2 Ишмуил 15:1—37
15 Бар шул хәлләрдән соң Әбессәла́м үзенә патша арбасы ясатты, атлар һәм 50 сакчы* алды.+
2 Әбессәлам иртән иртүк торып, шәһәр капкасына алып барган юл буена чыгып баса иде.+ Берәрсе, үз эшен гаделлек буенча хәл итүләрен теләп, патша янына килгәндә,+ Әбессәлам аны чакыртып ала иде дә аңардан: «Син кайсы шәһәрдән?» — дип сорый иде. Тегесе: «Синең хезмәтчең Исраилнең фәлән кабиләсеннән»,— дия иде.
3 Шунда Әбессәлам аңа: «Күрәм, синең дәгъваң урынлы һәм дөрес, әмма патшаның синең эшеңне тыңларлык кешесе юк»,— дип җавап кайтара иде.
4 Әбессәлам шулай ук: «Менә мине бу илдә хөкемче итеп билгеләсәләр! Һәр кеше, үз эше буенча гаделлек эзләгәндә, минем яныма килер иде дә, мин аны гадел хөкем итәр идем»,— дип әйтә иде.
5 Һәм берәр кеше, Әбессәлам янына килеп, аңа сәҗдә кылам дигәндә, Әбессәлам аны кулы белән тота иде дә, кочаклап үбә иде.+
6 Патша янына гаделлек эзләп килгән бөтен исраиллеләр белән Әбессәлам шулай эшли иде. Шулай итеп ул исраиллеләрнең йөрәкләрен яулап ала барды.+
7 Дүрт ел* үткәч, Әбессәлам патшага болай диде: «Хебрунга+ барып, Йәһвәгә биргән нәзеремне үтәп кайтырга рөхсәт итче.
8 Су́риядә, Гашурда+ яшәгәндә, хезмәтчең: „Әгәр дә Йәһвә мине Иерусалимга кайтарса, мин Йәһвәгә корбан китерәчәкмен“*,— дип нәзер иткән иде».+
9 Шунда патша аңа: «Ярар, бар»,— диде. Һәм тегесе Хебрунга китте.
10 Әбессәлам Исраилнең бөтен кабиләләренә яшерен хәбәрчеләр җибәреп, аларга болай дип әйтергә кушты: «Мөгез быргы тавышларын ишетү белән: „Әбессәлам Хебрунда+ патша булды!“ — дип игълан итегез».
11 Иерусалимнан Әбессәлам белән бергә 200 кеше чыккан иде. Аларны Әбессәлам чакырган иде, һәм алар хәйләсез-нисез булулары аркасында бернәрсә дә сизмәде.
12 Корбан китергән вакытта Әбессәлам Гило́+ шәһәреннән Давытның киңәшчесе+ гилолы Ахитафилны+ чакырырга кеше җибәрде. Яшерен төзелгән килешү көчәйгәннән-көчәйде, һәм Әбессәламгә кушылган кешеләр саны арта барды.+
13 Бераздан соң Давыт янына бер хәбәрче килеп, аңа: «Исраиллеләрнең күңелләре Әбессәлам ягына авышты»,— диде.
14 Давыт шунда ук Иерусалимда үзе белән булган хезмәтчеләренә: «Торыгыз, качарга кирәк,+ юкса беребез дә Әбессәламнән котыла алмас! Тизрәк, югыйсә ул кинәт килеп кереп, безгә бәла китерер, ә шәһәрне кылычтан кичерер!»+ — диде.
15 Патшаның хезмәтчеләре аңа: «Хуҗабыз патша ни генә әйтмәсен, хезмәтчеләрең барысын эшләргә әзер»+,— диделәр.
16 Һәм патша үз йортындагылары белән бергә чыгып китте, ә үзенең ун җариясен+ патша йортны карарга калдырды.
17 Патша үзенең бөтен кешеләре белән бергә Бәйтмирхакта* тукталды.
18 Патша белән чыккан аның бар хезмәтчеләре, бөтен керетлеләр, фәләслеләр+ һәм гефлылар+ — аның* белән бергә Гефтан+ чыккан 600 кеше — аның алдыннан үтеп барганда, ул аларны күздән кичереп тора иде.
19 Аннары патша гефлы Иттайга+ болай диде: «Нигә сиңа безнең белән барырга? Кире кайтып, яңа патша белән яшә. Син чит ил кешесе бит, җитмәсә, үз илеңнән куылган кеше.
