2 Ишмуил 12:1—31

  • Натан Давытны шелтәли (1—15a)

  • Битсәбиянең улы үлә (15ә—23)

  • Битсәбия Сөләйманны тудыра (24, 25)

  • Амунлыларның Рабаһ шәһәре яулап алына (26—31)

12  Шуңа күрә Йәһвә Давыт янына Натанны+ җибәрде. Ул, килеп,+ Давытка болай диде: «Бер шәһәрдә ике кеше яшәгән: берсе бай, икенчесе ярлы булган.  Байның бик күп сарыгы һәм эре терлеге,+  ә ярлының сатып алынган бердәнбер сарык бәтие генә булган.+ Ул аның турында кайгырткан, һәм бәтие үзе янында уллары белән бергә үскән. Ул ярлы хуҗасы ашаганны ашаган, аның касәсеннән эчкән һәм аның куенында йоклаган. Ул аның өчен үз кызы кебек булган.  Берзаман бай янына бер кеше килгән. Ләкин ул, кунагына ризык әзерләр өчен, үз сарыкларын һәм эре терлеген түгел, ә ярлының сарык бәтиен алып, үзенә килгән кешегә әзерләп биргән».+  Шунда Давыт, бик нык ачуы чыгып, Натанга болай диде: «Йәһвә белән ант итәм:+ моны эшләгән кеше үлемгә лаек!  Моны эшләгәнгә, ул сарык бәтие өчен дүртләтә кайтарырга тиеш,+ чөнки ул мәрхәмәтсез эш иткән».  Шулчак Ната́н Давытка болай диде: «Ул кеше — син! Исраи́л Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сине Исраил өстеннән патша итеп майладым+ һәм Шау́л кулыннан коткардым.+  Мин сиңа хуҗаңның йортын+ һәм хуҗаңның хатыннарын+ бирдем, Исраил белән Яһүд йортын тапшырдым.+ Боларны аз дигән булсаң, мин сиңа хәтта күбрәк тә бирергә әзер идем.+  Ник син, Йәһвә сүзен санга сукмыйча, яманлык кылдың? Син хитле У́рины кылыч белән һәлак иттең!+ Хатынын үзеңә алдың,+ ә аның үзен амунлылар кылычыннан үтерттең.+ 10  Хәзердән синең йортың һәрчак кылычтан бәла күрер,+ чөнки син, мине санга сукмыйча, хитле У́риның хатынын үзеңә хатынлыкка алдың“. 11  Йәһвә болай ди: „Мин сиңа үз йортыңнан бәла китерермен.+ Синең күз алдыңда хатыннарыңны алып, бүтән ир-атка* бирермен,+ һәм ул көпә-көндез хатыннарың белән ятар.+ 12  Син яшертен эш иттең,+ мин исә моны бөтен Исраил алдында көпә-көндез эшләрмен“». 13  Шунда Давыт Натанга: «Йәһвә алдында гөнаһ кылдым мин»+,— диде. Натан аңа: «Йәһвә синең гөнаһыңны кичерә.*+ Син үлмәячәксең+,— диде.— 14  Ләкин Йәһвәне хөрмәт итмичә шундый эш кылганың өчен, әле генә туган улың үләчәк». 15  Аннары Натан өенә кайтып китте. Йәһвә У́риның хатыны Давытка тудырган балага зарар китерде, һәм бала авырып китте. 16  Шунда Давыт үз малае турында Аллаһыга ялварды. Ул ашамады да, эчмәде дә, ә бүлмәсенә кереп, төне буе идәндә ятты.+ 17  Аның йортындагы өлкәннәр, аның янына кереп, аны идәннән торгызмакчы иделәр, ләкин ул торырга да, алар белән ашарга да теләмәде. 18  Җиденче көнне бала үлде. Ләкин Давытның хезмәтчеләре аңа моның турында әйтергә курыкты. Алар: «Бала исән чакта без аның белән сөйләшмәкче идек, ә ул безне тыңламады,— диештеләр.