Икенче Елъязма 29:1—36

  • Һизәкыя — Яһүд патшасы (1, 2)

  • Һизәкыянең реформалары (3—11)

  • Гыйбадәтханә чистартыла (12—19)

  • Гыйбадәтханәдәге хезмәт яңадан торгызыла (20—36)

29  Һизәкыя́+ 25 яшендә илдә патшалык итә башлады, һәм ул Иерусалимда 29 ел идарә итте. Әнисе Зәкәрия́ кызы Абихә́ иде.+  Һизәкыя, бабасы Давыт кебек үк,+ Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+  Идарә итүенең беренче елында, беренче айда ул Йәһвә йортының ишекләрен ачып, аларны төзәтте.+  Аннары ул руханилар белән ле́вилеләрне көнчыгыш мәйданда җыеп,  аларга болай диде: «Ле́вилеләр, сүземә колак салыгыз әле! Үзегезне+ һәм ата-бабаларыгыз Аллаһысы Йәһвәнең йортын изгеләндерегез һәм изге урыннан нәҗес нәрсәләрне чыгарып ташлагыз.+  Безнең аталарыбыз тугрылыксыз эш итте һәм Аллаһыбыз Йәһвә алдында яман булганны кылды.+ Алар аны калдырды, Йәһвәнең изге урыныннан йөзләрен чөерде һәм Аңа артлары белән борылды.+  Алар шулай ук гыйбадәтханә өйалдысының ишекләрен+ япты һәм шәмдәлләрне сүндерде.+ Алар изге урында Исраи́л Аллаһысына фимиам яндырмый+ һәм яндыру корбаннары китерми башлады.+  Шуңа күрә Йәһвәнең Яһүд белән Иерусалимга ачуы чыкты,+ һәм ул аларны башкаларда имәнеч хисләр уятырдай хәлгә калдырды, хәйран калып, сызгырып куярлык* хәлгә төшерде, һәм сез моны үз күзләрегез белән күреп торасыз.+  Менә шуңа күрә аталарыбыз кылычтан һәлак булды,+ ә улларыбыз, кызларыбыз һәм хатыннарыбыз әсирлеккә алынды.+ 10  Хәзер исә, Исраил Аллаһысы Йәһвәнең безгә кайнаган ачуы басылсын өчен, күңелем аның белән килешү төзергә тели.+ 11  Кардәшләрем минем, хәзер гамьсез булып йөрү* вакыты түгел, чөнки Йәһвә сезне үзе алдында хезмәт итү+ һәм үзенә корбаннар төтәтү+ өчен сайлады». 12  Шулчак шушы ле́вилеләр эшкә кереште: коһатлылардан+ — Амаса́й улы Маһа́т һәм Азария́ улы Йәи́л, мерарилылардан+ — Әбди́ улы Киш һәм Яхәли́л улы Азария́, гирсәнлеләрдән+ — Зәммә́ улы Йоха́к һәм Йохак улы Гадә́н, 13  Илисафа́н токымыннан — Шимри́ һәм Йәви́л, Аса́ф токымыннан+ — Зәкәрия́ һәм Маттания́, 14  Хима́н токымыннан+ — Яһии́л һәм Шимгы́й, Ядиту́н токымыннан+ — Шемая́ һәм Узии́л. 15  Алар кан кардәшләрен җыйдылар да, үзләрен изгеләндерделәр һәм, Һизәкыя патша Йәһвәнең сүзләре буенча боерганча, Йәһвә йортын чистартырга килделәр.+ 16  Руханилар, Йәһвә йортын чистартыр өчен, аның эченә керделәр һәм Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә табылган бөтен нәҗес нәрсәләрне Йәһвә йортының ишегалдына+ чыгардылар. Ә ле́вилеләр аларны алып, Кидро́н үзәненә+ илтеп ташлады. 17  Шулай итеп, алар изгеләндерүне беренче айның беренче көнендә башлап, сигезенче көнне Йәһвә гыйбадәтханәсенең өйалдысына+ җиттеләр. Йәһвә йортын сигез көн изгеләндереп, алар эшләрен беренче айның 16 нчы көнендә тәмамлады. 18  Шуннан соң алар Һизәкыя патша янына килеп, болай диделәр: «Без бөтен Йәһвә йортын чистартып чыктык, корбан яндыру мәзбәхен+ һәм аның бөтен кирәк-яракларын,+ багышланган икмәкләр* өстәлен+ һәм аның бөтен савыт-сабасын чистарттык. 19  Моннан тыш, без Әһәз патша үз идарәсе вакытында чыгарып ташлаган (шулай эшләп ул тугрылыксызлык кылган иде)+ бөтен кирәк-яракларны әзерләп, аларны изгеләндердек.+ Хәзер алар Йәһвә мәзбәхе алдында». 20  Һизәкыя патша иртән иртүк торып, шәһәр түрәләрен җыйды, һәм алар барысы бергә Йәһвә йортына китте. 