2 Ишмуил 1:1—27

  • Давыт Шаулның үлеме турында ишетә (1—16)

  • Давытның Шаул белән Йонафан турындагы матәм җыры (17—27)

1  Шулай итеп, Шау́л үлде. Давыт исә амаликлыларны тар-мар итеп Зикләккә+ кайтты һәм шунда ике көн булды.  Өченче көнне Шаулның лагереннан бер кеше килде. Аның киемнәре ертылган, ә башында туфрак иде. Давытка якынлашкач, ул, тез чүгеп, йөзтүбән капланды.  Давыт аңардан: «Син кайдан килдең?» — дип сорагач, тегесе: «Исраи́л лагереннан качтым»,— диде.  «Анда нәрсә булды? Сөйлә!» — диде Давыт. Теге кеше: «Гаскәриләр сугыш кырыннан качып киттеләр, ә күпләре шунда ятып калды. Шаул белән аның улы Йонафа́н да вафат булды»+,— дип җавап бирде.  Шунда Давыт моны сөйләп биргән шул егеттән: «Шаул белән улы Йонафанның үлгәнен кайдан беләсең?» — дип сорады.  Егет болай дип җаваплады: «Мин Гилбуа́ тавына+ очраклы гына килгән идем. Анда Шаул үз сөңгесенә таянып басып тора иде. Артыннан арбалар һәм җайдаклар якынлашып килә иде.+  Ул як-ягына каранып алды да, мине күргәч, үзенә чакырды. „Әйе, әфәнде, нәрсә?“ — дидем мин.  Ул миннән: „Син кем?“ — дип сорады. Мин аңа: „Амали́к кешесе“+,— дип җавап бирдем.  Шунда ул: „Яныма килче, үтер мине, чөнки мин үлем хәлендә, әмма әле җан бирмәдем“,— диде. 10  Һәм мин, аның каты җәрәхәт алганын күргәч, барыбер исән калмас дип, янына килеп, аны үтердем.+ Аннары мин аның башыннан таҗын һәм кулыннан беләзеген салдырып, аларны хуҗама алып килдем». 11  Шунда Давыт үзенең өстендәге киемен ертып җибәрде, һәм аның белән булган бөтен кешеләре дә шулай эшләде. 12  Алар үкереп елады һәм кичкә кадәр ураза тотты,+ чөнки Шаул, аның улы Йонафан, шулай ук Йәһвә халкыннан һәм Исраил йортыннан+ күпләр кылычтан һәлак булды. 13  Давыт хәбәрне алып килгән егеттән: «Син каян?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Мин амаликлы килмешәк улы»,— диде. 14  Шунда Давыт аңа: «Ничек син курыкмыйча Йәһвәнең майланганына кул күтәрдең? Ник аны үтердең?»+ — диде. 15  Давыт бер егетне үзенә чакырып алды да аңа: «Бар, үтер аны»,— диде. Һәм ул аны үтерде.+ 16  Шунда Давыт болай диде: «Үз үлемеңдә син үзең гаепле, чөнки син: „Йәһвәнең майланганын үтердем“,— диеп, үз-үзеңә каршы шаһитлек иттең».+ 17  Давыт Шаул белән аның улы Йонафан+ турында матәм җыры җырлый башлады 18  һәм Яһүд халкын «Жәя» дип аталган шушы җырны җырларга өйрәтергә кушты. Йәша́р китабында+ язылган бу җырның сүзләре мондый: 19  «И-и-и Исраил, данлыклы кешеләрең биеклекләрдә вафат булды.+ Гайрәтлеләр ятып калды! 20  Бу хакта Гефта сөйләмәгез,+ Ашкело́н урамнарында да игълан итмәгез,Югыйсә Филисти́ кызлары шатланыр,Сөннәтсезләрнең кызлары тантана итәр. 21  Әй Гилбуа таулары,+Өстегезгә чык та төшмәсен, яңгыр да яумасын. Кырларыгыз изге уңыш китермәсен,+Чөнки анда куәтлеләр калканы нәҗесләнде,Шаулның май сөртелгән калканы бүтән юк инде. 22  Кеше канын түкмичә, гайрәтле дошманнарның тәнен җәрәхәтләмичә,Йонафанның җәясе кайтмый торган иде.+ Шаул кылычының да җиңүсез кайтканы булмады.+ 23  Шаул белән Йонафан...+ Гомерләре буе күңелгә якын һәм кадерле* иделәр. Хәтта үлем дә аларны аермады.+ Бөркеттән дә тизрәк,+Арысланнан да көчлерәк иде алар.+ 24  И Исраил кызлары, Шаул турында кайгырып елагыз,Ул сезне җете кызыл һәм купшы киемнәргә киендерде,Киемегезне алтын белән бизәде. 25  И Исраил, гайрәтлеләр сугышта ятып калды ич! Йонафан синең биеклекләреңдә вафат булды!+ 26  Кардәшем минем Йонафан, синең хакта көенәм мин,Син минем өчен бик якын идең.+ Яратуың минем өчен хатын-кыз мәхәббәтеннән дә кадерлерәк иде.+ 27  Гайрәтлеләр ятып калды,Сугыш кораллары юкка чыкты!»

Искәрмәләр

Яки «ягымлы».