Икенче Елъязма 27:1—9

  • Йофам — Яһүд патшасы (1—9)

27  Патшалык итә башлаганда Йофамга+ 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте. Аның әнисе Сады́йк кызы Җәрүшә́ иде.+  Атасы Узия́ кебек, Йофа́м да, атасының канунны бозып, Йәһвә гыйбадәтханәсенә үтеп кергән очрагын исәпкә алмаганда,+ Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+ Халык исә һаман һәлакәт юлында тора иде.  Йофам Йәһвә йортының Югары капкасын төзеде+ һәм Офи́л стенасында күп төзү эшләре башкарды.+  Ул шулай ук Яһүднең таулы җирләрендә+ шәһәрләр төзеде+ һәм урманлы җирләрдә ныгытмалар+ белән манаралар+ корды.  Йофам амунлыларның+ патшасына каршы сугыш алып барды. Ахыр чиктә, ул алардан өстен чыкты, һәм тегеләр аңа шул елны 100 талант* көмеш, 10 000 кор* бодай һәм 10 000 кор арпа түләде. Икенче, өченче елны да амунлылар аңа шулхәтле түләде.+  Аллаһысы Йәһвә юлларыннан тайпылмыйча йөргәнгә,* Йофам ныгыганнан-ныгый барды.  Йофам белән булган бүтән хәлләр, алып барган бөтен сугышлары һәм йөргән юллары турында Исраи́л һәм Яһүд патшалары китабында бәян ителгән.+  Патшалык итә башлаганда аңа 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте.+  Ахыр чиктә Йофам, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә+ җирләделәр. Аның урынына патша булып улы Әһә́з идарә итә башлады.+

Искәрмәләр

Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Бер кор — 220 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «Аллаһысы Йәһвә алдында үз юлларын әзерләгәнгә».