Икенче Елъязма 36:1—23

  • Йәһуәһәз — Яһүд патшасы (1—3)

  • Йәһуәким — Яһүд патшасы (4—8)

  • Йәһуәкин — Яһүд патшасы (9, 10)

  • Сидкыя — Яһүд патшасы (11—14)

  • Иерусалимның җимерелүе (15—21)

  • Кирның гыйбадәтханәне төзү турындагы боерыгы (22, 23)

36  Шуннан соң халык Йошиянең улы Йәһуәһәзне+ Иерусалимда әтисенең урынына патша итеп куйды.+  Патшалык итә башлаганда Йәһуәһәзгә 23 яшь иде, һәм ул Иерусалимда өч ай идарә итте.  Әмма Мисыр патшасы аны Иерусалимда хакимлегеннән мәхрүм итте һәм илгә 100 талант* көмеш һәм бер талант алтын исәбе белән салым салды.+  Өстәвенә, Мисыр патшасы Яһүд белән Иерусалим өстеннән Йәһуәһәзнең абыйсы Ильякимны патша итеп куйды һәм аның исемен Йәһуәки́м дип үзгәртте, ә аның энесе Йәһуәһәзне Не́хо+ Мисырга алып китте.+  Патшалык итә башлаганда Йәһуәкимгә+ 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте. Ул Аллаһысы Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+  Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р,+ аны ике бакыр богау белән богаулап Бабылга алып китмәкче булып, аңа каршы чыкты.+  Нәбукаднизар Йәһвә йортындагы кайбер әйберләрне Бабылга алып китеп, үз сараена урнаштырды.+  Йәһуәким белән булган бүтән хәлләр, кылган кабахәт эшләре һәм бүтән яманлыклары турында Исраи́л һәм Яһүд патшалары китабында бәян ителгән. Аның урынына патша булып улы Йәһуәки́н идарә итә башлады.+  Патшалык итә башлаганда Йәһуәкингә+ 18 яшь иде, һәм ул Иерусалимда өч ай да ун көн идарә итте. Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 10  Ел башында* Нәбукаднизар патша үз кешеләрен җибәреп, Йәһуәкинне һәм Йәһвә йортындагы кыйммәтле әйберләрне+ Бабылга китерергә кушты.+ Аның урынына ул Яһүд һәм Иерусалим өстеннән патша итеп аның атасының бертуганы Сидкыяне куйды.+ 11  Патшалык итә башлаганда Сидкыягә+ 21 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте.+ 12  Ул үз Аллаһысы Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде һәм Йәһвә исеменнән сөйләгән Ирми́я пәйгамбәр алдында үзен басынкыландырмады.+ 13  Өстәвенә, Сидкыя́ үзен Аллаһы белән ант бирдерткән Нәбукаднизар патшага каршы баш күтәрде.+ Ул үҗәт һәм каты күңелле булып калды һәм Исраил Аллаһысы Йәһвәгә борылырга теләмәде. 14  Руханиларның бөтен башлыклары, шулай ук халык та, бүтән халыкларның барлык җирәнгеч эшләренә ияреп, үтә тугрылыксыз эш итте. Алар Йәһвәнең Иерусалимдагы үзе изгеләндергән йортын нәҗесләде.+ 15  Ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә үзенең хәбәрчеләре аша аларны кисәтеп торды, үзенең халкын һәм үзенең яшәү урынын кызганганга, аларны кат-кат кисәтте. 16  Әмма алар Аллаһының хәбәрчеләрен мыскыллады да мыскыллады,+ аның сүзләрен санга сукмады,+ пәйгамбәрләреннән мыскыллап көлде;+ һәм ахыр чиктә, аларның савыгуларына өмете өзелгәч, Йәһвәнең үз халкына ачуы купты.+ 17  Шунда Аллаһы аларга каршы калдайлыларның+ патшасын китерде. Тегесе, килеп, аларның изге йорттагы+ егетләрен кылычтан кичерде;+ аның җаны егетен дә, кызын да, картын да, хәлсезен дә жәлләмәде.+ Аллаһы бөтенесен аның кулына тапшырды.+ 18  Ул Аллаһы йортындагы бөтен зурлы-кечкенәле әйберләрне, шулай ук Йәһвә йортындагы байлыкны һәм патша белән түрәләренең байлыгын Бабылга алып китте.+ 19  Ул Аллаһы йортын яндырып,+ аны кара күмергә әйләндерде, Иерусалим стенасын җимерде,+ бөтен ныгытмаларын яндырып бетерде һәм барлык кыйммәтле нәрсәләрне юкка чыгарды.+ 20  Кылычтан исән калганнарны ул Бабылга әсирлеккә алып китте.+ Фарсы́ патшалыгы урнаштырылганчы,+ алар Бабыл патшасы һәм аның улларының хезмәтчеләре булды.+ 21  Шулай итеп Йәһвәнең Ирмия́ аша әйткән сүзләре үтәлде,+ һәм ахыр чиктә җир үзенә үз Шимбәләрен кайтарды.+ Ташландык хәлдә яткан бөтен көннәре дәвамында, 70 ел үткәнче, җир ял итте.*+ 22  Фарсы патшасы Кирның+ беренче елында, Йәһвәнең Ирмия аша әйткән сүзе+ үтәлсен өчен, Йәһвә Фарсы патшасы Кирның күңеленә бер уй салды. Шуңа күрә Кир үзенең бөтен патшалыгында мондый хәбәр игълан итеп, аны язып куярга кушты:+ 23  «Фарсы патшасы Кир болай ди: „Күкләр Аллаһысы Йәһвә миңа җирдәге бар патшалыкларны бирде+ һәм миңа Яһүд җирендәге Иерусалимда үзенә йорт төзергә боерды.+ Арагызда кем аның халкыннан булса, шуның белән Аллаһысы Йәһвә булсын, һәм ул Иерусалимга барсын“».+

Искәрмәләр

Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Күрәсең, язын.
Яки «Шимбә тотты».