2 Ишмуил 18:1—33

  • Әбессәламнең җиңелүе һәм үлеме (1—18)

  • Давытка Әбессәламнең үлеме турында әйтәләр (19—33)

18  Шуннан соң Давыт үз гаскәриләре санын исәпләп чыкты һәм алар өстеннән меңбашлары һәм йөзбашлары куйды.+  Давыт бөтенесен дә өч төркемгә бүлде. Бер төркемне ул Йоһа́б+ кулына, икенчесен Йоһабның бертуганы, Сәруя́+ улы Абиша́й+ кулына, ә өченчесен гефлы Итта́й+ кулына тапшырды. Аннары патша кешеләргә: «Мин дә сезнең белән барам»,— диде.  Ләкин алар аңа болай диделәр: «Барма безнең белән.+ Безгә качарга туры килсә я хәтта ярты гаскәребез һәлак булса, аларга барыбер булачак. Син бит безнең 10 000 гаскәриебезгә тиң.+ Шуңа күрә шәһәрдә калып, шуннан гына ярдәм итеп торсаң, хәерлерәк булыр».  Патша аларга: «Ничек дөрес дип санасагыз, шулай эшләрмен»,— дип җавап бирде. Ул шәһәр капкасы янында басып калды, ә алар йөз һәм мең гаскәридән торган отрядлары белән юлга чыкты.  Патша исә Йоһаб, Абишай һәм Иттайга: «Әбессәламне харап итә күрмәгез, ул бит минем газиз улым»,— дип боерды.+ Патшаның бөтен башлыкларга Әбессәла́м турында боерык биргәнен барысы да ишетеп торды.  Гаскәриләр кырга Исраилгә каршы чыкты һәм алар белән Ифраи́м урманында сугышты.+  Давытның хезмәтчеләре Исраи́л халкын+ шунда тар-мар итте.+ Шул көнне бик күп кеше — 20 000 гаскәри вафат булды.  Сугыш бөтен шул өлкәгә таралды. Ул көнне урманда һәлак булганнар кылычтан кичерелгәннәргә караганда күбрәк иде.  Ахыр чиктә Әбессәлам Давытның хезмәтчеләренә юлыкты. Әбессәлам качырга атланып барганда, качыры бер зур агачның куе ботаклары астына керде, һәм Әбессәлам, чәчләре белән шул агачка чорналып, һавада асылынып калды, ә качыры китеп барды. 10  Шунда бер кеше моны күреп алды да Йоһабка:+ «Мин Әбессәламнең зур агачта асылынып торганын күрдем»,— дип хәбәр итте. 11  Моңа Йоһаб: «Күрсәң, ник аны шунда үтереп, җиргә төшермәдең? Мин сиңа 10 шәкыл көмеш һәм каеш бирер идем»,— диде. 12  Тегесе болай дип җаваплады: «Хәтта 1 000 шәкыл көмеш бирсәң дә, мин патша улына кул күтәрмәс идем. Без бит патшаның сиңа, Абишайга һәм Иттайга: „Беркем дә Әбессәламне харап итә күрмәсен“,— дигәнен ишеттек.+ 13  Мин үҗәтләнеп, аны үтергән булсам,* патша моның турында белми калмас иде һәм син мине якламас идең». 14  Моңа Йоһаб: «Әй, синең белән монда сөйләшеп торырга вакытым юк!» — диде дә өч кечкенә ук* алып, Әбессәлам янына китте һәм, тегесе әле тере килеш зур агачның ботаклары арасында асылынып торганда, аның йөрәгенә чәнчеде. 15  Аннары Йоһабның сугыш коралларын йөрткән ун хезмәтчесе, килеп, яралы Әбессәламне үтерделәр.+ 16  Йоһаб мөгез кычкыртты, һәм, аның кушуы буенча, гаскәриләр Исраилне эзәрлекләүдән туктадылар. 17  Аннары Әбессәламнең гәүдәсен алып, урмандагы зур чокырга ташладылар һәм өстенә күп итеп таш өеп куйдылар.+ Ә бөтен исраиллеләр өйләренә качты. 18  Әбессәлам исә әле исән чагында: «Исемемне саклап калырдай улым юк бит»+,— диеп, үзенә Патша үзәнендә+ таш багана куйган иде. Ул аны үз исеме белән атады, һәм шул багана бүген дә «Әбессәлам һәйкәле» дип атала. 