20 Син кичә генә килдең, ә хәзер, әллә кайларда каңгырып йөреп, сине үзебез белән йөртикмени? Бар, кешеләреңне ал да кайт. Йәһвә сиңа тугры мәхәббәт һәм тугрылык күрсәтсен!»+
21 Ләкин Итта́й патшага: «Йәһвә белән һәм хуҗам патша белән ант итәм: хуҗам патша кая гына барса да, хезмәтчең шунда булыр. Мин хәтта синең белән үләргә дә әзер!»+ — дип җавап кайтарды.
22 Шунда Давыт Иттайга:+ «Ярар, үт»,— диде. Һәм гефлы Иттай үзенең бар кешеләре һәм балалары белән бергә аның алдыннан үтеп китте.
23 Барлык бу кешеләр үтеп барганда, шул җирдә яшәгән бөтен халык кычкырып елап торды. Ә патша Кидро́н үзәне+ янында басып тора иде. Барлык бу кешеләр, үзән аша үтеп, чүлгә алып баручы юлга таба юнәлде.
24 Анда шулай ук Сады́йк+ һәм Аллаһының килешүе сандыгын+ алып баручы ле́вилеләр+ дә бар иде.+ Алар Аллаһының килешүе сандыгын җиргә куйдылар, һәм бөтенесе дә шәһәрдән чыгып, үзән аша үткәнче, Әбьятә́р+ шунда басып торды.
25 Әмма патша Садыйкка әйтте: «Аллаһының килешүе сандыгын кире шәһәргә илт.+ Йәһвә алдында илтифат казансам,* ул мине кайтарып, миңа килешү сандыгын һәм ул торган урынны күрергә рөхсәт итәр.+
26 Әмма ул миңа: „Мин синең белән канәгать түгел“,— дисә, минем белән үз ихтыяры буенча эш итсен».
27 Патша Садыйк руханига тагын болай диде: «Син әүлия*+ түгелме соң? Әбьятәр белән исән-имин генә шәһәргә кайтыгыз. Үзегез белән бергә улларыгызны — үз улың Ахимахасны һәм Әбьятәр улы Йонафанны+ алыгыз.
28 Ә мин, сездән хәбәр алганчыга кадәр, чүлдәге кичүләр янында калырмын».+
29 Шунда Садыйк белән Әбьятәр Аллаһының килешүе сандыгын кире Иерусалимга илттеләр һәм шунда калдылар.
30 Давыт исә елый-елый Зәйтүн тавына+ менеп китте. Аның башы капланган, аяклары ялангач иде. Аның белән булган бөтен кешеләр дә башларын каплап, елый-елый бардылар.
31 Давытка: «Ахитафи́л Әбессәламгә+ кушылды»+,— дигән хәбәр җиткерделәр. Шунда Давыт: «И Йәһвә,+ Ахитафилның киңәше* акылсызлык булып чыксын иде!»+ — диде.
32 Давыт тау башына менгәч (ә анда гадәттә Аллаһыга сәҗдә кылганнар), аны архитлы+ Хуша́й+ каршы алды. Хушайның киемнәре ертылган, ә башында туфрак иде.
33 Давыт аңа болай диде: «Минем белән барсаң, син миңа йөк булырсың,
34 ә шәһәргә кайтып, Әбессәламгә: „И патша, мин синең хезмәтчең. Элек мин атаңның хезмәтчесе идем, хәзер исә сиңа хезмәт итәм“+,— дисәң, Ахитафилның ниятен җимереп, миңа булышырсың.+
35 Руханилар Садыйк белән Әбьятәр дә синең белән шунда булыр. Патша йортында нәрсә ишетсәң, барысын аларга сөйлә.+
36 Аларның анда уллары да бар: Садыйк улы Ахимаха́с+ белән Әбьятәр улы Йонафа́н.+ Ишеткәннәрегезне алар аша миңа хәбәр итеп торыгыз».
37 Әбессәлам Иерусалимга кереп барган чакта, Давытның дусты* Хушай+ шәһәргә килеп җитте.
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «үзе алдыннан йөгереп баручы 50 кеше».
^ Яки «гыйбадәт кылачакмын». Сүзгә-сүз «хезмәт итәчәкмен».
^ Мәгъ. «читтәге йорт».
^ Ягъни 19 нчы шигырьдә әйтелгән Иттай.
^ Яки «хуплау тапсам».
^ Әүлия — нәрсә буласын алдан күреп әйтеп бирүче кеше.
^ Яки «нияте».
^ Яки «сердәше».