Икенче Елъязма 31:1—21

  • Һизәкыя потка табынуны юкка чыгара (1)

  • Руханилар белән левилеләргә тиешле ярдәм күрсәтү (2—21)

31  Бәйрәмнән соң анда җыелган бөтен исраиллеләр Яһүд җирендәге шәһәрләргә китте. Алар Яһүд белән Биньями́н, шулай ук Ифраи́м һәм Манашше́+ җирләрендәге изге таш баганаларны ватты,+ изге агач баганаларны* кисеп ташлады,+ биеклекләрне+ һәм мәзбәхләрне җимерде,+ таш өстендә таш калдырмады. Аннары бөтен исраиллеләр үз шәһәрләренә, һәрберсе үз өенә кайтты.  Һизәкыя́ исә руханиларны+ һәм ле́вилеләрне+ үз төркемнәренә билгеләп, һәрбер руханига һәм һәрбер ле́вилегә үз вазифасын тапшырды.+ Алар яндыру корбаннары белән татулык корбаннары китерергә, Йәһвә гыйбадәтханәсенең ишегалларының капкалары янында хезмәт итәргә, Аллаһыга рәхмәтләр һәм мактаулар белдерергә тиеш иделәр.+  Яндыру корбаннары өчен,+ шул исәптән Йәһвәнең Канунында язылганча иртәнге һәм кичке корбаннар,+ шулай ук Шимбә көнендә,+ яңа ай көнендә+ һәм бәйрәмнәрдә+ китерелә торган яндыру корбаннары өчен, патша үз малының бер өлешен багышлады.  Өстәвенә, ул Иерусалимда яшәгән халыкка, руханилар белән ле́вилеләр Йәһвәнең канунын төп-төгәл үтәсеннәр өчен,* аларга тиешле өлешне бирергә кушты.+  Бу боерык чыккач, исраиллеләр шактый күп күләмдә ашлыкның, яңа шәрабның, зәйтүн маеның,+ балның һәм кырда җыйган бар нәрсәнең беренче уңышын+ китерделәр. Алар бар нәрсәләренең уннан бер өлешен мул итеп китерде.+  Яһүд шәһәрләрендә яшәгән Исраи́л һәм Яһүд кешеләре шулай ук эре малларының, сарыкларының уннан бер өлешен һәм изге нәрсәләрнең уннан бер өлешен+ — Аллаһылары Йәһвә өчен изгеләндерелгән нәрсәләрне китереп, аларны өем-өем итеп сала барды.  Өченче айны+ алар үз бүләкләрен аерым өемнәргә өя башлады һәм җиденче айны+ тәмамлады.  Һизәкыя һәм түрәләр, килеп, шул бүләк өемнәрен күргәч, Йәһвәгә мактаулар белдерде һәм Исраил халкын фатихалады.  Һизәкыя руханилар белән ле́вилеләрдән бүләк өемнәре турында сорагач, 10  Сады́йк йортыннан булган баш рухани Азария́ аңа болай диде: «Йәһвә йортына бүләкләр китерә башлаганнан бирле+ халыкның азык-төлеккә мохтаҗлыгы юк, алар туйганчы ашый һәм кала да әле, чөнки Йәһвә үз халкын фатихалый. Менә күпме калды».+ 11  Шулчак Һизәкыя Йәһвә йортында келәтләр*+ әзерләргә кушты, һәм аларны әзерләделәр. 12  Бүләкләрне, гошерләрне*+ һәм изге нәрсәләрне эчкә керттеләр һәм бу эшне намус белән башкардылар. Ле́виле Кәнәния́һ моның барысы өстеннән күзәтче итеп билгеләнде, ә аның бертуганы Шимгы́й аңардан соң икенче иде. 13  Һизәкыя патша боерыгы белән Яһии́л, Әзазия́һ, Наха́т, Асаи́л, Яриму́т, Йозаба́д, Илья́л, Ишмахы́й, Маһа́т һәм Бина́й Кәнәнияһ белән Шимгыйның вәкаләтле ярдәмчеләре итеп билгеләнде. Азария исә Аллаһы йорты күзәтчесе иде. 14  Ле́виле Имна́й улы Кора́ — көнчыгыш капка сакчысы+ — Аллаһыга китерелгән ирекле бүләкләр+ өчен җаваплы иде. Ул Йәһвәгә китерелгән иганә бүләкләрен,+ шулай ук аеруча изге нәрсәләрне+ өләште. 15  Аның җитәкчелеге астында руханилар шәһәрләрендә+ Гадә́н, Миниями́н, Йешуа́, Шемая́, Әмәри́ һәм Шәхәния́ иде. Аларга төркемнәрдә+ хезмәт иткән кан кардәшләренә өлеш чыгару эше ышанып тапшырылды. Һәрберсенә — зурысына да, кечесенә дә — бертигез өлеш бирелә иде. 16  Исемнәре шәҗәрәгә кертелгән һәм Йәһвә йортына көн саен хезмәт итәргә һәм үз төркемнәрендә вазифаларын үтәргә килгәннәргә аерым өлеш чыгарыла иде. Шәҗәрәгә өч яшь һәм аннан олырак ир затлары кертелгән иде. 17  Руханиларның шәҗәрәсе дә, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ле́вилеләрнең+ шәҗәрәсе дә үз төркемнәрендәге вазифалар буенча+ һәм нәселләре буенча+ төзелде. 18  Шәҗәрәгә аларның бөтен хатыннары, уллары белән кызлары, хәтта кечкенә балалары — аларның бөтен гаиләләре кертелде, чөнки алар үзләренә ышанып тапшырылган вазифалары өчен үзләрен изге хезмәт хакына изге итеп саклады. 19  Шәҗәрәгә шулай ук Һарунның токымнары — үз шәһәрләре тирәсендәге җирләрдә* яшәгән руханилар да кертелде.+ Бөтен шәһәрләрдә руханилар гаиләсендәге һәрбер ир затка һәм ле́вилеләрнең шәҗәрәсенә кертелгән барлык кешеләргә ризык өләшү өчен исемнәре атап ир-атлар билгеләнде. 20  Һизәкыя бөтен Яһүд җирендә шулай эшләде. Ул Аллаһысы Йәһвә күзендә яхшы һәм дөрес булганны кылып, аңа тугры булды. 21  Һизәкыя Аллаһыны эзләүдә нинди генә эшкә тотынмасын — Аллаһы йортында хезмәт итү булсынмы,+ Канунны һәм әмерләрне үтәү булсынмы — ул барысын да бөтен күңелен биреп башкарды һәм уңышлы булды.

Искәрмәләр

Яки «үтәүгә үзләрен тулысынча багышласыннар өчен».
Яки «аш бүлмәләре».
Яки «уннан бер өлешләрне».
Сүзгә-сүз «көтүлекләрдә».