19  Сады́йк улы Ахимаха́с+ Йоһабка: «Миңа патша янына йөгереп, аңа хәбәр җиткерергә рөхсәт итче, чөнки Йәһвә, аны дошманнарыннан азат итеп, гаделлек урнаштырды»+,— диде. 20  Әмма Йоһаб аңа: «Юк, бүген хәбәрне син җиткермәссең. Бүген түгел, ә бүтән көнне хәбәрче булырсың, чөнки патшаның улы вафат булды»+,— дип җавап бирде. 21  Аннары Йоһаб бер кушлы+ кешегә: «Бар, күргәннәреңне патшага сөйләп бир»,— дип боерды. Шунда Куш кешесе Йоһаб алдында сәҗдә кылды да чабып китте. 22  Садыйк улы Ахимахас кабат Йоһабтан: «Нәрсә булса да булыр, зинһар, шул кушлы артыннан йөгерим инде»,— дип үтенде. Йоһаб: «Синең бер хәбәрең дә юк бит, улым. Ник йөгермәкче буласың?» — дип сорагач, 23  тегесе аңа: «Нәрсә булса да булыр, йөгерим инде»,— диде. Һәм Йоһаб: «Бар, йөгер!» — дип җаваплады. Шунда Ахимахас Үрдүн үзәнлеге* аша үткән юлдан чапты һәм теге кушлыны узып китте. 24  Ул вакытта Давыт шәһәрнең ике капкасы арасында утыра,+ ә сакчы+ стенага, капка түбәсенә менеп, күзәтеп тора иде. Шунда ул бер кешенең чабып килүен күрде. 25  Сакчы кычкырып, моның турында патшага әйтте. «Ул берүзе генә икән,— диде патша,— димәк, ул хәбәрче». Тегесе якынлашкан арада, 26  сакчы бүтән кешенең чабып килүен күрде һәм капка сакчысына: «Кара, тагын берәү йөгерә!» — дип кычкырды. Шунда патша: «Монысы да хәбәрчедер»,— диде. 27  Сакчы: «Беренчесенең йөгерүе Садыйк улы Ахимахасныкына+ охшаш»,— дип хәбәр иткәч, патша: «Ул яхшы кеше. Ул безгә яхшы хәбәр белән килә»,— дип әйтте. 28  Ахыр чиктә Ахимахас килеп, патшага: «Барысы да яхшы!» — дип кычкырды һәм патша алдында тез чүгеп, җиргә кадәр иелде. Аннары ул болай диде: «Аллаһың Йәһвә макталсын, чөнки ул хуҗам патшага каршы баш күтәргән кешеләрне аның кулына тапшырды!»+ 29  Шулчак патша: «Улым Әбессәлам исән-иминме?» — дип сорады. Моңа Ахимахас: «Йоһаб, патшаның хезмәтчесен һәм мине, синең хезмәтчеңне җибәргәндә, мин ниндидер шау-шу чыкканын күргән идем, әмма нәрсә булганын белмим»+,— дип җавап кайтарды. 30  Патша аңа: «Тегендә торып тор әле»,— диде, һәм тегесе читкәрәк китеп басты. 31  Шуннан соң теге кушлы килеп,+ болай диде: «Минем хуҗам патша өчен мондый хәбәр бар: бүген Йәһвә сине үзеңә каршы баш күтәргәннәрнең барысыннан да азат итеп, гаделлек урнаштырды».+ 32  Әмма патша кушлыдан: «Улым Әбессәлам исән-иминме?» — дип сорагач, тегесе: «Шул егет белән нәрсә булган булса, хуҗам патшаның бөтен дошманнары һәм зыян китерергә теләп, аңа каршы баш күтәргәннәрнең һәммәсе белән дә шулай булсын!»+ — дип җавап бирде. 33  Моны ишетеп, патшаның күңеле тетрәнеп китте, һәм ул капка түбәсендәге бүлмәгә менде. Ул арлы-бирле йөреп: «Улым Әбессәлам, улым, Әбессәлам улым! И-их, синең урыныңа мин үлгән булсам иде, Әбессәлам улым, улым минем!» — дип кабатлый-кабатлый елады.+

Искәрмәләр

Яки «Аның җанына каршы хыянәт кылган булсам».
Я, бәлки, «дротик; сөңге». Сүзгә-сүз «таяк».
Сүзгә-сүз «өлкә».