Икенче Елъязма 30:1—27

  • Һизәкыя Пасах бәйрәмен үткәрә (1—27)

30  Һизәкыя́ бөтен Исраи́л белән Яһүдкә хәбәр җибәреп+ һәм хәтта Ифраи́м белән Манашше́ кабиләләренә+ хатлар язып, барысын Иерусалимга Йәһвә йортына Исраил Аллаһысы Йәһвәгә багышланган Паса́х бәйрәмен үткәрергә чакырды.+  Әмма патша, аның түрәләре һәм бөтен Иерусалим җыелышы Пасах бәйрәмен икенче айда үткәрергә булды,+  чөнки үзләрен изгеләндергән руханилар җитәрлек булмаганлыктан+ һәм халык Иерусалимда әле җыелып бетмәгәнлектән, алар бәйрәмне гадәттәге вакытта үткәрә алмаган иде.+  Бу карар патшага да, бөтен җыелышка да дөрес булып күренде.  Шулай итеп, Бәхи́р-шебадан алып Данга+ кадәр бөтен Исраил буенча игълан ясап, халыкны Иерусалимга Исраил Аллаһысы Йәһвәгә багышланган Пасах бәйрәменә чакырырга булдылар, чөнки моңа кадәр аларның бу бәйрәмне канунда язылганча зур төркем белән җыелып үткәргәннәре юк иде.+  Шунда, патша боерыгы буенча, хәбәрчеләр* патшадан һәм түрәләрдән хатлар алып, бөтен Исраил белән Яһүд җирен йөреп чыкты һәм мондый хәбәр җиткерде: «Исраил халкы! Ибраһи́м, Исха́к һәм Исраил* Аллаһысы Йәһвәгә борылыгыз, шулчак ул да сезгә — Ассирия патшалары+ кулыннан котылып калганнарга борылыр.  Ата-бабаларыгыз һәм кан кардәшләрегез кебек булмагыз! Алар ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә карата тугрылыксыз эш итте, шунлыктан, үзегез күргәнегезчә, ул аларны башкаларда имәнеч хисләр уятырдай хәлгә калдырды да.+  Ата-бабаларыгыз кебек үҗәт булмагыз.+ Йәһвәгә буйсыныгыз, аның мәңгегә изгеләндергән изге урыны+ янына килегез һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә хезмәт итегез, шулчак аның сезгә кайнаган ачуы басылыр.+  Сез Йәһвәгә борылгач, кан кардәшләрегезне һәм улларыгызны әсир итүчеләр аларга мәрхәмәт күрсәтер+ һәм аларны үз җирләренә кайтарып җибәрер,+ чөнки Йәһвә кызганучан* һәм шәфкатьле.+ Аңа борылсагыз, ул сездән үз йөзен бормас».+ 10  Хәбәрчеләр* Ифраим һәм Манашше+ җирләрендә шәһәрдән шәһәргә йөреп, Зәбулунга кадәр җиттеләр, әмма халык алардан мыскыллап көлде.+ 11  Шулай да Әши́р, Манашше һәм Зәбулу́н кабиләләреннән кайберәүләр, басынкылык күрсәтеп, Иерусалимга килделәр.+ 12  Аллаһы Яһүдкә дә илтифатын күрсәтте һәм, алар патша белән түрәләрнең Йәһвә сүзе буенча кушканнарын үтәсеннәр өчен, аларны бердәм итте.* 13  Икенче айны+ Төче икмәк бәйрәмен+ үткәрергә дип, Иерусалимда бик күп халык җыйналды. Җыелган халык саны гаять күп иде. 14  Алар Иерусалимдагы ялган илаһларның мәзбәхләрен бетерделәр,+ бөтен фимиам яндыру мәзбәхләрен+ дә Кидро́н үзәненә илтеп ташладылар. 15  Аннары икенче айның 14 нче көнендә Пасах корбаны чалдылар. Руханилар белән ле́вилеләргә оят булып китте, һәм алар үзләрен изгеләндереп, яндыру корбаннары итеп китереләсе малны Йәһвә йортына алып килде. 16  Алар, Аллаһы бәндәсе Мусаның Кануны буенча, гадәттәге урыннарына басты. Аннары руханилар ле́вилеләр биргән канны мәзбәх өстенә бөркеде.+ 17  Җыелганнар арасында үзләрен әле изгеләндермәгәннәр күп иде, һәм ле́вилеләр, чиста булмаганнарны Йәһвәгә изгеләндерер өчен,+ алар урынына Пасах корбаннары чалу өчен җаваплы иде. 18  Бик күпләр, аеруча Ифраим, Манашше,+ Иссахар һәм Зәбулун кабиләсендәге кешеләр, чистарыну йоласын үтмичә, канунны бозып, Пасах ризыгын ашадылар. Әмма Һизәкыя алар өчен болай дип дога кылды: «Игелекле+ Йәһвә, кичер аларны. 19  Изгелек кагыйдәләре буенча чистарынмасалар да,+ хак Аллаһы Йәһвәне — үз ата-бабаларының Аллаһысын эзләр өчен үз йөрәкләрен әзерләгән+ һәркемне кичер». 20  Йәһвә Һизәкыянең догасын ишетте һәм халыкны кичерде.* 21  Иерусалимда булган исраиллеләр җиде көн буе зур шатлык-сөенеч белән+ Төче икмәк бәйрәме+ үткәрде. Ле́вилеләр белән руханилар, көн саен Йәһвә өчен уен коралларында рухланып уйнап, Йәһвәне мактады.+ 22  Һизәкыя исә Йәһвәгә акыллылык белән хезмәт иткән ле́вилеләр белән сөйләшеп, аларны дәртләндерде.* Халык җиде көн буе бәйрәм ашы ашап,+ татулык корбаннары китерде+ һәм үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә рәхмәтләр белдерде. 23  Аннары бөтен җыелыш тагын җиде көн бәйрәм итәргә булды. Шулай итеп, барысы да шатланып тагын җиде көн бәйрәм итте.+ 24  Яһүд патшасы Һизәкыя җыелыш өчен 1 000 баш үгез һәм 7 000 баш сарык, ә түрәләре җыелыш өчен 1 000 баш үгез һәм 10 000 баш сарык багышлады.+ Һәм шактый күп руханилар үзләрен изгеләндерде.+ 25  Бөтен Яһүд халкы, руханилар, ле́вилеләр, Исраилдән килгән бөтен халык, шулай ук Исраилдән килгән+ һәм Яһүд җирендә яшәгән килмешәкләр+ сөенүдән туктамады. 26  Иерусалимда зур шатлык хөкем сөрде, чөнки Исраил патшасы Давыт улы Сөләйманның көннәреннән бирле Иерусалимда андый хәлнең булганы юк иде.+ 27  Ахырда ле́виле руханилар халыкны фатихалады.+ Аллаһы аларның авазын ишетте, һәм аларның догасы аның изге торагына — күкләргә кадәр барып иреште.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «чабарлар».
Ягъни Ягъкуб.
Яки «киң күңелле».
Сүзгә-сүз «Чабарлар».
Сүзгә-сүз «аларга бер йөрәк бирде».
Сүзгә-сүз «савыктырды».
Сүзгә-сүз «левилеләрнең йөрәгенә сөйләде».