21  Патшалык, изге урын һәм Яһүд өчен гөнаһ йолу корбаны итеп алар җиде үгез, җиде сарык тәкәсе, җиде тәкә бәрән һәм җиде кәҗә тәкәсе алып килде.+ Патша руханиларга — Һарун токымнарына — аларны Йәһвә мәзбәхендә корбан итеп китерергә кушты. 22  Шунда үгезләрне чалдылар,+ һәм руханилар аларның канын алып, мәзбәхкә бөркеделәр.+ Аннары алар сарык тәкәләрен чалып, каннарын мәзбәхкә бөркеделәр һәм тәкә бәрәннәрне дә чалып, каннарын мәзбәхкә бөркеделәр. 23  Шуннан соң гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе кәҗә тәкәләрен патша һәм җыелыш алдына алып килделәр һәм кулларын аларның өсләренә куйдылар. 24  Руханилар кәҗә тәкәләрен чалып, гөнаһ йолу корбаны итеп китерделәр. Канын исә, бөтен Исраилне йолып алыр өчен, мәзбәхкә бөркеделәр, чөнки патша әйткәнчә, яндыру корбаны да, гөнаһ йолу корбаны да бөтен Исраил өчен китерелергә тиеш иде. 25  Ул арада, аның кушуы буенча, ле́вилеләр кимваллар, кыллы уен кораллары һәм арфалар тотып,+ Йәһвә йорты янында торды. Моны алар Давыт,+ патшага күренешләр тапшыручы Гәд+ һәм Ната́н+ пәйгамбәр урнаштырган тәртип буенча эшләделәр, чөнки бу тәртипне үз пәйгамбәрләре аша Йәһвә җиткергән иде. 26  Ле́вилеләр Давытның уен коралларын, ә руханилар быргылар тотып басып тордылар.+ 27  Шунда Һизәкыя мәзбәхтә яндыру корбаны китерергә кушты.+ Яндыру корбаны китерелә башлагач, Йәһвәгә җыр җырлый башладылар, Исраил патшасы Давытның уен коралларына кушылып, быргы уйнарга тотындылар. 28  Җыр яңгыраганда һәм быргы уйнаганда бөтен җыелыш җиргә таба иелә иде. Һәм яндыру корбаны китерелеп беткәнчегә кадәр шулай булды. 29  Яндыру корбаны китерелеп беткәч, патша һәм аның белән булган бар кеше тез чүгеп, йөзтүбән капланды. 30  Аннары Һизәкыя патша һәм түрәләр ле́вилеләргә Давыт+ һәм күренешләр тапшыручы Асафның+ мәдхияләрен җырлап, Йәһвәне мактарга кушты. Шунда алар шатлык-сөенеч белән мактаулы җырлар җырлады һәм тез чүгеп, йөзтүбән капланды. 31  Аннары Һизәкыя болай диде: «Менә хәзер, Йәһвәгә хезмәт итү өчен аерып куелганнан соң,* Йәһвә йортына корбаннар һәм рәхмәт бүләкләре китерегез». Шунда җыелыш корбаннар һәм рәхмәт бүләкләре китерә башлады, барысы да ихлас күңелдән яндыру корбаннары итеп китереләсе малны алып килде.+ 32  Җыелыш китергән яндыру корбаннарының саны 70 баш эре мал, 100 баш сарык тәкәсе, 200 баш тәкә бәрән иде — боларның барысы яндыру корбаны итеп Йәһвәгә китерелде;+ 33  китерелгән изге бүләкләрнең саны 600 баш эре мал һәм 3 000 баш сарык иде. 34  Әмма яндыру корбаннары итеп китереләсе хайваннарны тунау өчен җитәрлек руханилар булмаганлыктан, бөтен эш башкарылганчы һәм руханилар үзләрен изгеләндергәнче,+ аларга кан кардәшләре ле́вилеләр булышты,+ чөнки үзләрен изгеләндерүгә килгәндә, ле́вилеләр руханиларга караганда намуслырак* иде. 35  Яндыру корбаннары да,+ татулык корбаннарының мае да,+ һәм шулай ук яндыру корбаннары белән китерелгән шәраб бүләкләре дә күп иде.+ Шулай итеп, Йәһвә йортындагы хезмәт яңадан торгызылды.* 36  Һизәкыя һәм бөтен халык Аллаһының үзләре өчен кылган эшләренә сөенде,+ чөнки моның барысы бик тиз башкарылды.

Искәрмәләр

Яки «мыскыллап көләрлек».
Яки «ял итеп яту».
Сүзгә-сүз «кулыгызны тутырганнан соң». Чг 28:41 дәге искәрмәне к.
Яки «ашкынучанрак; тырышлырак».
Яки «хезмәт өчен барысы да әзерләнде».