— Ничек инде аңа баласының үлеме турында әйтик? Аның бит берәр нинди коточкыч нәрсә эшләп ташлавы бар!» 19  Үз хезмәтчеләренең пышылдашканын күреп, Давыт баланың үлгәнен аңлады. Ул хезмәтчеләреннән: «Бала үлдеме әллә?» — дип сорагач, тегеләре: «Әйе, үлде»,— диделәр. 20  Шунда Давыт идәннән торып, юынды да үзенә хуш исле май сөртте+ һәм киемнәрен алыштырып, Йәһвә йортына+ китте. Анда ул сәҗдә кылды. Аннары ул сараена кайтып, ризык китерергә кушты һәм ашады. 21  Хезмәтчеләре аңардан: «Нишләп син бала исән чакта ураза тоттың һәм еладың, ә бала үлү белән, торып ашый башладың?» — дип сорадылар. 22  Моңа ул болай диде: «Бала исән чакта мин: „Кем белә, бәлки, Йәһвә миңа илтифат күрсәтер дә, бала үлмәс“+,— дип уйлаган идем, шуңа күрә ураза тотып+ еладым. 23  Хәзер инде, бала үлгәч, нигә миңа ураза тотарга? Мин аны кайтара аламмы соң?+ Мин, үлеп, аңа кушылсам да,+ ул минем яныма кайтмас».+ 24  Аннары Давыт хатыны Битсәбияне+ юатты. Ул аның янына кереп, аның белән якынлык кылды. Вакыт узу белән аның улы туды. Аңа Сөләйман*+ дигән исем куштылар. Йәһвә аны бик яратты+ 25  һәм, Натан+ пәйгамбәрне җибәреп, аны Йәдидия́* дип атарга кушты, чөнки Йәһвә аны ярата иде.* 26  Ә Йоһа́б һаман да амунлыларның+ шәһәре Рабаһка+ каршы сугыш алып бара иде. Ул патша шәһәрен* яулап алып,+ 27  хәбәрчеләре аша Давытка болай диде: «Мин Рабаһка каршы сугышып,+ сулар шәһәрен* яулап алдым. 28  Калган гаскәриләрне җый да шәһәр каршында лагерь корып урнаш һәм аны яулап ал. Югыйсә шәһәрне басып алучы кеше мин булырмын, һәм моның өчен бөтен дан миңа булыр».* 29  Шулчак Давыт бөтен гаскәриләрен җыеп, Рабаһка таба юл тотты һәм аңа каршы сугышып, аны яулап алды. 30  Аннары ул Мәлкамнең* башыннан таҗын салдырды. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән шул таҗның авырлыгы бер талант* алтын иде, һәм аны Давытның башына кидерделәр. Давыт шәһәрдән шулай ук бик күп табыш+ алып чыкты.+ 31  Шәһәр халкын ул таш кисү, үткен тимер кораллар һәм тимер балталар белән эш итү һәм кирпеч сугу өчен билгеләде. Ул амунлыларның бөтен шәһәрләре белән дә шулай эшләде. Шуннан соң Давыт һәм бөтен гаскәриләр Иерусалимга кайттылар.

Искәрмәләр

Яки «якын кешеңә».
Яки «игътибарсыз калдыра».
Бу исем «тынычлык» дигән мәгънә йөрткән евр. сүзеннән килеп чыккан.
Сүзгә-сүз «бу Йәһвә хакына иде».
Мәгъ. «Йәһнең сөеклесе».
Яки «патшалык шәһәрен».
Күрәсең, шәһәрнең су чыганаклары турында сүз бара.
Сүзгә-сүз «һәм шәһәр минем исемем белән аталыр».
Күрәсең, амунлыларның илаһы. Ул шулай ук Молых яки Милкум дип тә аталган.
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.