәләр

2Пат 14:21 дә Азария дип атала.
Ягъни атасы Амазия.
Яки «яссы таулыкта да».
Яки «чокып ясады», күрәсең, кыяда.
Гадәттә күн каештан ясалган таш ату коралы. Аңа таш салганнар һәм әйләндереп атканнар.
Яки «халык белән ул җитәкчелек итте».