2 Ишмуил 14:1—33

  • Йоһаб һәм тикуалы хатын (1—17)

  • Давыт Йоһабның хәйләсен фаш итә (18—20)

  • Әбессәламгә кайтырга рөхсәт бирелә (21—33)

14  Сәруя́ улы Йоһа́б+ патшаның күңеле Әбессәламне юксынганын белеп алды.+  Шунда Йоһаб Тикуа́+ шәһәреннән бер акыллы хатынны чакыртып алды да аңардан болай дип үтенде: «Кайгырганга сабышып, матәм киеменә киенче. Хуш исле май сөртенмә.+ Үзеңне озак вакыт матәм тоткан хатын-кыздай тот.  Аннары патша янына барып, фәлән-фәлән дип әйт». Һәм Йоһаб аңа әйтәсе сүзләрне сөйләп бирде.  Бу тикуалы хатын патша янына килеп, җиргә йөзтүбән капланды да аңа: «Ярдәм ит, патша!» — диде.  Патша аңардан: «Нәрсә булды?» — дип сорагач, тегесе аңа: «И-их патша! Мин тол хатын, ирем үлде.  Минем, синең хезмәтчеңнең, ике улы бар иде. Бер көнне кырда алар бер-берсе белән сугышып киткән. Аларны аерып алырга берәү дә булмаган. Шунда берсе икенчесен бәреп үтергән.  Һәм менә, бөтен гаилә миңа каршы чыгып, болай диештеләр: „Карындашын үтергән улыңны безгә бир, без аны карындашының җаны өчен үтерәбез.+ Ул хәтта мирасчы булса да, үтерәбез!“ Алар миндә калган пыскып янучы соңгы күмерне* сүндермәкче һәм иремнең исемен дә, бердәнбер мирасчысын да җир йөзеннән юк итмәкче була».  Патша бу хатынга: «Бар, өеңә кайт. Мин моны хәл итәрмен»,— диде.  Тикуалы хатын моңа болай диде: «И хуҗам патша, моның өчен гаеп миндә һәм атамның йортында булсын, ә патша белән аның тәхетендә бер гаеп тә юк». 10  Шунда патша: «Берәрсе сиңа берәр сүз әйтсә, аны яныма китер, һәм ул сине башка беркайчан да газапламас»,— дип әйтте. 11  Ләкин ул: «И патша, Йәһвә Аллаһыңны исеңә алсаң иде,— диде.— Югыйсә кан өчен үч алучы+ һәлакәт китерер һәм улымны үтереп ташлар». Давыт аңа: «Йәһвә белән ант итәм:+ улыңның башыннан бер генә чәч бөртеге дә җиргә төшмәс»,— дип әйтте. 12  Шунда бу хатын болай диде: «Хезмәтчеңә хуҗам патшага тагын бер сүз әйтергә рөхсәт итче». Патша: «Әйт!» — диде. 13  Хатын сүзен болай дип дәвам итте: «Ник, алайса, син Аллаһы халкына каршы шундыйрак эш кылырга булдың?+ Шулай әйтүе белән патша үз-үзен гаепли, чөнки патша үзенең куылган улын кайтармый тора.+ 14  Ахыр чиктә без барыбыз да үләбез һәм җиргә түгелеп, кире җыеп булмаган судай булабыз. Ләкин Аллаһы беркемнең дә үлүен теләми, ә куылганны үзенә кайтарырга сәбәп эзли. 15  Кешеләр миңа янаганга, мин хуҗам патшага килеп, моны сөйләп бирергә булдым. Хезмәтчең: „Патша белән сөйләшим әле. Бәлки, патша үз хезмәтчесенең үтенечен үтәр,— диде. 16  Патша, колак салып, үземне дә, бердәнбер улымны да Ходай биргән мирастан мәхрүм итәргә теләүче кеше кулыннан коткарыр“.+ 17  Аннары хезмәтчең: „Хуҗам патшаның сүзләре күңелемне юатсын иде“,— диде. Хуҗам патша, Аллаһы фәрештәсе кебек, яхшыны яманнан аера белә бит. Аллаһың Йәһвә синең белән булсын». 