Икенче Елъязма 35:1—27

  • Йошия бөек Пасах бәйрәме оештыра (1—19)

  • Йошия фиргавен Нехо кулыннан һәлак була (20—27)

35  Йошия́ Иерусалимда Йәһвәгә багышлап Паса́х бәйрәме+ оештырды, һәм Пасах корбаны+ беренче айның 14 нче көнендә+ чалынды.  Ул руханиларга үз вазифаларын үтәргә кушты һәм аларны Йәһвә йортында үз хезмәтләрен башкарырга дәртләндерде.+  Аннары ул Йәһвә алдында изге булган һәм бөтен Исраилне өйрәткән ле́вилеләргә+ болай диде: «Изге килешү сандыгын Исраи́л патшасы Давытның улы Сөләйман төзегән йортка кертеп куегыз.+ Сезгә бүтән аны үз җилкәләрегездә күтәреп йөртәсе юк.+ Хәзер Аллаһыгыз Йәһвәгә һәм аның халкы Исраилгә хезмәт итәргә вакыт.  Исраил патшасы Давыт һәм аның улы Сөләйман язып калдырган тәртип буенча эш итеп,+ нәселләрегез һәм төркемнәрегез буенча хезмәткә әзерләнегез.+  Кан кардәшләрегезнең — халыкның нәселләре саны буенча төркемләшеп, изге урынга килеп басыгыз. Аларның һәрбер нәселенә ле́вилеләр нәселләренең бер төркеме хезмәт күрсәтергә тиеш.  Пасах корбанын чалыгыз+ да үзегезне изгеләндерегез һәм кан кардәшләрегезгә хезмәт күрсәтеп, бәйрәм хәстәрен күрегез. Шулай итеп сез Йәһвәнең Муса аша әйткән сүзен үтәгән булырсыз».  Йошия анда булган бөтен халыкка, Пасах корбаннары китерсеннәр өчен, вак терлек — барлыгы 30 000 тәкә бәрән белән яшь кәҗә тәкәсе, шулай ук 3 000 баш эре мал бүләк итте. Патша боларның барысын шәхси милкеннән бирде.+  Аның түрәләре дә халыкка, руханиларга һәм ле́вилеләргә ирекле рәвештә иганә бүләкләре бирде. Аллаһы йорты башлыклары Хилкыя́,+ Зәкәрия́ һәм Яһии́л руханиларга 2 600 баш Пасах бәрәне һәм 300 баш эре мал бирде.  Ә ле́вилеләрнең башлыклары Кәнәния́һ, аның бертуганнары Шемая́ белән Нитани́л, шулай ук Хәшәби́, Яи́л һәм Йозаба́д ле́вилеләргә 5 000 баш Пасах бәрәне һәм 500 баш эре мал бүләк итте. 10  Бәйрәмгә әзерлек эшләре тәмамлангач, патша боерганча, руханилар үз урыннарына, ә ле́вилеләр төркемнәре буенча килеп басты.+ 11  Аннары Пасах бәрәннәрен чалдылар.+ Руханилар ле́вилеләрдән алган канны мәзбәх өстенә бөркеде,+ ә ул арада ле́вилеләр хайваннарны тунап торды.+ 12  Шуннан соң алар нәселләре буенча төркемләшкән халыкка өләшү өчен яндыру корбаннарын әзерләделәр. Бу корбаннар Йәһвәгә Муса китабында язылганча китерелергә тиеш иде. Эре мал белән дә шулай ук эшләделәр. 13  Пасах бәрәннәре гадәттәгечә ут өстендә пешерелде.*+ Изге корбаннарны кәстрүлләрдә, казаннарда һәм табаларда пешереп, шунда ук халыкка илтеп тордылар. 14  Аннары ле́вилеләр үзләре өчен һәм руханилар өчен дә шуны ук әзерләде, чөнки руханилар — Һарун токымы төнгә кадәр яндыру корбаннары һәм хайван мае китерде. Шулай итеп, ле́вилеләр үзләре өчен һәм руханилар — Һарун токымы өчен Пасах ризыгы әзерләде. 15  Давыт+ патша, Аса́ф,+ Хима́н һәм патшаның күренешләр тапшыручысы Ядиту́н+ билгеләгәнчә, Асаф+ токымыннан булган җырчылар үз урыннарында торды, ә капка сакчылары төрле капкалар янында хезмәт итте.+ Аларга үз хезмәтләрен калдырып китәргә кирәк булмады, чөнки алар өчен Пасах ризыгын кан кардәшләре ле́вилеләр әзерләде. 16  Шулай итеп, Йошия патшаның боерыгы буенча,+ ул көнне Пасах бәйрәмен үткәрү+ һәм Йәһвәнең мәзбәхендә корбаннар яндыру өчен Йәһвә эшләргә кушканның барысы да әзерләнде. 17  Анда булган исраиллеләр шул вакытта Пасах бәйрәмен һәм җиде көн Төче икмәк бәйрәмен үткәрделәр.+ 18  Ишмуи́л пәйгамбәрнең көннәреннән бирле Исраилдә андый Пасах бәйрәменең үткәрелгәне юк иде. Бер Исраил патшасының да Йошия, руханилар, ле́вилеләр, анда булган Яһүд белән Исраил халкы һәм Иерусалимда яшәүчеләр уздырган Пасахка охшаш Пасах бәйрәмен үткәргәне булмады.+ 19  Бу Пасах бәйрәме Йошиянең патшалык итүенең 18 нче елында уздырылды. 20  Барлык шушы хәлләрдән соң, Йошия гыйбадәтханәне* торгызгач, Мисыр патшасы Не́хо+ Евфрат янындагы Кархемишка яу белән китте. Шунда Йошия аңа каршы чыкты.+ 21  Нехо, үз хәбәрчеләрен җибәреп, аңа болай диде: «Яһүд патшасы, синең миндә ни эшең бар? Бу юлы мин сиңа каршы түгел, ә бүтән патшалыкка каршы барам, һәм мине Аллаһы ашыктыра. Үзең турында уйла, минем белән булган Аллаһыга каршы төшмә, югыйсә ул сине һәлак итәр». 22  Әмма Йошия чигенмәде, ә килеш-килбәтен үзгәртеп,+ аның белән сугышырга чыкты. Ул, Аллаһының Нехо аша әйткән сүзләрен тыңламыйча, Мегиддо́+ үзәненә сугышырга килде. 23  Шунда укчылар Йошия патшага ук аттылар, һәм патша үз хезмәтчеләренә: «Мине моннан алып китегез, мин бик каты яраландым»,— диде. 24  Шулчак хезмәтчеләре аны арбадан төшерделәр һәм икенче хәрби арбасына утыртып, Иерусалимга алып киттеләр. Шулай итеп, ул вафат булды, һәм аны ата-бабаларының төрбәсендә җирләделәр.+ Бөтен Яһүд һәм Иерусалим халкы Йошия өчен матәм тотты. 25  Ирмия́+ Йошия турында кайгырып җырлады, һәм бөтен җырчылар — ир-атлар да, хатын-кызлар+ да — шул вакыттан бирле үзләренең матәм җырларында Йошия турында җырлый. Бу җырларны җырлау Исраилдә йола булып китте, һәм алар матәм җырлары җыентыгына кертелде. 26  Йошия белән булган бүтән хәлләр, аның Йәһвә Канунында язылганнар буенча эш итеп, тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләре 27  һәм бүтән эшләре турында баштанаяк Исраил һәм Яһүд патшалары китабында бәян ителгән.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «кыздырылды».
Сүзгә-сүз «йортны».