2 Ишмуил 17:1—29

  • Хушай Ахитафилның киңәшен боза (1—14)

  • Давыт кисәтелә; Әбессәламнән кача (15—29)

    • Барзилай һәм башкалар кирәкле нәрсәләр алып килә (27—29)

17  Шуннан соң Ахитафи́л Әбессәламгә болай диде: «Миңа 12 000 кешене сайлап алырга һәм төнлә торып, Давыт артыннан куа чыгарга рөхсәт итче.  Мин аңа арып талчыккан чагында+ һөҗүм итәрмен дә аны курку-аптырашка төшерермен. Шунда янындагы бар кешеләре качып китәр, һәм мин патшаны гына үтерермен.+  Аннары мин бөтен халыкны сиңа кайтарырмын. Син эзләгән кеше бүтән булмаса, бөтен халык сиңа кайтачак, һәм нәтиҗәдә барысы тыныч-имин яшәячәк».  Бу тәкъдим Әбессәламгә һәм Исраилнең бөтен өлкәннәренә ошады.  Әмма Әбессәла́м: «Архитлы Хуша́й+ килсен әле. Тыңлыйк, нәрсә әйтер икән»,— диде.  Хушай Әбессәлам янына килгәч, Әбессәлам аңа болай диде: «Ахитафил фәлән-фәлән дип киңәш итте. Аның киңәше буенча эш итәргәме? Юк дисәң, синең тәкъдимең нинди булыр?»  Хушай Әбессәламгә: «Бу очракта Ахитафилның киңәше шәптән түгел!»+ — диде.  Хушай сүзен дәвам иттерде: «Үзең яхшы беләсең бит, синең атаң һәм аның кешеләре бик көчле.+ Алар үз балаларын югалткан аюдай+ ярсулы.* Җитмәсә, әтиең әле сугышчы да бит,+ ул кешеләр белән төн үткәрмәс.  Нәкъ менә шушы вакытта ул берәр мәгарәдә я бүтән җирдә качып утырадыр.+ Ул беренче булып һөҗүм итсә, моны ишеткән кешеләр: „Әбессәламгә ияргән халык тар-мар ителгән!“ — диячәк. 10  Хәтта арыслан йөрәкле батыр кеше+ дә куркудан коелып төшәр, чөнки бөтен Исраи́л әтиеңнең гайрәтле булуын+ һәм аның кешеләре дә батыр икәнен белә. 11  Минем киңәшем шул: Даннан алып Бәхи́р-шебага кадәр бөтен Исраил+ — диңгез буендагы ком бөртекләредәй күпсанлы халык+ — синең каршыңа җыелсын, һәм син аларны сугышка алып бар. 12  Ул кайда гына булмасын, без аңа һөҗүм итәрбез һәм чык җиргә төшкәндәй ябырылырбыз. Аларның берсе дә — Давыт та, аның белән булган кешеләре дә исән калмаячак. 13  Ул берәр шәһәргә качса, бөтен Исраил шунда баулар алып килер, һәм без шәһәрне үзәнгә сөйрәп алып төшерербез. Таш өстендә таш калмас». 14  Шунда Әбессәлам һәм бөтен исраиллеләр: «Архитлы Хушайның киңәше Ахитафилныкыннан яхшырак!»+ — диделәр. Чөнки Йәһвә Ахитафилның акыллы киңәшен таркатырга булды.+ Йәһвә Әбессәламгә бәла китермәкче иде.+ 15  Соңрак Хушай Сады́йк руханига һәм Әбьятә́р+ руханига болай диде: «Ахитафил Әбессәламгә һәм Исраил өлкәннәренә фәлән-фәлән киңәш бирде, ә мин фәлән-фәлән киңәш иттем. 16  Барыгыз, тиз генә моны Давытка хәбәр итеп, аны болай дип кисәтегез: „Бүген төнлә чүлдәге кичүләрдә* калмагыз, ә елганы кичә күрегез, югыйсә патшаны да, бөтен халыкны да юк итәчәкләр“».+ 17  Йонафа́н+ белән Ахимаха́с,+ кеше күзенә күренмәс өчен, шәһәр читендә Эн-раги́л+ янында торалар иде. Шунда алар янына бер хезмәтче кыз килеп, аларга барысын сөйләп бирде. Һәм алар моны Давыт патшага хәбәр итәргә ашыктылар. 18  Әмма бер егет аларны күреп алды да, бу турыда Әбессәламгә җиткерде. Шунда тегеләре тиз генә китеп бардылар һәм Бахуримга+ бер кешенең йортына килделәр. Аның ишегалдында кое бар иде. Алар шунда төштеләр. 19  Аннан соң шул кешенең хатыны кое авызына япма җәеп, өстенә ярма таратып салды, һәм моның турында беркем дә белмәде. 20  Әбессәламнең хезмәтчеләре бу хатынның йортына килеп, аңардан: «Ахимахас белән Йонафан кайда?» — дип сорадылар. Хатын: «Алар елгага таба киттеләр»,— дип җавап бирде.+ Тегеләре аларны эзләп киттеләр һәм, таба алмыйча, Иерусалимга әйләнеп кайттылар. 21  Алар киткәч, Ахимахас белән Йонафан коедан чыктылар да, Давыт янына барып, барысын да сөйләп бирделәр. Алар: «Торыгыз да тизрәк елганы кичегез, чөнки Ахитафил сезгә каршы фәлән-фәлән дип киңәш итте»+,— диделәр. 22  Давыт һәм аның белән булган кешеләр шунда ук Үрдүннең аръягына чыга башладылар. Таң атканчы бөтенесе дә Үрдүнне кичкән иде. 23  Ахитафил исә, үзенең киңәше буенча эш итмәгәннәрен күргәч, ишәк иярләп үзенең туган шәһәренә, өенә кайтып китте.+ Өйдәгеләренә күрсәтмәләр биргәннән соң,+ ул асылынып* үлде,+ һәм аны ата-бабаларының каберендә җирләделәр. 24  Ул арада Давыт Маханаимга+ килде, ә Әбессәлам исраиллеләр белән Үрдүнне кичте. 25  Әбессәлам Йоһа́б+ урынына гаскәр башлыгы итеп Итра́ исемле бер исраилленең улы Амасаны+ куйды. Амаса Итра белән Наха́ш кызы Абигыянең+ улы иде. (Абигыя исә Йоһабның әнисе Сәруянең сеңелесе иде.) 26  Исраил һәм Әбессәлам Гила́д+ җирендә лагерь корып урнаштылар. 27  Давыт Маханаимга килү белән, амунлыларның Раба́һ+ шәһәреннән Нахаш улы Шаби́, Ладибардан Амаи́л улы Маһи́р+, шулай ук Рәгалимнән гиладлы Барзила́й+ 28  ятаклар, чаннар, балчык чүлмәкләр алып килделәр һәм шулай ук бодай, арпа, он, кыздырылган ашлык, ногыт борчагы, ясмык, кыздырылган орлыклар, 29  бал, ак май, сыр* һәм сарыклар китерделәр. Моның барысын алар: «Кешеләр чүлдә ачыккан, арыган һәм сусагандыр»+,— диеп, Давытка һәм аның белән булган кешеләргә ашар өчен китерделәр.+

Искәрмәләр

Яки «ачына».
Я, бәлки, «далаларда».
Яки «буылып».
Сүзгә-сүз «сыер [сөтеннән оетылган] эремчек».