Икенче Елъязма 3:1—17

  • Сөләйман гыйбадәтханәне төзи башлый (1—7)

  • Иң изге бүлмә (8—14)

  • Ике бакыр багана (15—17)

3  Шуннан соң Сөләйман Иерусалимдагы Мориа́ тавында,+ Йәһвә аның атасы Давытка күренгән җирдә+ Йәһвә йортын төзи башлады.+ Бу — Давыт йәвүсле Өрнәннең ындыры торган җирдә+ әзерләп куйган урын иде.  Сөләйман төзелеш эшләрен патшалык итүенең дүртенче елында, икенче айның икенче көнендә башлады.  Ул Аллаһы йорты өчен салган нигезнең озынлыгы элеккеге үлчәм буенча 60 терсәк*, ә киңлеге 20 терсәк иде.+  Гыйбадәтханә өйалдысының озынлыгы 20 терсәк иде һәм йортның киңлегенә тиң иде, ә биеклеге 120* иде. Аның эчен ул саф алтын белән каплады.+  Зур бүлмәне* ул артыш такталар белән тышлады, ә өстен саф алтын белән каплады.+ Аннары ул аны пальма сурәтләре+ һәм чылбырлар+ белән бизәде.  Йортны ул шулай ук матур асылташлар белән бизәде.+ Ул кулланган алтын+ Пәрвәимнән иде.  Ул йортны, аның өрлекләрен, бусагаларын, стеналарын һәм ишекләрен алтын белән каплады+ һәм стеналарга чокып керубимнәр сурәтләре ясады.+  Сөләйман шулай ук Иң изге бүлмә* ясады.+ Аның озынлыгы, йортның киңлеге кебек үк, 20 терсәк һәм киңлеге дә 20 терсәк иде. Аны алтын белән каплау өчен 600 талант* саф алтын китте.+  Кадак ясауга киткән алтынның авырлыгы 50 шәкыл* иде. Өске бүлмәләрне дә ул алтын белән каплады. 10  Аннары ул Иң изге бүлмәдә* ике керубим сыны ясады һәм аларны алтын белән каплады.+ 11  Керубим канатларының+ тулаем озынлыгы 20 терсәк иде. Керубимнең бер канаты 5 терсәк иде һәм йортның стенасына тиеп тора иде. Аның икенче канаты да 5 терсәк иде һәм икенче керубимнең канатына тиеп тора иде. 12  Икенче керубимнең канаты да 5 терсәк иде һәм йортның стенасына тиеп тора иде. Аның икенче канаты да 5 терсәк иде һәм беренче керубимнең канатына тиеп тора иде. 13  Шул керубимнәрнең җәелгән канатларының озынлыгы 20 терсәк иде. Алар йөзләре белән эчкә* таба карап, аягүрә басып тора иде. 14  Ул шулай ук зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә төстәге йон, куе кызыл җеп һәм сыйфатлы тукымадан чаршау+ ясап, аңа керубимнәр сурәтләре чикте.+ 15  Аннары ул йорт алдына 35 терсәк биеклектә ике багана+ һәм һәр багана башына 5 терсәк биеклектә капитель* ясады.+ 16  Ул муенсага охшаш чылбырлар ясап, аларны багана башына беркетте, шулай ук 100 анар ясап, аларны шул чылбырларга беркетеп куйды. 17  Баганаларны ул гыйбадәтханә алдына куйды: берсен уң* якка, икенчесен сул* якка. Уң яктагысын ул Яхи́н* дип, сул яктагысын Бога́з* дип атады.

Искәрмәләр

Гадәттә бер терсәк 44,5 см булган, әмма кайберәүләр элеккеге үлчәм 51,8 см озынлыктагы озын терсәккә карый дип фараз итә. Ә14 кушымт. к.
Үлчәм берәмлеге билгесез.
Сүзгә-сүз «Зур йортны». Күрәсең, Изге урынга карый.
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «Иң изге йорт».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «Иң изге йортта».
Ягъни Изге урынга.
Ягъни багананың бизәлгән өске өлеше.
Яки «көньяк».
Яки «төньяк».
Мәгъ. «ул [ягъни Йәһвә] нык урнаштырсын».
Бәлки, мәгъ. «көч-куәте белән».