Икенче Елъязма 33:1—25

  • Манашше — Яһүд патшасы (1—9)

  • Манашше тәүбә итә (10—17)

  • Манашше вафат була (18—20)

  • Амон — Яһүд патшасы (21—25)

33  Патшалык итә башлаганда Манашшега+ 12 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 55 ел идарә итте.+  Манашше́, Йәһвә исраиллеләр алдыннан куган халыкларның җирәнгеч гадәтләренә ияреп, Йәһвә күзендә яман булганны кылды.+  Ул атасы Һизәкыя́ җимереп ташлаган биеклекләрне+ яңадан төзеде, Багалларга мәзбәхләр урнаштырды һәм изге агач баганалар* ясады. Ул бөтен күк җисемнәренә* табынды һәм аларга хезмәт итте.+  Манашше шулай ук Йәһвә йортында, Йәһвәнең: «Минем исемем мәңге Иерусалимда булыр»+,— дип әйткән урынында, мәзбәхләр төзеде.+  Ул Йәһвә йортының ике ишегалдында+ бөтен күк җисемнәренә* мәзбәхләр төзеде.  Ул Һинно́м улы үзәнендә+ үз улларын корбан итеп утта яндырды;*+ сихерчелек кылды,+ күрәзәлек һәм кара сихерчелек белән шөгыльләнде, рухлар чакыручылар һәм күрәзәчеләр билгеләде.+ Ул Йәһвә күзендә чиксез дәрәҗәдә яманлык кылып, аның ачуын чыгарды.*  Манашше шулай ук бер сын ясап, аны Аллаһы йортына урнаштырды.+ Бу урын турында Аллаһы Давыт белән аның улы Сөләйманга болай дигән иде: «Бу йортта һәм мин Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан сайлап алган Иерусалимда минем исемем мәңге булачак.+  Исраи́л Муса аша бирелгән бар әмерләремне, бөтен Канунны, күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне җиренә җиткереп үтәсә, мин бүтән беркайчан да исраиллеләрне ата-бабаларына биргән җирдән мәхрүм итмәм».  Манашше Яһүдне һәм Иерусалим халкын, Йәһвә исраиллеләр алдында юк иткән халыкларга караганда да яманрак эшләр кылырга этәреп, юлдан яздыра барды.+ 10  Йәһвә Манашшега да, үзенең халкына да кат-кат хәбәрләр җибәреп торды, әмма алар колак салмады.+ 11  Шуңа күрә Йәһвә аларга Ассирия патшасының гаскәр башлыкларын җибәрде. Алар Манашшены табып, аңа ыргаклар кидерделәр* һәм ике бакыр богау белән богаулап Бабылга алып киттеләр. 12  Бәлагә төшкәч, ул үзенең Аллаһысы Йәһвәгә мәрхәмәт* күрсәтүен сорап ялварды һәм ата-бабалары Аллаһысы алдында үзен бик басынкыландырды. 13  Манашше Аллаһыга дога кыла башлады. Аның ялваруыннан тәэсирләнеп, Ул аның мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечен кабул кылды һәм аны Иерусалимга кайтарып, патшалыгын аның кулына кире тапшырды.+ Шунда Манашше Йәһвәнең хак Аллаһы булуына төшенде.+ 14  Шуннан соң ул үзәндәге* Гихонның+ көнбатыш ягындагы Давыт Шәһәренең тышкы стенасын төзеде.+ Стена Офилны+ уратып, Балык капкасына+ кадәр үк сузылган иде. Аны ул бик биек итеп ясады. Өстәвенә, ул Яһүдтәге бөтен ныгытылган шәһәрләрдә гаскәр башлыклары билгеләде. 15  Аннары ул чит-ят илаһларны, Йәһвә йортындагы сынны,+ Йәһвә йорты тавында һәм Иерусалимда үзе төзегән мәзбәхләрне+ шәһәр читенә илтеп ташларга кушты. 16  Ул шулай ук Йәһвәнең мәзбәхен әзерләп,+ анда татулык корбаннары+ һәм рәхмәт бүләкләре+ китерә башлады. Патша Яһүд халкына Исраил Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итәргә кушты. 17  Халык корбаннарны үз Аллаһысы Йәһвәгә генә китергән булса да, моны һаман биеклекләрдә эшли иде. 18  Манашше белән булган бүтән хәлләр, аның үз Аллаһысына кылган догасы һәм күренешләр тапшыручыларның аңа Исраил Аллаһысы Йәһвә исеменнән сөйләгән сүзләре турында Исраил патшаларының тарихы бәян ителгән китапта язылган. 19  Шулай ук аның догасы,+ ялваруына ничек итеп җавап бирелүе, кылган барлык гөнаһлары, тугрылыксыз булуы,+ үзен басынкыландырганчыга кадәр төзегән биеклекләре һәм куйган изге агач баганалар*+ белән сыннары турында күренешләр тапшыручыларның язуларында язылган. 20  Ахыр чиктә Манашше, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны үзенең йорты янында җирләделәр. Аның урынына улы Амо́н идарә итә башлады.+ 21  Патшалык итә башлаганда Амонга+ 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 2 ел идарә итте.+ 22  Ул, атасы Манашше кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылды.+ Ул атасы Манашше ясаган бөтен сыннарга корбаннар китерде+ һәм аларга хезмәт итте. 23  Әмма Амон, атасы Манашше́ үзен басынкыландырган кебек,+ Йәһвә алдында үзен басынкыландырмады,+ киресенчә, үз гаебен арттыра гына барды. 24  Ахыр чиктә, Амонның хезмәтчеләре аңа каршы яшерен килешү төзеделәр+ һәм аны үз йортында үтерделәр. 25  Әмма ул җирдәге халык Амон патшага каршы яшерен килешү төзегән бөтен кешеләрне үтереп бетерде+ һәм аның урынына улы Йошияне+ патша итеп куйды.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».
Сүзгә-сүз «күк гаскәренә».
Яки «күңелен рәнҗетте».
Сүзгә-сүз «ут аша үткәрде».
Я, бәлки, «кыя ярыгында кулга алдылар».
Яки «илтифат».
Яки «илтифат».
Яки «елга үзәнендәге».