Икенче Елъязма 5:1—14

  • Гыйбадәтханәне багышлау бәйрәменә әзерлекләр (1—14)

    • Килешү сандыгы гыйбадәтханәгә кертелә (2—10)

5  Шулай итеп Сөләйман Йәһвә йорты белән бәйле бөтен эшләрне тәмамлады.+ Аннары Сөләйман, әтисе Давыт Аллаһыга багышлаган әйберләрне+ — көмеш, алтын һәм бүтән әйберләрне Аллаһы йорты хәзинәләренә алып килде.+  Шунда Сөләйман Исраи́л өлкәннәрен — Исраилдәге бөтен кабилә башлыкларын һәм ыруг башлыкларын җыйды. Давыт Шәһәреннән,+ ягъни Сионнан,+ Йәһвәнең килешүе сандыгын алып килер өчен, алар Иерусалимга килде.  Җиденче айда бөтен исраиллеләр патша алдына бәйрәмгә* җыелды.+  Исраилнең бөтен өлкәннәре килгәч, ле́вилеләр килешү сандыгын күтәрделәр дә алып киттеләр.+  Алар килешү сандыгын, очрашу чатырын+ һәм чатырда булган бөтен изге әйберләрне алып килделәр. Аларны руханилар һәм ле́вилеләр* китерде.  Сөләйман патша һәм аның янына җыелган бөтен Исраил җәмгыяте килешү сандыгы алдында торды. Корбан итеп шулкадәр күп сарык белән эре мал китерелде ки,+ аларның санын хәтта исәпләп тә, хисаплап та бетерерлек түгел иде.  Аннары руханилар Йәһвәнең килешүе сандыгын билгеләнгән урынга — йортның иң түр бүлмәсенә, ягъни Иң изге урынга кертеп, керубимнәрнең канатлары астына куйды.+  Керубимнәрнең канатлары килешү сандыгы торган урын өстеннән җәелеп торганга, керубимнәр килешү сандыгы белән аның колгаларын+ өстән каплап тора иде.  Колгалар бик озын булганлыктан, аларның очларын иң түр бүлмә алдындагы Изге урыннан караганда күреп була иде, ә тыштан күреп булмый иде; һәм алар бүген дә шунда. 10  Килешү сандыгында Муса Хоребта салган ике таш тактадан башка бүтән бернәрсә дә юк иде.+ Ул аларны Йәһвә Мисырдан чыккан Исраил халкы+ белән килешү төзегәч+ салган иде. 11  Руханилар изге урыннан чыкканда (бөтен руханилар исә нинди төркемнән булуларына+ карамастан изгеләндерелгән иде),+ 12  сыйфатлы кием кигән җырчы ле́вилеләр:+ Аса́ф,+ Хима́н,+ Ядиту́н+ һәм аларның уллары белән туганнары кимваллар, кыллы уен кораллары, арфалар тотып, мәзбәхнең көнчыгыш ягында басып тора иде. Ә алар янында 120 рухани быргы кычкыртып тора иде.+ 13  Быргычылар һәм җырчылар, тавышлары бердәй булып, Йәһвәне мактап аңа рәхмәтләр белдергән һәм быргы, кимвал һәм бүтән уен кораллары тавышына кушылып: «Ул игелекле. Аның тугры мәхәббәте мәңгелек»+,— дип, Йәһвәне мактап җырлаган мизгелдә, йорт — Йәһвә йорты болыт белән тулды.+ 14  Болыт аркасында руханилар анда үз хезмәтләрен башкара алмады, чөнки Аллаһының йорты Йәһвә даны белән тулган иде.+

Искәрмәләр

Ягъни Куыш кору бәйрәменә.
Яки «Аларны левиле руханилар».