Икенче Елъязма 28:1—27

  • Әһәз — Яһүд патшасы (1—4)

  • Сурия һәм Исраил Яһүдне җиңә (5—8)

  • Адид Исраилне кисәтә (9—15)

  • Яһүд басынкыландырыла (16—19)

  • Әһәз потларга табына; вафат була (20—27)

28  Патшалык итә башлаганда Әһәзгә+ 20 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 16 ел идарә итте. Бабасы Давыттан аермалы буларак, ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+  Ул Исраи́л патшалары юлларыннан йөрде+ һәм хәтта төрле Багаллар сыннары* ясады.+  Алай гына да түгел, ул Һинно́м улы үзәнендә* корбаннар төтәтте һәм үз улларын корбан итеп утта яндырды.+ Шулай эшләп, ул Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган халыкларның җирәнгеч гадәтләренә иярде.+  Өстәвенә, ул биеклекләрдә,+ калкулыкларда һәм һәр җәенке агач астында+ корбан китерде һәм фимиам яндырды.  Шул сәбәптән Аллаһысы Йәһвә аны Су́рия патшасы кулына тапшырды.+ Су́риялеләр аны тар-мар итеп, гаять күп кешеләрне Дәмәшекъкә+ әсирлеккә алып китте. Аллаһы аны шулай ук Исраил патшасы кулына тапшырды, һәм тегесе аңа зур югалтулар китерде.  Яһүд халкы үзләренең ата-бабалары Аллаһысы Йәһвәне калдырганы өчен, Рәмали́ улы Фәкы́й+ бер көн эчендә аларның 120 000 кешесен — бөтен батыр егетләрен кырып салды.+  Зикри́ исемле ифраимлы сугышчы патша улы Маасияне, патша сарае башлыгы Әзрикәмне һәм патшадан соң икенче кеше Илкананы үтерде.  Өстәвенә, исраиллеләр яһүдләрнең хатыннарын, улларын һәм кызларын — барлыгы 200 000 кан кардәшен әсирлеккә алды. Алар шулай ук ифрат күп табышны кулга төшереп, аны Сама́риягә+ алып китте.  Әмма шул җирдә Йәһвәнең Ади́д исемле бер пәйгамбәре бар иде. Ул Сама́риягә кайтып килгән гаскәр каршысына чыгып, болай диде: «Ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвәнең Яһүдкә ачуы чыкканга күрә, ул аларны сезнең кулыгызга тапшырган да.+ Сез аларны шундый көчле ярсу белән үтердегез ки, бу хәтта күккә кадәр үк барып иреште. 10  Хәзер исә сез Яһүд белән Иерусалим халкын үз хезмәтчеләрегез итмәкче буласыз.+ Әллә сез үзегез дә Йәһвә Аллаһыгыз алдында гаепле түгелме? 11  Хәзер сүзем шул: әсирлеккә алган кан кардәшләрегезне өйләренә кайтарып җибәрегез, чөнки сезгә каршы Йәһвәнең ачуы кайный». 12  Шунда ифраимлыларның кайсыбер җитәкчеләре — Йәһухәна́н улы Азария́, Мәшиләму́т улы Бирәхи́, Шалу́м улы Яһизкыя́ һәм Хадла́й улы Амаса́ — хәрби походтан кайтып килүчеләргә каршы чыгып, 13  болай диделәр: «Әсирләрне монда алып кермәгез, югыйсә моның аркасында Йәһвә алдында гаепле булачакбыз. Болай да баштанаяк гөнаһка баттык, һәм Аллаһының Исраилгә ачуы кайный. Булган гаебебезгә тагын өстисегез киләме әллә?» 14  Шунда гаскәриләр әсирләрне һәм табышны+ түрәләргә һәм бөтен җыелган кешеләргә тапшырды. 15  Аннары исемнәре атап билгеләнгән ир-атлар, әсирләрне алып, ялангач булганнарына табыштан кием бирделәр. Аларны киендерделәр, аякларына сандал кидерделәр, ашарга-эчәргә бирделәр һәм тәннәренә сөртергә май бирделәр. Хәлсезләрне исә, ишәккә утыртып, Әрихәгә — финик пальмалары шәһәренә кан кардәшләре янына китерделәр. Шуннан соң алар үзләре Сама́риягә кайтып киттеләр. 16  Шул вакытта Әһә́з патша Ассирия патшаларыннан ярдәм сорады.+ 17  Эдомлылар кабат Яһүд җиренә бәреп керделәр һәм һөҗүм итеп, кешеләрне әсирлеккә алып киттеләр. 18  Филистилеләр+ дә Яһүдтәге Шәфе́л+ белән Нәге́б шәһәрләренә һөҗүм иттеләр. Алар Бәйтшеме́ш,+ Айало́н,+ Гедәру́т, Сохка́ һәм аңа бәйле* шәһәрләрне, Тимнә́+ һәм аңа бәйле шәһәрләрне, шулай ук Гимзо́ һәм аңа бәйле шәһәрләрне яулап алды һәм аларда яши башлады. 19  Исраил* патшасы Әһәз аркасында Йәһвә Яһүдне басынкыландырды, чөнки тегесе, Яһүдне азгынлыкка төшереп, Йәһвәгә карата үтә тугрылыксыз эш итте. 20  Ахыр чиктә, Ассирия патшасы Тиглатпилнаса́р+ килде, әмма Әһәзгә ярдәм итәр урынына аны кысрыклый башлады.+ 21  Әһәз Йәһвә йортында, патша сараенда һәм түрәләрнең сарайларында булган бөтен байлыкны алып чыгып,+ Ассирия патшасына бүләк итеп биргән иде, әмма бу аңа ярдәм итмәде. 22  Кысрыкланган вакытында Әһәз патша Йәһвәгә карата тагы да тугрылыксызрак эш итте. 23  Ул: «Су́рия патшаларының илаһлары аларга булыша бит. Мин дә аларга корбаннар китерим әле, бәлки, алар миңа да булышыр»+,— дип уйлап, үзен җиңгән Дәмәше́къ илаһларына+ корбаннар китерә башлады.+ Әмма алар аны да, бөтен Исраилне дә һәлакәткә китерде. 24  Моннан тыш, Әһәз Аллаһы йортындагы кирәк-яракларны җыеп, аларны челпәрәмә китерде.+ Ул Йәһвә йортын япты+ һәм Иерусалимның һәр урам почмагында үзенә мәзбәхләр корды. 25  Бөтен Яһүд шәһәрләрендә ул бүтән илаһларга корбаннар төтәтү өчен биеклекләр ясады+ һәм үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәнең күңелен рәнҗетте.* 26  Аның белән булган бүтән хәлләр, бөтен эшләре турында баштанаяк Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән.+ 27  Ахыр чиктә Әһәз, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Иерусалим шәһәрендә җирләделәр, әмма патшалар каберлегендә түгел.+ Аның урынына патша булып улы Һизәкыя́ идарә итә башлады.

Искәрмәләр

Яки «металл Багаллар сыннары».
Сүзлектән «Гәһәннә» к.
Яки «аның тирә-ягындагы».
2Ел 21:2 дәге искәрмәне к.
Яки «ачуын чыгарды».