18  Моңа патша: «Синнән сорыйм әле, яшермичә генә әйт»,— диде. «Сора, хуҗам патша»,— дип җавап бирде теге хатын. 19  Патша аңардан: «Сиңа моны әйтергә Йоһаб куштымы?»+ — дип сорады. Хатын болай диде: «И хуҗам патша, нәкъ шулай,* синең белән ант итәм. Хезмәтчең Йоһаб мине өйрәтеп, барлык бу сүзләрне хуҗам патшага әйтергә кушты. 20  Хезмәтчең Йоһаб бу хәлгә башка яктан каравыңны теләп шулай эшләргә булды. Әмма хуҗам Аллаһы фәрештәседәй зирәк һәм илдә булган бар хәлләрне белеп тора». 21  Шуннан соң патша Йоһабка: «Ярый, син әйткәнчә эшләрмен.+ Бар, егетне — Әбессәламне алып кайт»+,— диде. 22  Шунда Йоһаб, җиргә йөзтүбән капланып, патшага мактау белдерде. Йоһаб болай диде: «И хуҗам патша, хәзер мин синең күзеңдә илтифат тапканымны беләм, чөнки патшам үз хезмәтчесенең үтенечен кабул кылды». 23  Аннары Йоһаб Гашурга+ китте һәм Әбессәламне Иерусалимга китерде. 24  Әмма патша: «Үз өенә кайтсын, ул минем йөземне күрмәс»,— дип әйтте. Шуңа күрә Әбессәла́м үз өенә кайтты һәм патша йөзен күрмичә яшәде. 25  Бөтен Исраил җирендә исә Әбессәламнән дә төскә-биткә чибәррәк егет юк иде. Баш очыннан алып аяк табанына кадәр ул бар яктан да килгән иде. 26  Чәчләрен алдырганда, чәченең авырлыгы, патшаның таш гере* белән үлчәгәндә, 200 шәкыл* иде. (Ә җиткән чәч белән йөрү бик авыр булганга, ул чәчен һәр ел ахырында алдыра торган иде.) 27  Әбессәламнең өч улы+ һәм Тама́р исемле бер кызы туды. Кызы бик тә гүзәл иде. 28  Әбессәлам Иерусалимда патша йөзен күрмичә ике ел яшәде.+ 29  Бервакыт Әбессәлам, патша янына җибәрер өчен, Йоһабны үзенә чакыртты, ләкин тегесе килмәде. Әбессәлам Йоһабны кабат, икенче тапкыр чакырткач та, тегесе килергә теләмәде. 30  Ахыр чиктә ул үз хезмәтчеләренә: «Минем басуым янында Йоһабның басуы бар. Аның анда арпасы үсә. Барыгыз, аның басуын яндырып кайтыгыз»,— дип боерды. Һәм Әбессәламнең хезмәтчеләре шул басуны ут төртеп яндырдылар. 31  Шунда Йоһаб Әбессәламнең йортына килде һәм аңардан: «Ник синең хезмәтчеләрең минем басуымны яндырдылар?» — дип сорады. 32  Әбессәлам Йоһабка болай дип җаваплады: «Мин сине чакырып, патша янына җибәрмәкче идем. Аңардан болай дип сорыйсы иде: „Нәрсәгә мин Гашурдан килдем?+ Миңа анда гына калу хәерлерәк булмас идеме? Патшам үз йөзен күрергә рөхсәт итсен иде. Миндә берәр нинди гаеп булса, патша мине үтерсен“». 33  Һәм Йоһаб, патша янына барып, аңа барысын сөйләп бирде. Шуннан соң патша Әбессәламне чакырды, һәм тегесе патша хозурына килде дә, тез чүгеп, аның алдында җиргә йөзтүбән капланды, һәм патша Әбессәламне кочаклап үпте.+

Искәрмәләр

Ягъни токымнарга баглаган соңгы өметемне.
Яки «хуҗам патшаның соравыннан уңга да, сулга да тайпылып булмый».
Монда патша сараендагы стандарт үлчәм берәмлеге яки гади шәкылдән аерылып торган «патша» шәкыле турында сүз бара.
Як. 2,3 кг. Ә14 кушымт. к.